- 08.07.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №27 (6 июль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Русиянең атказанган, Татарстанның, Каракалпакстанның халык артисты, заманында Куба азатлык утравында үзенең җырлары белән халыкны таң калдырган Вафирә белән читтән генә тәүге танышу 1991нче елның апрель аенда мәркәзебез Казанның Ирек мәйданында булды.
Бу – милләттәшләребезнең ирек, мөстәкыйльлек даулап иң актив көрәш еллары. Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабугадан һәм республикабызның калган күп төбәкләреннән дә автобус белән милләтпәрвәрләребез килгән. Мәйдан халык белән тулы. Анда җөмһүриятебезнең күренекле шәхесләре – Рәис Беляев, Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхәбиева, Ренат Таҗетдинов һәм башка бик күпләр бар иде. Үзәкләргә үтәрлек итеп Марат абый Мөлеков сөйли… (Миңа хәтта аның белән фотога төшү дә насыйп булды.)
Менә бөтен мәркәзебез Казанны яңгыратып, диңгездән ташкын булып килгән дулкын кебек, Вафирәбез халкыбызның «Ком бураны»н җырлый. Мәйдан дәррәү кул чаба. «Ирек», «Азатлык» сүзләре яңгырап тора.
Вафирә Гыйззәтуллина белән якыннан танышу болайрак булды. Күп җыр сүзләре авторы, шагыйрь Марсель Гыймазетдинов, телефоннан шалтыратып: «Энем, бүген Казаннан туган авылы Камайга Вафирә кайта. Минем машинам ватылды. Менделеев автовокзалында аны каршылап, машинаң белән авылына илтеп куя алмассыңмы икән?» – диде. Марсель ага ул вакытта район советы рәисе урынбасары булып эшли иде.
Менә төштән соң автовокзалга Казаннан «Икарус» автобусы да килеп җитте. Кызын җитәкләп, автобустан төшеп килгән Вафирәнең авыр сумкасын алырга булыштым. (Күп итеп күчтәнәч, азык-төлек белән тутырган булган икән. Чыннан да 90нчы еллар башында күп нәрсәгә – азык-төлеккә дә, кием-салымга да кытлык иде.)
Юлда сөйләшә-сөйләшә барып, Камай авылына кайтып җиткәнне сизми дә калдык. Әнисе белән энесе урамга ук чыгып каршы алды.
Соңгы очрашу Бәзәкә авылы мәдәният йортында булды. (Бәзәкә – Марсель Гыймазетдинов туып-үскән районның иң зур авылы.) Вафирә кинәт кенә 50 яшен дә тутырмыйча мәрхүм булган Марсель абыйның якты истәлегенә багышланган кичәгә Казаннан халкыбызның мәшһүр баянчысы Рамил Курамшин белән кайткан иде. Мәдәният йорты шыгрым тулы. Күрше авыллардан да халык күп килгән. Вафирәнең һәр чыгышы көчле алкышларга күмелде. Бу очрашуда җырчы моңсу, уйчан кебек тоелды миңа. Шулай да минем белән күңел җылысы белән хушлашты. Бу халкыбызның киләчәге өчен янып-көеп, җанын да бирергә әзер булган җырчыбыз белән очрашуның соңгысы булган икән… Исән булса, аңа быел 70 яшь тулган булыр иде бит. Аның гомере вакытсыз өзелде. Җырчының җәсәде туган авылы Камай зиратында җирләнде. Яңа төзелгән Камай мәдәният йортына аның исеме бирелде. Мемориаль такта да куелды.
Минем үземә Бәзәкә авылында алты елга якын җирлек башлыгы булып эшләргә туры килде. Аның талантлы, эшчән халкы минем күңелемдә якты хатирәләр калдырды. Бу авылда язмыш мине җырчы, гармунчы Фән Вәлиәхмәтов белән дә таныштырды. Марсель абый белән Фән дуслар гына түгел, ә бер-берсенә бик тә охшаганнар иде. «Алар әллә игезәкләрме?» – дип сорыйлар иде аларны бергә күрүчеләр. Аерма шунда гына: җырчы, тальянчы аннан бер башка озынрак иде.
Гомумән, Бәзәкә – күп кенә талантлы шәхесләрнең туган авылы: хирург Рифкать Таҗиев – бөтен җөмһүриятебезнең горурлыгы. Русиянең, Татарстанның атказанган укытучылары Гыйльфанов, Гыйләҗевләр һәм башка өлкәдә дә дан казанган шәхесләр күп.
Рафис ГЫЙНИЯТУЛЛИН,
Менделеев районы, Ижау авылы

Комментарии