Талант кадере

– Сезнең халыкта талантлы кешеләрнең кадерен беләләрме? – дип сорады миннән азәрбайҗан дустым. – Бездә, гомумән, Кавказда, кеше үз сәләте белән кечкенә генә эш күрсәтүгә, аны шундук күтәреп алырга гына торалар.

Җамал атлы бу танышымның сүзләре мине уйга салды. Чыннан да, татарда талантның кадере бармы? Шәхес вафат булгач, әлбәттә, яхшы кеше иде, дип сөйлибез сөйләвен, ә исән чакта…

халкының иң моңлы улларының берсе Таһир Якупов язмышы искә төште. Совет заманында милләт, дип авыз ачарга, телендә бер сүз әйтергә ярамаган вакытта, күңелләребезне гаҗәеп матур, моңлы тавышы белән сугарган шәхес бүген онытылып та бара инде. Замандаш артистлар аның турында сөйләгәндә, бик авыр шартларда яшәвен, ач булуын әйтә. Кемгә керсә дә, бер сынык ипи сораган ул. Таһир Якупов, кышкы салкын көннәрдә, Казан урамнарында җәйге пәлтә киеп туңып йөргән. Аның эчкечелеккә бирелүе дә, шуның аркасында якты дөньядан китеп баруы да мәгълүм. Ул сәхнәдә нибарысы 18 ел гына эшләп кала. Халык шушы талантлы улын сакламаган, бигрәк тә янәшәсендә йөргән артистлар, Казан халкы аның кадерен белмәгән. Таһирның матур тавышыннан көнләшүче җырчылар да күп булган, менә шулар аны эчкечелек сазлыгына батырды да инде, дип әйткәннәрен дә ишетергә туры килде.

Кадер белү дигәннән, җырчы Гөлсем Сөләйманова хакында нигә хәзер аны искә дә алмыйлар икән, дигән уйлар башка килә. Безнең әти-әниләрнең яшьлек сандугачы булган бу җырчының исеме олы хөрмәткә лаек. «Татар радиосы»на көн саен килеп тере тавышка җырлап йөргән бөек җырчы ул! Җырчының тавышына гашыйк кешеләр, үзен күрер өчен, урамда, аның радиодан чыгуын көтеп ала торган булганнар. Гөлсем Сөләйманованың репертуарында яттан белгән 400ләп җыр булган. «Без аны елый-елый тыңлый идек», дип искә алучылар әле бүген дә исән. Рәшит Ваһапов белән бер чорда иҗат иткән бу җырчының исеме еллар тузанына күмелеп калды. Гәрчә, Ваһаповны якташлары, Сергач мишәрләре халыкка кабат кайтарды: аның исемендә бик әйбәт җыр фестивале үтә. Рәхмәт аларга!

Гөлсем Сөләйманованың рухы бүген туган халкына рәнҗеп ята кебек. Шунысы үзенчәлекле, Таһир Якупов та, Гөлсем Сөләйманова да – Казанның Яңа бистә балалары. Алар исеме белән башкалада хет бер кечкенә урам аталсын иде. Шушы кадерсезлекне күреп йөрәк әрни.

Ул гомеренең соңгы елларында Казаның үзәк базарында көнбагыш сатып көн күрде, – диде миңа Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә солист булып эшләгән бер җырчы (исемен билгеле сәбәпләр аркасында әйтмим).

Сүз без радиодан көтеп алып тыңлый торган җырчы Нәфисә Василова турында бара. Үзенчәлекле, альт тавышлы бу башкаручыны онытырлыкмыни?! Анастасия Васильева керәшен җырлары белән генә түгел эстрада моңнары белән дә безнең йөрәкләрдә урын алган иде. Нәфисә Василова (аның сәхнә псевдонимы) гомере буе җыр-бию ансамбленең иң якты йолдызы булды. Инде картаеп эштән киткәч, акча җитмәүдән, дәүләт ярдәме булмаганлыктан сату иткән ул базарда. Ә бит аны түр башында гына утыртырлык иде.

Бүген шунысы сөендерә, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова кебек бөек җырчыларыбызны кадерлиләр. Беренче президентыбыз Минтимер Шәймиевка рәхмәт! Ул бик күп өлкән яшьтәге шәхесләребезгә илтифатлык күрсәтте. Ә шулай да Казанда, республикабызның төрле авыл-калаларында бик күп татарның хөрмәткә лаек кешеләре картлыкларын авыр шартларда үткәрәләр. Миңа калса андыйларны барлау, эзләп табу эшен хөкүмәтебез башлап җибәрергә тиеш. Милләт, халык алдында гомер буе яки кайчандыр аеруча ихтирам, дан казанган кешеләребезне яклау, саклау буенча канун кирәк. Атказанган исеме тамак туйдырмый, орден-медальләргә ия булып та ач-ялангач яшәү нигә кирәк? Ул Совет чорында эшләде, дип талантларыбызны рәнҗетмик. Исән чакта кадерләп калыйк!

Мондый талант ияләре Татарстанның барлык калаларында да бар иделәр. Исемнәрен хәзер картлар гына беләдер.

Бүген онытылып барган җырчыларны мисал итеп китердек, мондыйлар язучылар, рәссамнар, композиторлар арасында да байтак. Күпчелеге, Казан каласында, истәлеккә калган аклы-каралы фотосурәтләрен барлап көн күрә.

халкының үз талантлы ул-кызларының кадерен белүенә көнләшеп куйдым. Нигә без – татарларда ул сыйфат юк икән? Көнчелек-хөсетлекне читкә куеп милләтне менә шул яктан яңарта башласак иде. Бүгенге көн үткәннәрдән башлана. Бөекләрне үлгәч түгел, исән чакта кадерлик…

Мирһади РАЗОВ.

Комментарии