Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

НАМАЗСЫЗ КЕШЕ ЧАЛГАН МАЛ ИТЕ ХӘЛӘЛМЕ?

Терлекне намаз укымаган, ләкин Аллаһы Тәгаләгә ышанган кеше тиешле догасын әйтеп чалса, ул ит хәләл буламы икән? Шул сорауга берәр дин әһеленең җавабын бастырып чыгарсагыз, бик рәхмәтле булыр идем.

Әсма әби, дип кенә куегыз,

Азнакай шәһәре

Сорауга Казан шәһәренең «Гаилә» мәчете имамы Әмир хәзрәт Исмәгыйлев болай дип җавап бирде:

– Әйе, әгәр кеше Аллаһы Тәгаләгә ышанучы мөселман икән һәм тиешле догасын укып чалса, андый терлек ите, әлбәттә, хәләл була. Монда бернидән шикләнергә кирәкми. Дөрес, безнең ил мөселманнары өчен традицион булмаган Ислам диненең кайбер чит юнәлештәге тарафдарлары башкача аңлатмакчы булалар. Янәсе, әгәр кеше намазны укымаса, ул чалган ит хәләл булмый, диләр. Ә бездә – Хәнәфи мәсләгендәге мөселманнарда терлекне иманлы, Аллаһы Тәгаләне таный торган кеше бисмилла әйтеп чалса, хәләл дип санала.

ҖӘЯҮЛЕЛӘР ӨЧЕН ЮЛ ЮК

Безнең Инеш бистәсендә җәмәгать транспорты тукталышына, кибеткә бара торган төп урамда тар гына асфальт юл салынган. Кара-каршы очрашкан машиналар да, кырыйгарак чыгып юл бирешмичә, узыша алмый. Ә җәяүлеләр өчен шул тар юл читеннән бару тагын да куркыныч. Кырыйда тротуар сыман җәяүле сукмагы юк. Шуңа бик интегәбез. Тыз-быз чабучы машиналар саны арта бара бит, бистә халкы да ишәя.

Менә бүген дә, өлкән яшьтәге күрше карчыгын җитәкләп, чак-көчкә кибеткә барып кайттык. Безнең өчен баш авыртуына әйләнгән бу проблеманы хәл итүләрен сорыйбыз.

Мансура ЗЫЯЕВА,

Биектау районы, Инеш бистәсе

Укучыбыз күтәргән мәсьәлә белән Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Әнәс Шакировка мөрәҗәгать иттек.

– Ул бистә тиз үсә, яңа йортлар күп төзелә. Кайдан гына килеп төпләнмиләр анда! Нәтиҗәдә халкы арта, юлда хәрәкәт көчәя. Ә урам юлларының барысы да яхшы хәлдә түгел әле. Без финанс яктан мөмкинлек табуга карап, беренче чиратта шундый урамнарда юлларны рәтләргә тырышабыз. Кызганычка каршы, тротуар да салырга мөмкинлекләр чикле. Шулай да, мәсьәләне тиз арада хәл итү җае бар. Ул да булса, җәяүле сукмагын үзара салым акчасына төзү. Хәзер авылларда халык җыеннары үткәрелә торган чор. Аларда җирле проблемаларны чишү өчен үзара салым җыю турында да сөйләшәләр. Мин тротуар кирәклеге турында әлеге җирлек җитәкчелегенә җиткерермен. Мәсьәләне уңай хәл итеп булырына ышанып калабыз», – дип өметләндерде Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары.

КҮП ТҮЛӘРГӘ КУШАЛАР...

Шәһәрнең газ оешмасыннан бер хатын-кыз шалтыратты. Счетчикларны тикшерәбез, мең ярым сум түләргә кирәк, ди. Бик күп түләргә кушалар бит. Дөрес хәлме икән ул, шуны ачыклый алмассызмы?

Айрат БИКТАШЕВ,

Минзәлә шәһәре

Газ счетчикларының төренә, маркасына карап, 8 яки 10 елдан соң, ягъни завод тарафыннан билгеләнгән хезмәт итү вакыты чыккач, аларны тикшерү мәҗбүри, дип аңлаттылар Минзәлә шәһәренең газ оешмасында. Ул турыда исәпләү приборының паспортында төгәл язылган булырга тиеш. Тикшерү кирәклеге турында газ өчен түләү квитанциясендә дә мәгълүмат бирелә. Ә счетчикларны тикшерүне газ оешмасы башкармый. Алар рөхсәт кенә бирә, махсус лицензиясе булган коммерция оешмасы тикшерә.

– Андыйлар берничә һәм барысы да районда безнең исемнән эш итәләр. Дөрестән дә, хезмәтләре түләүле, шул мең ярым сум тирәсе, дип беләм. Счетчикны тикшергәннән соң, алар мөһер сугылган белешмә калдырырга тиешләр, – дип аңлатты Минзәлә шәһәренең газ оешмасы вәкиле.

Ул документны эш беткәч бирәләр бит. Ә клиент аңарчы акчаны түләп өлгергән булырга мөмкин. Счетчикны тикшерү тәкъдиме белән шалтыратучы аферист түгелме, дип шикләнгән очракта, таныклыгын карарга кирәк, дип киңәш итә газ оешмасы вәкиле. Тикшерүченең шәхесен ачыклау өчен 8 (85555) 3-44-60 номерын җыеп (Минзәлә районында яшәүчеләргә генә кагыла, һәр районның үз оешмасы бар – Р.Г.), Минзәлә газ оешмасына да шалтыратырга мөмкин. Анда барлык тикшерүчеләр белән элемтә урнаштырылган.

ТАБИБ БЕЛӘН ТАБИБ АЕРЫЛА...

Июнь аенда Чистай хастаханәсендә ятып чыктым. Шикәр дә югары, кан басымым да 230га чаклы менгән иде. Шуңа карамастан, бер сыңар дару да бирмәделәр. Дежур табибка әйткән идем, «отказной» яз да, өеңә кайтып кит, диде. Ул табибның исемен хәтерләмим инде.

Октябрь аенда янәдән ашыгыч ярдәм хезмәте шул ук хастаханәгә алып килеп салды. Хәҗип Хәмит улы Вәлиев исемле кардиологта дәваландым. Менә табиб белән табибның аермасы: күз яшем белән әйтәм, Хәҗип Хәмит улына шул хәтле рәхмәтле булдым! Элеккеге вакытларда Чистайда нефролог юк, диләр иде. Ә ул кайдандыр табып, нефрологны да миңа өч тапкыр чакыртты бит. Дәвалавы да тәнгә генә түгел, җанга сихәт бирә торган! Шул табибка – Хәҗип Хәмит улы Вәлиевка «Безнең гәҗит» аша чиксез рәхмәтемне җиткерәсем килә!

Әлфинур ПАШИНА,

Чистай шәһәре

«ЗАРЛАНМАГЫЗ, СОРАНМАГЫЗ!»

Минем сезгә бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Гәҗитебезне бик күптәннән алдырабыз. Беренче битеннән башлап, бөтен язмаларны игътибар белән укып чыгам. Шул кадәр яхшы язасыз, гел без – өлкәннәр аңлый торган телдә. Миңа үз илебез тормышы да, чит илләрнеке дә, мәктәп тормышы да, дин темасы да – барысы бик кызык, бөтенесен укып барам. Бик зур рәхмәт Сезгә!

Әйтәсе килгән сүзем дә бар иде. Менә бит өлкәннәр көне үтте. Без газеталарны күп алдырабыз. Кайсын карасаң да, карт-карчыклар зарлана. Имеш күчтәнәч китермәгәннәр. Кемгә кем тиеш хәзерге заманда? Без – чыра яндырып, үлән ашы белән тукланган буын. Бабай белән икебезгә 172 яшь, хезмәт стажыбыз 85 ел. Икебез дә хезмәт ветераны. Безнең бервакытта беркайдан бернинди ярдәм алганыбыз юк. Хәзерге нәчәлникләрнең кесәләре тула торган түгел бит. Безнең буын – намусын саклаган горур буын, дөрес аңлагыз. Хәзер тормышлар да яхшы, Аллага шөкер! Беребез дә бер пачка чәй белән токмачка калмаган бит инде. Минем шуны әйтәсем килә: зарланмагыз, соранмагыз, кадерле өлкәннәр! Ил-көннәр тыныч булып, исән-сау яшәргә генә насыйп итсен! Раббым Аллаһым, сугыш афәтләрен кабат күрергә язмасын!

Сәрбия ГАЛИМҖАНОВА,

Чаллы шәһәре

ТУГАН ТЕЛЕМ ТАТЛЫ

Хәзерге вакытта татар теленә һөҗүм дәвам итә. Аны үз милләттәшләребез аша эшләргә тырышалар. Милли рухта, туган телдә тәрбияләнмәгән маңкортлар моны аңламый. Дөньядагы барлык илләрдә дә дәүләт телен мәҗбүри укыталар. Ә Татарстанда безгә андый нәрсә ярамый, дип төшендерергә тырышалар. Бу мәсьәләдә артка чигенү булмаска тиеш бит. Иң татлы газиз туган телебезне кысрыклауга юл куймасак иде!

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды

Комментарии