«Праздник плуга» милли бәйрәм түгел

«Праздник плуга» милли бәйрәм түгел

«Турысын әйткән туганына ярамаган», – дисәләр дә, дөресен язарга булдым әле. Бу хакта миннән башка язучы булмас инде. Кайберәүләр начар булганны да әйбәт булды дип әйтергә тырыша бит.

Сабантуй – безнең бик борынгы милли бәйрәмебез. Ел да уздырабыз аны. Быел да уздырдык. Телевизорны кайчан гына ачсаң да, ул көннәрдә дикторларның: «Сабантуйлар гөрләп үтте», – дигәненә юлыктык. Әйе, гөрләвен гөрләгәндер... Ләкин хәзергесен ничек кенә мактасалар да, элеккеге кебек йөрәккә ятышлы, милли түгел инде ул. Без, өлкәннәр, хәтерлибез бит әле. Хәзерге җитәкчеләр бәйрәмне яхшыртабыз дигән булып, күбесенчә урысча гына сөйләп, татар милләтенә хас булмаган әллә нинди трюклар кертә башладылар. Республикада яшәүче башка милләтләрне онытмыйк, дип, аларны да катнаштырган булалар. Аннары Сабантуйны интернациональ бәйрәм дия башладылар. 2021нче ел Халыклар бердәмлеге елы булганга шулай кыланганнардыр инде. Ә татар телен саклау һәм үстерү дигәнен бөтенләй истән чыгардылар күрәсең. Җыелышып күңел ачкач, анысы бик мөһим түгелдер, мөгаен.

Тагын шунысын да әйтим әле. ТНВ тапшыруларында бәйрәмне урысча «праздник плуга» диләр. Бу инде күрә торып милли бәйрәмебезне мыскыл итү. Минем үземә шул бер дә ошамый. Өлкән яшьтәгеләр дә минем белән килешерләр дип уйлыйм.

Тагын бер күңелгә тигән нәрсә: 30нчы август – Татарстанның мөстәкыйльлеге көне килеп җитсә, Татарстан Конституциясен санга сукмыйча, аны «Шәһәр көне» дип атыйлар. Иң гаҗәбе – җитәкче урыннарда утыручылар шулай әйтә. Кем уйлап чыгарган соң бу «День города»ны?

Салихҗан МИҢЛЕГӘРӘЕВ,

Минзәлә шәһәре

Комментарии