«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ЯЗМЫШЛАРЫН БЕЛӘСЕМ КИЛӘ

«Татфондбанк»ның элекке җитәкчесе Роберт Мусин һәм Буаның элекке җитәкчесе Әгъләм Садретдиновның язмышларын беләсе иде. Берсе өйдә утыра, икенчесе кулга алынды, дигәннәр иде.

Тәүфыйк СӘГЪДИЕВ,

Буа районы

Озакка сузылган тәнәфестән соң, быел ноябрь ахырында Казан шәһәренең Вахитов районы судында «Татфондбанк»ның элекке җитәкчесе Роберт Мусинга карата ачылган җинаять эше материалларын өйрәнүне дәвам иттерделәр. Аны вәкаләтләрен арттыруда гаеплиләр. Шаһитларны сораштыру инде тәмамланган – 150гә якын кеше шаһитлык иткән. Хәзер гаепләүче якның язмача дәлилләрен өйрәнү бара. Суд тагын никадәр дәвам итәр – берәү дә әйтергә алынмый. «Эш»тә барлыгы 520 том, әлегә 300нче томнарны гына өйрәнү бара. Соңгы утырышларның берсендә булган «KazanFirst» журналисты болай дип яза: «Җыелган дәлилләрне карап бетерү өчен тагын 30га якын утырыш кирәк булуы бар. Гаепләнүче авырып китсә, утырыш кичектерелә. Пандемия вакытында кичектерүләр болай да еш була. Димәк, суд тагын да сузылырга мөмкин. Дәлилләрне карап бетергәч, гаепләнүчене тыңлау, аннары якларның чыгыш ясавы, аннары гына хөкем карары. Роберт Мусин суд залына эшкә йөргән кебек йөри инде». Хәзерге вакытта Мусин өй арестында санала, аны 4нче гыйнварга кадәр озайттылар. Өй сагында утырган вакыты да хөкем срогына керә. Экспертлар Мусинга күп булса 5-6 ел бирерләр дигән фикердә. Димәк, башта СИЗОда, аннары өй сагында утыруын һәм судның әле дә дәвам итүен исәпкә алсаң, сак астында әллә ни күп калмас та инде.

Башта Буа районы башлыгы, 2007-2010нчы елларда Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры булган Әгъләм Садретдиновны быел июль аенда сак астына алдылар. Тикшерү комитеты мәгълүматына караганда, ул 2003нче елда, ягъни район башлыгы булганда Буада эшмәкәрне үтерүне оештырган. Садретдинов бу «Эш»нең фигуранты булып алган, ул 2010нчы елда туктатылган иде инде. Әлегә Садретдинов СИЗОда. Декабрь ахырларына «Эш» Татарстан прокуратурасына җибәрелергә тиеш, диләр. Элекке башлыкны Буа район суды хөкем итәчәк.

БАШКОРТ-ТАТАР МӘСЬӘЛӘСЕ БОРЧЫЙ

Мин инде 80гә аяк бастым. Башкортларның татарларны юкка чыгару мәсьәләсе бик борчый. Беркөнне бер мулла сөйли: «Без татар булмаганбыз, башкорт булганбыз, безне татарча укытып кына татар ясаганнар», – ди. Ничек инде 1552нче елдан бирле турап, асып, кисеп бетерергә тырышкан татарның телен урыс аларга укытып ятсын? Менә мин шуңа аптырыйм, эчем поша. Шәҗәрә буенча милләтне билгелибез, диләр. Ул шәҗәрәдәге кешеләр җир астына күмелгән бит инде, алар «мин фәлән милләттән» дип кычкырып ята алмыйлар. Шуңа ул шәҗәрә дигәннәренә ышанмыйм мин. Нүжәли шуны аңларлык кеше калмаган Башкортстандагы татарлар арасында?!

Исемем редакция өчен генә,

Актаныш районы

ДОГАДА БУЛСАК ИДЕ!

Коронавирус эпидемиясе башланганнан бирле медицина хезмәткәрләре һәм авыручылар хокуклары өчен көрәшүче лаеклы ялдагы табиб Галимҗан Зарипов бүген үзе реанимациядә. Укучыларыбыз аның белән А.Закирова үткәргән әңгәмәләрне дә хәтерлиләрдер. Чаллы мэриясенең милләтләр һәм дин эшләре буенча бүлеген җитәкләгәндә милләтебез, динебез өчен зур гамәлләр кылган шәхес тә ул. Барыбызның да язмышы Аллаһ кулында. Гәҗит укучыларыбыз да, мәчетләрдә дә Салих улы Галимҗанга Аллаһтан шәфәгать, хәерле гомерләр теләп догада булсак иде. Аның кебек милләт уллары якыннарына да, безгә дә бик кирәк.

Наилә ВИЛДАНОВА,

Чаллы шәһәре

КИТАП КИРӘК

Әлфия Авзалованың күп еллар элек китабы чыккан иде. Аны хәзер берәр кайдан табып булмый микән?

МӘРЬЯМ апагыз,

Яшел Үзән районы, Васильево бистәсе

Әлфия апа үзе исән чагында ук басылган истәлекләр китабы сатуда юк инде. Берәр кешедә булып, укырга биреп торса гына. Шулай да әле узган ел гына җырчының үз истәлекләре һәм башкаларның аның турында хатирәләре тупланган китабы чыккан иде. «Әлфия Авзалова» дип атала. Аның турында белешү өчен, Әлфия апаның кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова белән элемтәгә кердек. «Менә бүген генә китапның инглизчәгә тәрҗемәсе чыкты! – дип шатлыгы белән уртаклашты Зөлфия ханым. – Анысына әнинең үзе язып калдырган истәлекләре генә керде, ноталарга урын җитмәде. Ә татар телендәге китап бик бай. Беренче өлешендә – Әлфия Авзалованың үз хатирәләре һәм биографиясе, икенчесендә – аның иҗатын яратучыларның, хезмәттәшләренең истәлекләре, өченче өлештә ноталар, 100 җыр тупланган МР3 диск, шәхси архивыннан фотолар урын алды. Китапны урыс теленә дә тәрҗемә иттердек, ләкин әлегә бастырып чыгарырга финанс мөмкинлегебез генә юк. Китапны сораучылар бик күп!» Татар телендә берничә китап кына калган. Сатып алу буенча Зөлфия Авзалова белән элемтәгә керергә мөмкин: 8 917-858-88-48.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии