Алло «Безнең гәҗит»ме?

Алло «Безнең гәҗит»ме?

Узган атнаның чәршәмбесендә редакциягә, дөньядагы вәзгыятьтән зарланып, үләбез-бетәбез, дип шалтыратучылар күп булыр, дип, рухи яктан әзерләнеп барган идем. Шөкер, алай булмады. Киресенчә, яхшылыкны күреп, рәхмәт әйтеп шалтыратучылар байтак булды.

ЙОРТ САЛГАННАРЫН КҮПМЕ КӨТӘРГӘ?

Безнең өебез бик беткән. Әтием ике сугышта катнашкан, бу йортны ул салып калдырган инде. Мин үзем 1985нче елдан бирле инвалид. Йортыбыз беркем исемендә дә түгел. Авыл җирлеге башлыгы белән сөйләшкәч, ул районга барырга кушты. Районда 2012нче елда учетка бастырдылар. Шуннан бирле йорт салуларын көтәбез, юк та юк. Вәлиев (Илһам Госманович – район башлыгы) янына барган идек – кертмәделәр. Суыбыз да, газыбыз да, мунчабыз да юк. Урамда колонка да юк ичмасам, инешкә төшеп, бәке ватып азапланабыз. Ирем белән икәү генә яшибез. Без тузан бөртеге генә, беркемгә дә кирәгебез юк. Дәүләт үзе инвалид ясады, үзе бер ярдәм күрсәтми.

Оркыя ДИНМӨХӘММӘТОВА.

Балык Бистәсе районы, Биектау авылы.

Оркыя апа, сезнең районның башкарма комитетына шалтыратып карадык, тик сезне йорт алырга чиратта торучыларның бер исемлегендә дә тапмадылар. Башкарма комитетның төзелеш эшләре бүлеге әйдәп баручы белгече Татьяна Гайнетдинова янына барыгыз әле. Мондый мәсьәләләр белән ул шөгыльләнә икән, барысын да хәл итәрбез, диде. Аны төзелеш бүлегендә 9нчы бүлмәдә таба алачаксыз.

Биектау авыл җирлеге белән дә элемтәгә кердек. Быел җәй көне районнан килеп, өегезне карап китүләре турында хәбәр иттеләр. Оркыя апа, тиешле документларыгызны районга илтеп бирмәгән булсагыз, авыл җирлегеннән барып алып, һаман да шул төзелеш бүлегенә илтеп тапшырыгыз. Бәлки, исемлектә булмавыгыз шуңа да бәйледер.

ҖИТӘКЧЕЛӘРГӘ РӘХМӘТ

Безнең районга яңа башлык билгеләделәр бит – Илшат Габделфәрт улы Нуриевны. Аллаһка шөкер, ул Арча халкы өчен эшли башлады. Парк, балалар мәйданчыклары төзетте, асфальтлар салдырды. Шуңа сөенеп бетә алмыйбыз.

Арча шәһәре башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Фәрит улы Касыймов та яңа билгеләнде. Без чокыр кырыенда торабыз, безнең тирәне тилгән өрәңгесе (американский клен) басты, ут чыбыкларын узып китте, тәрәзәдән күк йөзе дә күренми башлаган иде. Рөстәм янына барып: «Энем, зинһар шуларны кистерегез», – дидем. Аларны килеп кистеләр. Шуның өчен рәхмәт әйтергә барган җирдән тагын бер борчуымны сөйләп кайттым. Чүп ташлый торган җиребез хәрабә хәлендә, казылып беткән, бик ямьсез. Язып алып калган иде. Икенче көнне үк кешеләр китертеп, өч машина ком аудардылар. Плитә җәйсәгез иде, дигәч, ике плитә алып килеп җәйделәр. Бу эшләр Ринат Фазлыев җитәкчелегендә башкарылды. Мин 75 яшьлек карчык инде. Безнең сүзне тыңлаганнары өчен сөенеп туя алмыйм.

Фәния ГАБДРАХМАНОВА.

Арча шәһәре.

«ТАБИБЛАР МОГҖИЗА ЯСАДЫ»

Хатыным белән 52 ел бергә яшәдек. Авырып китте дә, узган елны декабрьнең 13ендә Чаллыда бик зур операция ясадылар. Мондый операция сынау рәвешендә беренче тапкыр уздырылган икән. Табиб Радик Якупов җитәкчелегендә узды ул, анда Русиянең башка шәһәрләреннән дә бик күп профессорлар катнашты. Әлһәмдүлилләһ, операция уңышлы узды.

Операциягә керер алдыннан, телевидениедән дә килеп, җәмәгатемнән интервью алдылар. Куркасызмы, диләр. Юк, балалар, курыкмыйм, мин Аллаһы Тәгаләгә ышанам, табиблар уңышлы гына ясар, дип җавап биргән иде хатыным. Бу табиблар могҗиза ясады. Карчыгым үлеп беткән иде инде, ярты сәгать вакытың калды, дигәннәр иде. Хәзер аягында йөреп тора. Аның гомере өчен көрәшкән табибларга, Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме больницасының (БСМП) кардиология бүлеге хезмәткәрләренә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Фәнил САЛИХОВ.

Минзәлә районы, Усай авылы.

НИК ПОЛИЦИЯГӘ АЛМЫЙЛАР?

Улым Казан «прописка»сы белән армиядә хезмәт итеп кайтты. Хәрби комиссариатта «сердечно-сосудистая дистония» диагнозы куйганнар иде аңа. Кардиолог: «Сине моның белән армиядән алып калып булмый, хәзер һәр ике кешенең берсендә шул диагноз», – дигән. Хезмәт срогын тутырып кайткач, улым полициягә эшкә урнашырга теләде. Тик бу диагноз белән «не годен» дип табылды. Ә контракт буенча хезмәт итәргә яраклы икән. Шулай була микәнни?

Мамадыш районыннан бер ана.

Кызганыч, әлеге ханым улының полициядә кайсы бүлеккә урнашырга теләвен хәбәр итмәде. Һәр бүлекнең үз таләпләре икәнлеген онытырга да ярамый, берсенә бармаган булса, икенчесендә яраклы да булырга мөмкин. ТР Эчке эшләр министрлыгында да шулай диделәр. Хәлне аңлатып биргәч, министрлыктан: «Шундый хәлләр була шул: армиядә әйбәт кенә хезмәт итеп кайтканнар полициягә урнаша алмый. Тик улыгызга рәсми рәвештә «эшкә ала алмыйбыз» дигән җавап җибәрелергә тиеш иде. Гадәттә, анда эшкә алмауның сәбәбен аңлатып тормыйлар. Әгәр андый хатны алгансыз икән, сезгә кабат рәсми җавап җибәрмәячәкләр инде. Әгәр җавап булмаса, (843) 291-30-97 номерына (канцелярия бүлеге) шалтыратып хәлне аңлатыгыз, улыгызның кайсы бүлеккә һәм нинди вазифага алынырга теләгәнен әйтергә онытмагыз. Анда сезне тиешле бүлек белән тоташтырырлар», – дигән җавап алдык.

КЕМГӘ НИЧЕК ИНДЕ…

Телевидение һәм радио тапшыруларында бездә кризисның зыяны юк дәрәҗәсендә дип әйтергә яраталар. Чынлыкта исә ашамлык һәм дару бәяләре көннән-көн чүпрә салган кебек күперә бара. Алган кредитларын, коммуналь чыгымнарын түләмәүчеләрнең бурычлары миллиард сумнар исәпләнә. Шул ук вакытта, кирәкмәгән сугыш чыгымнарының күләме арта бара. Кризис чоры, әлбәттә, җитәкчеләргә, түрәләргә сизелми дә. Чөнки аларның хезмәт хакы белән гади халыкның пенсиясен чагыштыру мөмкин түгел! Бу вәзгыять берәү туеп сикерә, берәү туңып сикерә дигән әйтемгә туры килә түгелме соң?!

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ.

Казан шәһәре.

Сәгъдулла абый халыкны газеталарга да язылырга өндәде. Бары тик 13енә КАДӘР ГЕНӘ «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»КӘ 482 СУМ 22 ТИЕНГӘ (башка вакытта язылу хакы 519 сум) язылып калып була. Редакциябез чыгарган «Серләр гәҗите» (инд.16109) һәм «Шифалы гәҗит» тә (инд.16080) бу вакытта арзан. Ә Сәгъдулла абый газетабызга тагын да арзанрак язылу җаен тапкан. Сугыш ветераннарына «БГ» нибары 443 сум 46 тиен генә. Туганнарыгыз, танышларыгыз булса, алар аркылы яздырыгыз, диде ул.

Хөрмәтле укучыларыбыз, әгәр шалтыратуыгызга бүген җавап булмаса, аны игътибарга алмадык, дип уйламагыз. Һәр гозер буенча эш бара. Чәршәмбе көннәрендә иртәнге 10нан 13 сәгатькә кадәр сездән шалтыратулар көтеп калабыз.

Фәнзилә МОСТАФИНА.

Комментарии