Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Узган атнада «кайнар элемтә» көне котлауларга бай булды. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, укучыларыбыздан бик күп тәбрикләүләр, җылы сүзләр, матур теләкләр кабул итеп алдык. Казанда яшәүче даими укучыбыз Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ: «Коллективтагы барлык гүзәл затларны бәйрәмнәре белән котлап, сезгә исәнлек, иминлек, гаилә бәхете, авыр һәм җаваплы эшегездә иҗади уңышлар теләп калам», – дип шалтыратты. Амин, шулай булсын! Теләкләрегез өчен рәхмәт, хөрмәтле укучыларыбыз!

Шулай ук сораулар һәм фикерләр дә шактый булды.

БОЛЬНИЦАГА КЕРӘ ТОРГАН ТҮГЕЛ

Онкология больницасында булып кайттык әле. Анда керә торган да, чыга торган да түгел – кеше бик күп. Аннан тагын да чирләп кенә кайтасың. Иремнең хәле начарланды, кан басымы күтәрелде хәтта. Элек онкология больницасы икәү иде: Казан шәһәренекеләр аерым йөрде, без, районнардан килгән авырулар, Кремль астындагы республика больницасына йөрдек. Бик әйбәт иде ул чакта. Ник икесен берләштереп куйганнардыр…

Бер укучыгыз

Чыннан да, Казан шәһәре, Тау асты урамы, 6 адресы буенча урнашкан поликлиника хәзер республика клиника онкология диспансерына күчерелде шул (адресы: Себер тракты, 29 адресы). Элек Кремль астындагы больницага йөргән республика халкы да хәзер шунда килә. Безгә аңлатуларынча, ике диспансерны берләштерү онкологик чирләрне дәвалауны бер үзәккә туплау (димәк, белгечләрне дә бер җиргә җыйнау) ниятеннән эшләнгән.

ИПТӘШЕМНЕ ЭЗЛИМ

2005нче елда Казан медицина көллиятенә укырга кергән идем. Шунда Балтач районы, Чапшар авылыннан Ләйсән исемле кыз да укыды. Ул озак укый алмады, авариягә очрады да укуын ташларга мәҗбүр булды. Шулай итеп, элемтә югалды. Хәзер ничек яшәп ята икән Ләйсән – шуны беләсем килә. Бәлки, үзе күреп, миңа шалтыратыр, йә аны белгән берәр кеше элемтәгә чыгар. Телефоным: 89870359715.

Ләйсән белән бергә укыган иптәше

ОПЕКУНЛЫК АЛЫП БУЛАМЫ?

Әгәр 18 яше тулмаган кыз бала тапса, аның әнисе оныгын опекунлыкка ала аламы?

Зөлфирә ГАББАЗОВА,

Алабуга шәһәре

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының уллыкка алу, опека һәм попечительлек үзәгендә аңлатуларынча, укучыбыз тасвирлаган очракта, әби кеше опекун була ала. Бала туганчы ук, райондагы опека бүлегенә барып, опекунлык алыр өчен нинди документлар кирәк булачагын белешә башларга мөмкин. Укучыбызны РФ Гаилә кодексының 62нче маддәсе белән дә таныштыруны кирәк дип таптык. Анда «бала тудырганда 16 яшь тулган булса, ата-ана хокукын мөстәкыйль рәвештә башкарырга хокуклы» дип язылган.

НИЧЕК ИТЕП ТАНЫТЫРЛАР БИТ…

Премьер-министрыбыз Илдар Халиков Мәдәният министрлыгының еллык җыелышында: «Гүзәл Яхинаның «Зулейха открывает глаза» романы татарны дөньяга танытырга булышачак», – диде. Шулайдыр. Әмма ничек итеп танытыр бит. «Җәза» фильмы, «Зулейха открывает глаза» романы аша татарның уңай имиджын дөньяга күрсәтеп булмаячагы көн кебек ачык.

Хафиз ЗӘЙДУЛЛИН,

Нурлат районы

КАЙЧАН БАРЛЫККА КИЛГӘН?

Никахлашу гадәте кайсы гасырда килеп чыккан икән? Мөмкин булса, бер-ике җөмлә белән генә язып чыксагыз иде.

Илгиз СИТДЫЙКОВ,

Казан шәһәре

Мөселманнарның никахлашу йоласы турында Коръәндә язылган. Белгәнебезчә, никахсыз гаилә кору харам гамәл, андый парларның балалары да зинадан туган дип санала. Димәк, никахны Коръән иңдерелгән көннән башлап (VII гасыр башы) гамәлдә дип әйтә алабыз. Шушы ук сүзне Татарстан мөфтие урынбасары, «Гаилә» мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да әйтте.

НИЧЕК ЭЛЕМТӘГӘ КЕРЕРГӘ?

Рушания Билгилдиева белән ничек элемтәгә керергә икән. Телефонын язып чыга алмассызмы?

Мансур ЗАРИПОВ

Нурлат шәһәре

«Гадел Русия» партиясенең төбәк бүлекчәсе адресы (Рушания Билгилдиева – җитәкчесе): 420012, Казан шәһәре, Бутлеров урамы, 21, 302нче офис. Телефоны: 8-(843)-236-35-34. Электрон почтасы: spravedlivo116@mail.ru. Интернеты булган кешеләр партия турында өстәмә мәгълүматны tatarstan.spravedlivo.ru сайтына кереп карый ала.

ҖИҢҮЧЕНЕҢ БҮЛӘГЕ ҮЗЕНӘ КАЛСЫН

«Башваткыч» тапшыруын көтеп алабыз, яратып карыйбыз. Афәрин Зөлфәт, бик матур алып бара!

Әлеге тапшыруга барырга дип килеп әйткәч, борчулы көннәр, йокысыз төннәр башлана. Дөнья алдына чыгасы бар бит! Уен беткәч, бүләк аласы. Бер кырыйдарак – «Елмай» (елмаю төшерелгән түгәрәк шәм), бер кырыйда – кофе тарттыра торган кул тегермәне. Без телевизор каршында: И Аллам, «Елмай»га төшмәсә ярар иде», – дип борчылып утырабыз инде. Җиңүчегә бүләк шактый зур. Супер-уенда катнашып отсаң, автомобиль дә, шушы бүләк тә сиңа була. Әле җиңдем бит, бәлки, тагын җиңәрмен, дип, нәфес дигән шайтан супер-уенга да ризалаштыра. Ә анда китерелә торган мәкальләр халык телендә беркайчан йөрмәгән – беркем белми аны. Шулай булгач, машина да эләкми, бүләкне дә урынына куябыз. Ник аны кире куярга соң? Җиңүче бит аны тир түгеп, эшләп, җиңеп алды! Минемчә, аның супер-уенга катнашы юк. Мәкальне әйтеп бирә алмагач, машина урынында калды бит, җиңүченең бүләген үзендә калдырсыннар иде. Супер-уенда рәттән дүрт-биш кеше катнашса да, һаман шул бер бүләкне йөртәләр – экономия!

Без бала чакта Чирай бабай дигән кеше бар иде. Хөкүмәт сине алдамаса, син аны алдый алмыйсың, дип әйтә торган иде. Мәскәүдә «Поле чудес» ничә елдан бирле бара. Анда бармы соң «Елмай» белән кул тегермәне? Аларның бер балага биргән курчагы да безнең җиңүчегә бирелгән бүләк бәясендә. Уенның килде-китте бүләкләре белән генә Казанның казанын тутырып булмас. Булса булсын әзрәк истәлеккә кала торган бүләкләр! Татарстанда яшәп, ул хәтле мескенләнмик инде. «Башваткыч» тапшыруы да бетәр, машина да, кызыл галстугын тагып, урынында утырып калыр.

Флера ФӘЙЗЕТДИНОВА,

Спас районы, Ямбакты авылы

Бу атнада да «кайнар элемтә»гә шалтыратып, үзегезне борчыган мәсьәләләр белән уртаклаша, киңәш сорый яки фикерләрегезне җиткерә аласыз. Һәр чәршәмбе иртәнге 10нан 13 сәгатькә кадәр без сезнең белән бергә турыдан-туры элемтәдә булырбыз. Телефоныбыз: (843) 272-42-17.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии