Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ҖАНИСӘПТӘ НӘРСӘ СОРЫЙЛАР?

Халык санын алу кәгазендә 26 сорау бар, ди. Шул сорауларны газетада бирегез әле, бер җирдә күргәнем юк.

Нәҗип КАМАЛОВ,

Удмуртия Республикасы, Сарапул шәһәре

Җанисәпнең рәсми сайтында www.strana2020.ru өч анкета үрнәге эленгән. Халыкның күпчелегенә Л бланкы биреләчәк, анда 23 сорау бар. Гадәти җенес, туган көн, туган урын, гаилә хәле, белем, фәнни дәрәҗә турындагы сораулар, шулай ук «Ирегез яки хатыныгыз шушы ук хуҗалыкта яшиме?», «Ничә балагыз бар?», «Беренче баланың туган елы?», «Кайчаннан башлап бу торак пунктта яшисез», «Аңарчы кайда яшәдегез?» дигәннәре дә китерелгән.

10нчы сорау: «Урыс телен беләсезме?» 10.1 дигәне дә бар, анысы – «Көндәлек тормышта урыс телен кулланасызмы?»

11нче сорау: «Тагын нинди телләр беләсез?». Җавап язар өчен өч юл бирелгән, шулай ук телсезләр куллана торган ишарә телен белүне дә күрсәтергә мөмкин, «галочка» кую өчен аерым шакмак бар. Кайсы телне көндәлектә кулланасыз, анысын да «галочка» белән билгелисе.

12нче сорау: «Туган телегез». Милләт турында аерым сорала, анысы 14нче сорауда. Кеше берничә туган тел һәм берничә милләтне күрсәтә алачак, бу ирекле. Ләкин исәпләгәндә беренче булып язылганы гына исәпләнәчәк, җанисәп нәтиҗәләре таблицасына беренчесе генә керәчәк. Ә калганнары тулырак анализлап карарга теләгән галимнәр өчен генә кирәк булачак, дип белдергәннәр иде Росстат вәкилләре. Халык санын алып йөрүчеләр моны аңлатып тормаска да мөмкин, шуңа күрә тел һәм милләт турында җавап язганда игътибарлы булыгыз!

17нче сорау – акча чыганаклары турында. Тормыш итү өчен акча каян керә – хезмәт хакы, пенсия, стипендия, эшсезлек буенча пособие – кирәклесен билгелисе. Берничәне сайласагыз, кайсының төп чыганак икәнен күрсәтәсе.

Эш турында сораулар шактый: эш урынында нинди вазифа билисез, төп эш урыныгыз кайсы торак пунктта урнашкан, читкә чыгып эшләгәнегез бармы һ.б.

23нче сорау: «Сез яшәү урыны буенча теркәлгәнме?»

Шулай ук П бланкы да бар, анысында торак шартлары турында 10 сорау. Ә В бланкы Русиядә вакытлыча тукталганнарга биреләчәк.

ГЕРОЙ ИСЕМЕ БЕЛӘН АТАЛГАН

Мин Казанның Авиатөзелеш районында Гафиятуллин урамында яшим. Урамыбыз Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин хөрмәтенә аталган. Безнең буыннар арасында аның батырлыгын белмәгән, аңа сокланмаган кеше юктыр. Ә менә яшьләр белми икән. Беркөнне, урамнан барганда кисәк исемә төшеп, ике оныгымнан: «Гафиятуллинның кем икәнен беләсезме?» дип сораган идем – белмиләр. Олысы: «Берәр язучы булгандыр», – ди. Үзем белгән кадәресен сөйләдем инде. Геройның исемен урамга биргәннәр, анысы өчен рәхмәт. Ләкин исеме, хәтере яшәсен өчен, ул гына җитми, алар турында белгәннәрне яңартып торырга, башкалар белән дә уртаклашырга кирәк икән. Соравым шул: Казанда Бөек Ватан сугышында батырлык күрсәткән кешеләр исеме белән аталган урамнар күпме икән?

САМАТ бабай,

Казан шәһәре

Казан шәһәре мэриясенең рәсми сайтында эленгән документ буенча, Казанда Бөек Ватан сугышында катнашучылар исеме белән аталган 97 урам бар. Иң күбе – Совет районында, анда шундый 32 урам санадык. Шулай ук Бөек Ватан сугышы белән бәйле Панфиловчылар, Ленинград, Волгоград, Җиңү, Җиңү Проспекты, Җәлилчеләр, Җиңүнең 40 еллыгы, Җиңүнең 65 еллыгы кебек урамнар да бар.

БЕЛҮЧЕ БУЛМАСМЫ?

Миндә ХОБЛ (хроник обструктив үпкә чире) дигән диагноз. Шуннан халык медицинасы ярдәмендә дәваланган кеше юк микән? Булса, бәлки, газетада уртаклашыр.

Наил МӨЛЕКОВ,

Теләче районы, Олы Кибәхуҗа авылы

Авылыбыз мәхәлләсе исеменнән сорыйбыз

«Безнең гәҗит»не беренче чыга башлаган көннәрдән үк бик яратып укып барабыз. 2014нче елның 14нче апрелендә Илфат Фәйзрахманов белән очрашуда да булдык. Анда ул лотереяга бүләк откан әбүнәчеләрне котлады. Миңа стена сәгате бүләк иткән иде. Ул әле хәзер дә йөри.

Инде бүген шалтыратуымның сәбәбенә килгәндә, сезгә авылыбыз мәхәлләсе исеменнән мөрәҗәгать итәм. Яшел Үзән районының Зур Өтәк (Городище) авылында мәчет төзелә башлады. Авылыбыз борынгы булса да, алай зур түгел. Әлеге изге эшне башкарып чыгу өчен читтә яшәүче авылдашларыбызның, теләге булган һәммә кешенең ярдәменә мохтаҗ без. Шуңа күрә дә «Безнең гәҗит» битләрендә бу хакта игълан бастырып чыгарсагыз, бик рәхмәтле булыр идек. Гәҗитне бик күп халык укый бит. Шәт, файдасы тими калмас.

Ихтирам белән, Рузалия ХӨСӘЕНОВА,

Яшел Үзән районы, Зур Өтәк (Городище) авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда алдан вакытын килешеп очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии