«ШАЯН ТВ» туган көнен уздыра!

«ШАЯН ТВ» туган көнен уздыра!

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов хәер-фатыйхасы белән ачылган тәүлек әйләнәсе татар телендә эшли торган бердәнбер балалар каналына 12нче ноябрьдә 2 яшь тулды. Шул уңайдан «ШАЯН ТВ» каналы дусларына бүләк әзерләгән!

10нчы декабрь 16:00 сәгатьтә туган көнгә багышланган «ШАЯН ONLINE» бәйрәм концертын оештыра. Турыдан туры эфирда иң матур җырлар, онытылмаслык чыгышлар, татар эстрадасы йолдызлары, үзенчәлекле дуэтлар һәм, әлбәттә, премьералар! Концертның телевизион трансляциясен 20:30да «ШАЯН ТВ» каналында һәм сайтта карарга мөмкин булачак.

Бәйрәм чарасы «Сәйлән» балалар телевизион татар җыры фестивале лауреатлары чыгышы һәм «Балачак җыры» бәйгесендә катнашып җиңү яулаган 5 клипны тәкъдим итү белән үрелеп барачак. «Сәйлән» фестиваленең 2нче сезоны җиңүчеләре исә татар эстрадасы йолдызлары белән бер сәхнәдә балкыячак. Махсус кунаклар: Эльмира Кәлимуллина, Илгиз Мөхетдинов, Зәринә Вилданова һәм Илгиз Шәйхразиев.

«Концертны дөньяның теләсә кайсы почмагында карарга мөмкин. Безнең максатыбыз да – туган телебез сагында булып, дөньядагы бөтен татар балаларын берләштерү», – ди «ШАЯН ТВ»ны эшләүчеләр.

10нчы декабрь көнне «ШАЯН ONLINE» концертын 16:00 сәгатьтә YouTube платформасында, ә 20:30да «ШАЯН ТВ» каналында карагыз! +0

Изображение удалено.

Комментарии