Идел аръягы ышанычлы кулларда

Идел аръягы ышанычлы кулларда

(«Буа-газ» идарәсе хезмәткәрләренә багышлыйм.)

1985нче елның 12нче апрелендә, ТАССРның Министрлар Советы карары нигезендә, Идел аръягында газлаштыруны тизләтү максатыннан, Буа шәһәрендә «Буа-газ» идарәсе ачыла. Җитәкчесе итеп, 28 яшьлек инженер К.М. Латыйпов билгеләнә. Алга китеп булса да әйтим, бу идарәне ул бүген дә җитәкли. Хәзер, билгеле инде, масштаб бөтенләй башка. «Буа-газ» газчылары алты район – Буа, Апас, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш һәм Чүпрәле төбәкләренә хезмәт күрсәтә. Әйтергә кирәк, монда чын мәгънәсендә үз эшенең осталары эшли.

Ә башлап җибәрү бик тә авырдан булган. Бөтен мөлкәтләре – фургонлы «Газ-53» белән «каблуклы» «Москвич» машинасы, иске генә бер йорт белән, вагон-йортлар, лабаз, ике телефон ноктасы… Бу елларда әле табигый газның үзе түгел, исе дә юк.

Мин үзем бу оешмага 1989нчы елның март аенда эшкә килдем. Мине авария диспетчеры итеп алдылар. Башта сыеклатылган газ, пропан баллоннары белән эш иттек. Табигый газ иң беренче булып хәзерге Кайбыч районы (элек Апас районына кергән) Салтыган авылына җибәрелә. 1989нчы елның башлары була ул. Декабрь аенда газ Буа районының Кайбыч авылына, 1980нче елда Кильдуразга килеп җитә. Чүпрәлеләр – 1993нче елда, тәтешлеләр 1994нче елда газлы булалар.

Шундый зур эшләрнең барысы да нульдән башлана. Тәҗрибә юк, белгечләр җитешми. Төзелеш вакытында, газүткәргеч магистральләрне салганда, эчләрендә су калып, кыш көне газ көйләгечләр туңып ката башлады. Тиз арада шуларны җылытып, газ җибәрүне җайга салырга кирәк. Кышкы өздергән суыкта авылы-авылы белән газсыз утыралар. Ачык ут кулланырга ярамый. Пар казаннары кулланып (ачык һавада, урам уртасында бит ул), газүткәргечләргә спирт салып, хәлдән ничек тә чыгарга тырышабыз. Иң үзәккә үткәне – тәҗрибә булмау иде. Эшкә яңа алынган хезмәткәрләр 3-4 атналык курслар үтеп кайта, ләкин анда бернинди дә практик сәгатьләр каралмаган. Әйтәләр бит: «Сапер бер генә ялгыша», – дип. Сапер гына түгел, газчылар да бер генә тапкыр ялгышырга мөмкин. Аллаһ кына сакласын!

2000нче еллар башында Идел аръягын, Ульян өлкәсенең бер өлешен, Чуашстанның кайбер районнарын тәэмин итә торган магистральдә газ басымы җитми башлады. Мин ул вакытта «Буа-газ»да авария-диспетчерлык бүлеген җитәкли идем. Биш районга хезмәт күрсәтәбез (Кама Тамагы бераз соңрак кушылды). 2001нче елның салкын кыш айларында хәлләр шуның кадәр нык катлауланды ки, магистральдә газ җитмәү сәбәпле, Идел аръягындагы зонага, Ульян өлкәсе, Чуашстан районнарына газ бирү бөтенләй тукталу куркынычы яный башлады. Һәм ул көн килде. Кышның зәмһәрир салкыннары башлангач, авылдагы газ мичләре, шәһәрләрнең котельныйлары ярты куәтенә генә эшли алды. Инде менә-менә тәмам бетә дип торганда, инициативаны «Таттрансгаз»ның генераль директоры Р.А. Контюков үз кулына алды. Ашыгыч рәвештә Татарстанның башка районнарыннан безгә таба сыеклатылган газ тутырылган пропановозлар агыла башлады. Хәтта Актаныштан кадәр килеп җиттеләр. Зур котельныйларны газүткәргечтән аерып, турыдан-туры пропановозга гына тоташтыра идек. Урамдагы торбаларда газ басымын тотып тору өчен, ГРПларга сыеклатылган газның пар фазасын ялгадык. Бу бөтен кагыйдәләрне бозу иде. Башка сыймаслык бу хәлләр турында беркайда да язылмаган, язылмас та. Ләкин без аны эшләдек. Шулай эшләмәсәк, меңләгән йортка, фатирга газ килү туктап, җылыткыч торбалар, регистрлар туңып, эштән чыгарлар иде. Бу кризис өч тәүлек дәвам итте. Шул чагында «Газнадзор», «Росгостехнадзор» инспекторлары безне читтән генә карап йөргән. Яныбызга килүче булмады. Үз өсләренә җаваплылык алудан курыккандыр, мөгаен. Соңыннан аттестация вакытында «әтәчләнеп» алалар иде. Имеш, без ул вакытта «грубое нарушение» ясаганбыз. Мин шул вакытта әйтә идем: «Мин шул гамәлләрне башкарып чыга алдым, ә сез миңа китаптан карап сорау биреп утырасыз. Нигә шул «нарушение» вакытында яныбызга килеп, акыллы киңәшегезне бирмәдегез?» Алай дигәнне яратмыйлар иде, билгеле.

Безнең тәҗрибә әнә шулай төрле «нарушениеләр», ялгышлар белән тупланды. Ләкин, Аллага шөкер, бер генә зур ЧП да булмады. Заман таләбе буенча, бездән дипломнар сорый, махсус белем алырга өнди башладылар. Мин бу вакытта төп эштән аерылмыйча, профсоюз рәисе вазыйфаларын да башкара идем. Кадрлар әзерләү мәсьәләсе алга килеп басты. Идарә җитәкчесе К.М Латыйпов тәкъдиме белән, без баш инженер М.М. Гарипов (быелның апрель аенда, 58 яшендә арабыздан китеп барды, урыны җәннәттә булсын) белән икәү Башкортстанның Октябрьск шәһәренә юл тоттык. Анда күп еллардан бирле газчыларны әзерләүче техникум эшләп килә иде. Йөздән артык гариза алып бардык, түләүле бүлеккә, билгеле. Шул ук елның яз айларында яңадан барып, мин 5 укытучыны Буага алып кайттым. Бер атналык укулар оештырдык. Соңыннан мондый ысулның бик тә мәшәкатьле, кыйммәтле буласын аңлап, башка юлларын эзли башладык. Киңәшләшер өчен ул вакытта Буа ветеринар техникумының директоры В.С.Сөнгатов янына киттем. Ул безнең идеяне шунда ук эләктереп тә алды. «Әйдәгез, бу факультетны безнең техникум базасында ачабыз. Сезгә дә, безгә дә, халыкка да файдалы булыр дип, Мәскәү аркылы бу эшкә бик тиз «добро» алды. Факультетта читтән торып уку бүлеге, көндезге бүлекләр эшли башлады. «Газпром трансгаз Казань» хезмәткәрләренең күбесе монда белем алды. Бу факультет кадрлар әзерләү буенча югары профессиональлеккә иреште. Заманча элмә такталар, күргәзмә материаллар, укучыларга практик дәресләр үтү өчен полигоннар – барысы да булдырылды. Шуның өстенә укытучылары да бик тәҗрибәле иде. Аларның берсе – Апас егете, 20 елга якын «Буа-газ» системасында эшләп лаеклы ялга чыккан Заһит Ибраһимов. Мин санап киткән күргәзмә әсбаплар, полигон аның тырышлыгы белән булдырылды. Менә монда инде, чынлап та, «Без булдырабыз!» дип әйтергә хаклары бар.

Сентябрьнең беренче якшәмбесендә безнең бәйрәм – нефть-газ өлкәсендә эшләүчеләр көне. Шуңа да шушы язмам аларга бер бүләк булсын, дигән идем.

Хөрмәтле коллегалар! Барыгызны да узган Корбан бәйрәме һәм үзебезнең газчылар бәйрәме белән котлыйм. Дөньяда – тынычлык, үзебез исән-имин булыйк!

P.S. Бу мәкаләм редакциядә дөнья күрү өчен үз чиратын көткәндә, Буа төбәкләреннән күңелле хәбәр килеп иреште: 23нче августта Буа районында Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов булып киткән. Ул бу язмада телгә алынган техникум базасы һәм эшләп торган полигон белән дә танышкан. Элмә такталарны, күргәзмә материалларны һәм әлбәттә инде, мәртәбәле кунаклар килгәндә генә эшләтеп җибәрелмәгәнлеге күренеп торган, ел әйләнәсендә сафта булган полигонны карагач, Рөстәм Нургали улы рәхмәт әйтеп, үзенең югары бәясен бирә. Бу чыннан да шатлыклы хәбәр, чөнки без Татарстан Президентының рәхмәтләрен уңга-сулга чәчеп йөрмәгәнлеген беләбез.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии