Азнакайда театр атналыгы

Азнакайда театр атналыгы

Редакциябезгә Азнакайдан чакыру хаты килеп төшкәч: «Казаннан 400 чакрым бит ул» дип, авыр сулап куйдым. Ләкин аның эчендәге «Азнакайда атналыгының ачылышы» дигән сүзләр, табан астына төшкән кәефне кире баш очына ук менгереп куйды. Күпме Казанда торып бер дә күрмәгән төсле, ашык-пошык җыенып, Татарстан чигенә юл тоттык.

АШЫККАН АШКА ПЕШКӘН

Чистайдагы борылышында туктап торганда, шушы мәкаль искә төште. Иртән соңга калмас өчен, төнлә йокламыйча, автобуска беренчеләр рәтеннән кереп утыру – болар барысы да тизрәк Азнакайны күрү нияте белән эшләнелгән иде. Әмма ничек кенә тырышсак та, дүрт сәгатькә сузылган юлны вакыт буенча кыскартып булмады. Монда «рәхмәт»емне ДПС хезмәткәрләренә җиткерәсем килә.

– Салонда утыручылар урыннары куркынычсызлык каешы белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Сезнең очракта алар каралмаган. Без машинаны бу килеш бер кая да җибәрә алмыйбыз, – диделәр безгә.

Шушы сүзләр минем өчен военкоматтан повестка килүгә тиң булды. 50 чакрымнан артык еракка йөргән шәһәрара автобусларында һәр утыручының каешы булырга тиеш икәнлеген мин соңыннан гына белдем. Моның турындагы канун 2010 елның 1 мартында ук басылган икән. Безне алып барган йөртүченең аның турында белмәгәнлеге мине хәзер дә шикләндерә. Салкын машинада утырып, катып беткән йөзләрне күреп, полицияләр Әлмәткә баручы машинаны туктатты. Иртәнге йокыдан айнып беткәндә без инде җылы, каешлар белән җиһазландырылган микроавтобуста Әлмәткә бара идек. Кайгырыр сәбәп юк иде, чөнки анда Азнакайдан килгән өченче машина безне көтеп торды. Шулай итеп, юлда 3 тимер атыбызны алмаштырып, төшке аш вакытына Азнакай җиренә аяк бастык.

Изображение удалено.

АЗНАКАЙЛЫЛАР БӘЙРӘМ ЯСЫЙ БЕЛӘ

Театр атналыгы ачылу көне программасы төрле чараларга бай булды. Кунаклар өчен Азнакай буенча экскурсия дә үткәрделәр, пленар утырышта да катнашырга, драматург белән дә очрашырга мөмкинлек бирделәр. Моның өчен рәхмәтне Азнакай мәдәният бүлеге җитәкчесе Салават Миннехановка әйтергә кирәк. Күренә ки, җырчы сәхнә белән генә туктап калмаган, туган шәһәре һәм район мәдәниятен үстерүдә дә күп көч куйган. Азнакайда атта йөрү мәктәбе, ябык йөзү бассейны, боз сарае һәм башка биналар бүгенге көндә төзелеп, эшләп киләләр.

– Авыллар арасында төрле бәйгеләр уздырабыз. Былтыр, мәсәлән, авылларда урнашкан иң яхшы мәдәният йортын билгеләдек. Беренче урын өчен 50 мең, икенче урынга – 30 мең һәм өченчегә – 20 мең сум акча бирелде. Быел да шушы «традициябезне» дәвам итәргә телибез, – дип сөйләде Салават Миннеханов.

34 000 кешелек Азнакайның үз газетасы белән телевидениесе дә бар икән. «ТНТ-Азнакаево» дигән язулы кием кигән берничә кеше көне буе артыбыздан чабып йөрде.

Экскурсиядән соң кунакларны пленар утырышка чакырдылар. Татарстан республикасы муниципаль берәмлекләренең мәдәният бүлекләре җитәкчеләре мәдәният проблемаларына кагылышлы семинар үткәрде. Университетта андый «дәресләр» вакытында йокыга китә торган гадәт бар үземнең. Монда да «гырлый» башламас өчен Азнакай кияве, язучы, публицист Туфан Миңнуллин белән очрашуга киттем. Очрашу балалар китапханәсендә, укучы-укытучылар белән генә булса да, татар милләтенә карата драматургның җаваплары бик төпле булды.

– Туфан абый, сез танылган кеше. Татарлар өчен «янып» торасыз. Татарларны пропагандалауда зур эшләр алып барасыз. Шуларга кул селтәргә теләгән вакытлар буламы? – дигән сорауга җавабы аеруча ошады:

– Кул селтәү генә түгел, кайчак үләселәр килеп китә. Һәм бөтенесенә татарларның татар булуларына каршы чыгу сәбәп булып тора. Бер авылга укучылар белән очрашуга баргач, «А когда это закончится?», дигән беренче сорау бирделәр. Алга таба алар белән сөйләшүнең мәгънәсен тапмыйча, кире кайтып киттем. Юлда үксеп-үксеп еладым. Ә Казанның бер гимназиясендә вьетнам кызы татарча җырлагач, әнисе алдында иелеп рәхмәт әйттем. Ничек була инде ул? Үз республикаңда татарча сөйләшергә теләмиләр, ә башка илләрдән килгәннәр рәхәтләнеп шушы телне өйрәнә. Шуның белән көрәшеп бөтен көч бетә. Бервакыт: «Сез үзегезне татар дип әйтәсез. Шул ук вакытта татар телен тыйган «Единая Россия» партиясендә торасыз. Моны ничек аңларга?» дип миннән сораганнар иде. Мин ни дип җавап бирергә дә белмичә, партиядәге кешеләргә шул ук сорауны бирдем. Берсе дә җавап бирә алмады. Шуннан соң «кергәнемә» үкенеп, ул партиядән баш тарттым, – дип җавап бирде Туфан Миңнуллин.

Очрашуда сораулар күп булды. Әдип барысына җавап бирергә тырышты. Ләкин вакыт кысынкы сәбәпле, бер сәгатьтән соң, шул көннең төп өлеше, театр атналыгы ачылышына китеп бардык.

ТЕАТР ЯКТЫЛЫККА ЧАКЫРА

Азнакайга баруның төп сәбәбе шунда ки, халык театрына 2011 елда 70 ел тулды. Шушы вакыт эчендә «Зәңгәр шәл», «Казан сөлгесе», «Асылъяр», «Галиябану» кебек танылган спектакльләр сәхнәләштерелә. 1941 елда театр драма түгәрәге булып оеша. Шул вакыттан алып, төрле авырлыклар аша үтеп, Азнакай халык театры дигән исем белән ХХI гасырга аяк басты. 70 ел буена театр белән кемнәр генә җитәкчелек итми. Башта Касыйм Еникеев, Зөлхия Миннеханова. Аларның эшләрен алга таба Зинфира Кашапова, Маис Вәлиев дәвам итә. Ә инде бүген җитәкче эшләрен Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, режиссер Гата Ялалов алып бара.

Ачылу тантанасына бүләк итеп Т. Миңнуллинның «Дивана» әсәрен сәхнәләштерделәр. Аның алдыннан актерлар, режиссер белән матбугат конференциясе узды. Азнакай халык театрының «аксакаллары» (Гата Ялалов, Зөлхия Миннеханова һәм Зинфира Кашапова) белән беррәттән яшь артистлар да сорауларга җавап бирде. Кызыклыларын сезгә дә тәкъдим итәм:

– Азнакай халык театрын драма театры итеп ясарга теләк бармы?

– Андый театрны барлыкка китерү өчен, беренчедән, зур бина кирәк. Өстәвенә, актерларны гастрольләргә йөртү өчен машина булырга тиеш. Гомумән әйткәндә, драма театры өчен, нигез итеп материаль-техник базаны булдырырга кирәк. Актерлар мәсьәләсен генә алсак та, халык театрында уйнау гына түгел, алар әле сменалы эштә дә эшлиләр. Безнең белән беррәттән укытучы да, сатучы да һәм башка төр һөнәр ияләре сәхнәдә уйный.

– Ни өчен Туфан Миңнуллиның «Дивана» әсәрен уйнарга булдыгыз?

– Туфан абыйны без инде күптәннән Азнакайга чакырабыз. Аның һаман вакыты булмый. Һәм менә, ниһаять, шушы олы бәйрәмебезгә килергә ул ризалык бирде. Өстәвенә, без Азнакай кияве дип тә атыйбыз Туфан абыйны. Ә «Дивана»ны сәхнәләштерүнең сәбәбе шунда ки, ул әсәр бүгенге көннең проблемаларын тамашачыга ачып күрсәтә.

– Театрның эшчәнлегендә авырлыклар бармы?

– Халык театрының эше төрле киртәле, сикәлтәле юллардан тора инде ул. Элек, мәсәлән, авылга килеп шау-гөр китереп спектакль күрсәтеп китә идек. Чәй дә эчертеп җибәрәләр иде. Ә хәзер исә, бөтен авылларны инвесторлар сатып алгач, бер көнең алар белән сөйләшергә генә китә. Интернет, телевизор заманасы булгач, тамашачыны да җыю кайчак авырга килә.

Сорау-җавап алышкач, актерлар сәхнәгә, тамашачылар залга юнәлде. Соңгысында алма төшәрлек тә урын юк иде. Ике сәгатькә якын сузылган спектакльне күз яшьләрсез карап булмады. Азактан Туфан Миңнуллин да сәхнәгә чыкканда, кулъяулык белән йөзен сөртә-сөртә барды.

«Дивана» тәмамлангач, залдагы алкышлар бик озак дәвам итте. Күренеп тора, азнакайлылар спектакльне йөрәк белән, җылы кабул итте. Ә Казанлыларны Азнакай халык театры 13 ноябрь көнне Ленин исемендәге мәдәният йортында көтеп кала. Ләкин ни буласы – әлегә сер.

.

КФУ студенты.

Комментарии