«Булгария»: гаепне 11 ел белән юып буламы?

«Булгария»: гаепне 11 ел белән юып буламы?

10нчы июль – фаҗига корбаннарын искә алу көне

«Боинг-737» очкычы мәтәлеп төшкәннән соң, таныш-белешләр арасында: «Миңнехановның аягы авыр бугай», – дигән чыш-пышлар ишетелә башлады. Янәсе, ул Президент булганнан соң гына, Татарстанда моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән хәлләр майтарылырга тотынды. Уенын-чынын бергә кушып әйтсәләр дә, шунысы хак – соңгы елларда Татарстанда чынлап та нәрсәдер «дөрес түгел» кебек. Моннан өч ел элек баткан «» теплоходын гына алыйк.

Бу һәлакәтнең килеп чыгуы өчен бөтен шартлар да тудырылган иде диярсең – иске теплоход, ачык иллюминаторлар, болай да уң якка авыш теплоходның дулкын якынлашканда уңга борылуы… Һәлакәттә гөнаһсыз балаларның үлүен халык ике төрле аңлатып карады. Берәүләр, әни булырга теләп тә, бу бәхеттән мәхрүм булганнарның, Болгарга барып, хәрабәләрдән, җимерек ташлардан бала сорап йөрүе белән бәйләде. Янәсе, Болгарны изгеләштереп, андагы ташларны Аллаһка тиңләп йөрүнең нәтиҗәсе шушы булды. Икенчеләре исә, киресенчә, Болгар кебек «изге» урынны зиярат кылып кайтканда, теплоходтагыларның хәмер куллануы, исереп, җырлашып ял итүе сәбәпче булгандыр, дип фаразлады.

«Булгария» су төбенә санаулы минутлар эчендә китә. Ә менә вакыйганың очына чыгу өчен өч ел кирәк булды.

«КЕШЕЛЕКЛЕ ХӨКЕМ ЧЫГАРУЫГЫЗНЫ СОРЫЙМ»

Фаҗига буенча төп гаепләнүче – «АргоРечТур» ҖЧҖ директоры, «Булгария» дизель-электроходын арендалаучы Светлана Инякина судта әнә шундый соңгы сүз белән мөрәҗәгать итте. Зыян күрүчеләр эскәмиясендә утырган кешеләр дө, журналистлар да аның озаграк сөйләвен, аклануын, бәлки, гаебен тануын көткән иде. Тик Инякина сүзен кыска тотты, гадел хөкем сорау белән генә чикләнде. Ханым үзенең гаебен танымады. Ул, тикшерү башланганнан бирле, «Булгария»нең бату сәбәбен экипаждан күрүен әйтеп килде.

Гадел булгандырмы, юктырмы – монысын һәркем үзе бәяләр – ниһаять, 7нче июль көнне судья Сергей Якунин хөкем карарын укып бетерде. Укып бетерде дим, чөнки карарны уку гына да өч көнгә сузылды, ә суд тикшерүе бер елдан артык дәвам итте. Әллә чыннан да «кешелекле булыгыз» дигән сүз тәэсир иткән –Инякинага дәүләт гаепләүчесе 14,5 ел бирүләрен сораган иде, хөкемдар, 11 ел да җитеп торыр, дип тапты. Дөрес, карар чыгарылганда, башка факторлар да зур роль уйнады: Светлана ханымның моңарчы хөкемгә тартылганы булмаган, аның тәрбиясендә биш яшьлек улы һәм өлкән яшьтәге әти-әнисе бар. Әнисе гомуми режимдагы колониядә булганда, бала әбисе тәрбиясендә яшәячәк. Судья Якунин укыган 100әр битлек хөкем карарын кыскартып әйткәндә, Светлана Инякина, теплоходның төзек булмавын белә торып, аны арендага алуда һәм кулланылышка тапшыруда гаепләнде.

Ул кара көн барыбызның да хәтерендә булса да, тагын бер тапкыр куркыныч саннарны кабатлым. 2011нче елның 10нчы июлендә 122 кеше су корбаны булды. 79 кешене коткардылар. Бер караганда, Светлана Инякина, 11 елга хөкем ителеп, тиешле җәзасын алды кебек. Әмма бездә срогы тулганчы ук чыгу мөмкинлеге бар. Димәк, Светлана Инякина 11 елдан соңмы, әллә тагын да иртәрәкме төрмәдән чыгачак. Ә кемнеңдер керем аласы килүе аркасында «ярык тагарак»ка утырып чыгып киткән 122 кешене кире кайтарып булмый. Якыннарын югалткан кешеләрне дә санасаң, «Булгария» фаҗигасе теге яки бу дәрәҗәдә зыян салган гаиләләр бихисап. Ул зыянны 11 ел белән генә дә, судья матди ярдәм буларак түләнергә тиеш дип тапкан 100 млн сумга якын акча белән дә каплап бетереп булмый.

«Булгария» эше буенча 5 кеше гаепләнгән иде. Светлана Инякинадан кала, хөкем карары тагын капитан ярдәмчесе Рамил Хәмитовка (6,5 ел), Русия транспортын күзәтчелек итү Казан линиясе бүлегенең элеккеге баш инспекторы Владислав Семеновка (5 ел), транспорт өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең дәүләт диңгез һәм елга күзәтчелеге Идел идарәсе Казан линиясе бүлеге башлыгы Ирек Тимергазиевка (6 ел) һәм «Русия елга регистры» ФДУ Кама филиалының Пермь бүлеге өлкән белгече Яков Ивашовка (5 ел) чыгарылды. 65 яшьлек Яков Ивашовка бәхет елмайды. Ул РФ Конституциясенең 20 еллыгы уңаеннан булдырылган амнистиягә эләгеп, суд залында ук «читлек»тән азат ителде. Аның 2011нче елда, теплоход кулланылышка яраклы, дип документ бирүе «онытылды». Шулай итеп, «Булгария» эше буенча җаваплылыкны 4 кеше бүлешәчәк. Дөрес, бу әле ахыргы карар түгел, гаепләүче дә, яклаучылар да карарны апелляциягә бирергә мөмкин. Тик бар кешегә дә суд залыннан ук иреккә чыгу бәхете тәтемәс шул.

Соңгы сүз белән мөрәҗәгать иткәндә, «Булгария» капитаны ярдәмчесе Рамил Хәмитов: «Судно белән мин идарә итсәм, мондый фаҗига булмас иде», – дип белдерде. Капитан Александр Островскийның бакчасына таш атудан хәзер мәгънә юк инде – ул, чын капитаннарча, ахырга кадәр эш урынын калдырмаган, теплоход руленә ябышып, су төбенә киткән. Гомумән, төбенә кадәр төшеп карасаң, фаҗигадә тагын да күбрәк кешене гаепләп булыр иде. Әйтик, югары дәрәҗәдәге түрәләрне эшкә катыштырып та тормадылар, югыйсә, иске теплоходның һаман да кулланылышта булуы документ имзалап утыручыга һәм судноны арендалаучыга гына кагылмый бит. Зур урында утыручыларга сүз әйтүдән курку кеше гомерләренең су төбендә, полиция бүлекчәләрендә, ярымҗимерек самолетларда өзелүенә китерә дә инде.Изображение удалено.«Булгария» теплоходы хәзер шундый хәлдә.

ХӘТЕР ИСӘН…

Фаҗигагә 3 ел үтсә дә, үзе теплоходта булган яки һәлакәттә якын кешеләрен югалтканнар өчен бу аеруча авыр тема. Шулай да бу вакыт эчендә аларның тормышында нинди үзгәрешләр булды икән – шул турыда сорашырга ниятләп, исән калучылар исемлеген барладык. Күпчелек кешенең, авыр хатирәләрне яңартасым килми, дип, сөйләшүдән баш тартуын аңларга була. Суд тикшерүенең озакка сузылуы аларны болай да фаҗига белән бәйләп торды, аның нечкәлекләрен онытырга мөмкинлек бирмәде. Ә монда тагын журналистлар да кызыксынып, җәрәхәтне яңарта… Шулай да ул көнне искә алырга батырчылык итүчеләр дә булды. Арчада яшәүче Ильмира Әгълиева 2011нче елның 10нчы июлендә ире Альберт, энесе Айнур һәм аның хатыны Раилә белән «Булгария»дә булган. Ике гаилә ял итеп, бераз булса да дөнья күреп кайтырга уйлаган. Ялның шулай тәмамланасын фаразлый гына алган булсалар да, анда чыгып китәрләр идемени?! Ильмира белән Альберт котыла алган, менә Айнур белән Раиләнең ярга үле гәүдәләрен генә чыгарганнар. Аларның 4 яшьлек уллары Алмаз ятим калган. Раиләнең карынында тагын бер бала яралган булган. Баштарак: «Әтием белән әнием кайчан кайта?» – дип аптыраткан Алмазга фаҗига турында барысын да сөйләгәннәр. Бүген ул Арча районы, Айван авылында әбисе белән бабасы (Айнурның әти-әнисе) янында яши.

Ильмира ханым «Булгария» турында сөйләргә яратмый. Шулай да ул безнең сорауларга җавап бирде. «Теплоход батам дигәндә генә иребез белән суга сикереп төшеп исән калдык. Бу һәлакәттә исән калучыларга да, вафат булганнарның туганнарына да дәүләттән акчалата ярдәм булды – һәр гаиләгә Русия берәр миллион, Татарстан 500 мең сумга якын акча өләште. Исән калганнарга исә югалткан милекләре өчен 50 мең сум, аннан соң, сәламәтлегенә яки психикасына килгән зыян дәрәҗәсе буенча да акчалар түләнде. Ирем белән миңа икенче дәрәҗәдәге психологик зарар килгән дип табылды. Русиядән – 350 мең, Татарстаннан 130 мең сум акча алдык», – дип сөйләде ул. Өч ел үтсә дә, Ильмира ханым вакыйганың ничек булуын энәсеннән җебенә кадәр хәтерли. Хәер, өч түгел, утыз ел үтсә дә, онытылмас инде ул.

Ниһаять, эшнең очына чыктык, дип җиңел суласак та, «Булгария» эше моның белән генә тәмамланмый әле. Шикаятьләр биреләчәк, матбугат чараларында да вакыйга озак вакыт күз уңында булачак. 10нчы июль Татарстанны гына түгел, бөтен Русияне тетрәткән кара көн булып хәтердә калачак. Гаилә терәге булган ирләр, аналар, бер гөнаһсыз сабыйлар, якты дөньяга да аваз салмыйча, карында килеш су төбенә киткән җаннар, сөйгәннәрен югалткан яшьләр – кара исемлектәге һәркем үзе турында озак исебезгә төшереп торыр әле.

Айгөл ЗАКИРОВА,

Фәнзилә МОСТАФИНА.

 

Комментарии