- 08.07.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №26 (4 июль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Без республика хәбәрләрен радиодан тыңлап, телевизордан карап барабыз. «Безнең гәҗит»не укыйбыз. Урлау, коррупция, наркомания, үтереш, көчләү… Кайсы якка карасаң да, күңел үсәрлек түгел. «Мөфти китте, әҗәтләре калды» дигән мәкаләне укыгач, шаккаткан идем. Инде дин юлыннан кереп кенә бара идек, дингә тагын кара тап төшерделәр. Бер сайлау вакытында җизнәсе телевизордан: «Аны сайламагыз, ул бит карак», дип чыгыш ясады. Каршылар да бик күп иде. Шулай да, белә торып сайладылар. Рәшидә абыстайның теле-телгә йокмый, бар баласын да мактаудан уза алмый.
Хакимият башлыгы Тимофеевны 5 млн сум белән тоталар. Гаепләүче 9 ел төрмә, ди, ә судьялар, адвокатлар үз сүзен сөйли. Ничә тапкыр судны кичектереп, әле хастаханәдә, әле килә алмый, дип үзгәртеп бетерделәр. Машинасына да, йортларына да кагылмыйча, 300 млн сум штраф салдылар. Әле дә шул эш буенча ыгы-зыгы киләләр. Күрә торып шулай хөкем ителгәч, Татарстанда караклык мәңгегә бетмәячәк, хәзер икенчеләре тагын да күбрәк урлаячак. Закон юк микәнни соң бездә? Югарыдагы прокурорлар, Эчке эшләр министрлыгы ни карый икән? Татарстанны таратып бетерәләр бит. Депутатлар нәрсә карый? Тотканын берсен утыртып барсалар, икенчеләре куркыр иде. Авыл халкы бит 2 мең сум акчага ай буе эшләп йөри.
1950 елларда үсмер 4 егет күрше авылдан Сабан туеннан кайтканда, юл өстендә Мари-Бүләр авылының су тегермәне була. Тегермән келәте бикле булмый, йозак ватасы юк. Бу егетләр ачып, бер капчык арыш (45 кг) алып, атларына салып китәләр, аек булалар. Кайталар да берсенең өй алдына кертеп куялар. Тегермән хуҗасы боларның артыннан килә, капчыкны кайтарып бирәләр. Тегермәнче боларны гаепләми. Авыл Советы рәисе дә, колхоз рәисе дә үзебезнең авылныкы була. Алар гына соңыннан тикшереп судка бирә. Ул вакытта эшче көчләр бик кирәк булганга, сез дүртегез дә бик яхшы эшләгез, без сезне алып калабыз, диләр. Егетләр ышаналар, көн-төн тир түгәләр. Көзен октябрь айларында аларны судка чакыралар. Һәрберсен 10ар елга төрмәгә утыртып, үзләренә тигән өлешләрен тартып алалар. Менә закон нинди булган элек! Хәзер мондый закон булса, урламаслар иде.
Мөҗәһидан МОРТАЗИН.
Мөслим районы, Исәнсеф авылы.
Комментарии