Балаларыбыз татарча укысын!

Киләсе елга газета-журналларга язылу вакыты төгәлләнеп килә. Хәзер ташламалы язылу мөмкинлеге бар. Ул 20нче декабрьгә кадәр озайтылды. Арзанлы форсатны файдаланып калырсыз, дип уйлыйбыз. Һәм балаларыгызны, оныкларыгызны балалар, үсмерләр өчен чыгучы татарча басмалар белән сөендерергә дә онытмассыз. Татарча укырга әйбер юк, дип зарланырга ашыкмыйк. Бу хәбәребез һичшиксез ярдәм итми калмас.

Сабыйларыбыз өчен заманча, сыйфатлы, кызыклы һәм файдалы татарча басмалар исемлеге:

«Көмеш кыңгырау» газетасы 6+

Язылу индексы: Татарстан – П2370

Ярты елга язылу бәясе – 516 сум

һttp://cһelny-rt.ru

«Көмеш кыңгырау» – республикада балалар һәм яшүсмерләр өчен бердәнбер татар газетасы! Яңалыклар, мавыктыргыч тәҗрибәләр, киңәшләр, кумирлар, кызыклы яшьтәшләрең тормышы, спорт, мәдәният, кроссворд-сканвордлар! Балалар иҗатына иң күп урын бирүче басма да әле ул «Көмеш кыңгырау». Матур, төсле, 8 битле, атна саен чыга.

«Сабантуй» журналы 6+

Язылу индексы: Татарстан – П2336, Россия – П7091

Ярты елга язылу бәясе – 450 сум

һttp://sabantuyjournal.ru/

Башлангыч мәктәптә укучы һәр баланы «Сабантуй»дагы мавыктыргыч мәйданчыкларга чакырабыз. Ярыш-уеннар, мастер-класслар, әдипләр һәм балалар иҗаты, бәйгеләр – бар да бар. Балаларның һәр көне бәйрәм булсын!

«Ялкын» журналы 12+

Язылу индексы: Татарстан – П2334, Россия – П7090

Ярты елга язылу бәясе – Татарстан буенча 402 сум, Русия төбәкләрендә почта бүлегеннән белешергә мөмкин.

һttp://yalkyn.ru/

Сезнең арада 95 еллык тарихы булган «Ялкын» журналын белмәгән кеше юктыр. Һәр санны түземсезлек белән көтеп алып, укый-укый ятлап бетерә идек. Журнал бүген дә үз укучысына тугры. Биредә бары тик яшүсмерләр дөньясында актуаль булган темалар яктыртыла, үсмерләр үзләре язган мәкаләләр аша яшьтәшләрендә татар теленә хөрмәт һәм мәхәббәт уята. Өстәвенә, ел дәвамында уздырыла торган конкурс һәм бәйгеләрдә һәркем катнашып, кыйммәтле бүләкләр ота ала. Кызганыч, бүгенге заман үсмерләрен басма матбугат белән кызыксындыру шактый катлаулы. Әти-әниләр, әйдәгез әле балаларыбызны «Ялкын» журналына яздырыйк, аларны рухи һәм интеллектуаль яктан баетыйк!

«Салават күпере» журналы 0+

Язылу индексы: Татарстан – П2339, Россия – П0300

Ярты елга язылу бәясе – 312 сум

һttp://salavatkupere.com/

«Салават күпере» – мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларның яраткан журналы. Баланың сәламәт, акыллы, иҗади яктан камил булып үсүен телисез икән – «Салават күпере»нә язылыгыз. Һәр санда бүләккә наклейка!

Комментарии