Татар теле дәрәҗәсе югарырак

С.П.Титов исемендәге Яр Чаллы картон-кәгазь комбинатында эшләнгән бәдрәф кәгазендәге язуларны укыганнан соң, татар теле өчен горурлыгым артып китте бит әле, җәмәгать. Ник дигәндә, ул бәдрәф кәгазенең этикеткасы ике телдә, һәм шунысы бик сөендерде: аларның татар телендә булмыйча, урыс һәм казах телләрендә булуы. Сәер хәл – Татарстанда чыгып, казах телендә язу. Урыс телендә булса, бер хәл, бөтен әйбер шул телдә языла, монда әллә ни гаҗәпләнерлек нәрсә юк. Күренекле драматургыбыз Туфан ага Миңнуллин әйтмешли: «Причем монда казах теле?» Чаллы кайда, Казахстан кайда?

Сыйфаты яхшы булгач, казахлар бик яратып куллана торганнардыр, шуңа күпләп заказ биргәннәрдер.

Казах теле татарныкына бик якын бит, үзбәк, кыргыз, төрекмән, башкорт һәм башка төрки халыклар да аңлап эш итсеннәр дип тә язулары мөмкин.

Бәлки, татар телен хөрмәт итеп, аны зурлап, куллануы бик үк мактаулы булмаган әйбергә әрәм итеп, дәрәҗәсен төшермәскә уйлаганнардыр? Шул ук хөрмәтле аксакалыбыз Т.Миңнуллин әйтмешли: «Монысы едва ли!»

Шулай да, бәдрәф кәгазендә татарча язу булмау бераз өмет уята. Киләчәктә дә кулланмасалар ярар иде дигән өмет ул. Алла сакласын, берәр төрле памперс һәм шуның ише тагын берәр нәрсәгә язмасыннар иде. Тик мин Аллаһы Тәгалә тарафыннан тигез итеп яратылган халыкларның телләре дә бер үк дәрәҗәдә тигез дип саныйм, шуңа күрә бәдрәф кәгазенә дә, памперска да һәм шуның ише башка әйберләргә дә бер телдә дә язмаска дигән фикердә калам.

Рәис ЯКУПОВ.

Яр Чаллы шәһәре.

Татар теле дәрәҗәсе югарырак , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии