Халык күпмегә түзәр?

Авылны күтәрергә кирәк дип күпме генә сөйләсәләр дә, элекке гөрләп торган күмәк хуҗалыклар юк инде ул. Таралдылар – кемгә зыяны тигән булгандыр. Хәзер менә авыл халкына эш бетте, сугыш вакытында да ябылмаган мәктәпләр ябылды, медпунктларда эшләргә кешеләр юк – медицина белгечләре авылга кайтмый. Гөрләп торган фермаларны хуҗалар, өстән кушу буенчадыр, сүтеп, сатып, таратып бетерделәр. Аерым хуҗалыклар гына 8-10ар баш сыер асрап, авылны күтәрү мөмкин хәлме соң? Дөрес, аларга дәүләт икешәр миллион сум акча тарата, ә шул ярдәмне колхозлар таралганчы, бөтен авыл халкы тулы куәткә эшләп торганда биреп булмый иде микәнни?
Күпме басу-кырлар сөрелмичә кала, җирнең беркемгә кирәге юк. Чөнки аны эшкәртергә алган техникасын, ягулыгын исәпләсәң, үстергән икмәгең алтын бәясенә төшә, ә шул ашлыкны дәүләт юк кына бәягә сатып ала. Ягулык дигәннән, анысы күмәк хуҗалык кесәсенә генә сугып калмый, һәр кешегә кагыла. Хәзер бит машина пенсионер өчен дә, инвалид кеше өчен дә кирәк нәрсә, ә 1 литр ягулыкның бәясе 30 сумга җитә. Күптән түгел генә әнә: «Бензин бәясе 14 тиенгә төште», – дип, радиодан лаф ордылар. Ничек оялмыйча хәбәр итәләр диген!
Пенсионерга, инвалидка ягулыкка бераз субсидия бирсәләр, яисә пенсияне арттырсалар, бик ярап куяр иде…
Авылларда хәзер дәвалау урыннары – хастаханәләр ябылып бетте. Безнең Азнакай районында гына да гөрләп эшләп торган Актүбә, Тымытык, Вахитов совхозы, Чалпы, Сәпәй дәвалау оешмалары ябылды, ә бит андагы табиблар Азнакай хастаханәсендә эшли торган табиблардан хәзерге кешегә яхшы мөгамәләдә булулары белән нык аерылып торалар иде. Хәзер инде , авырса, хәле ничек булуга карамастан, Азнакайга ук барып дәваланырга тиеш. Ул гына да түгел, Азнакайның үзендә дә хәзер ялан кадәр палаталарда нибары икешәр урын куелган, анда эләксәң, 10-12 көн ятасың да, тереләсеңме-юкмы, кайтарып җибәрәләр, законы шундый.
Әйе, хастаханәгә кереп ятып дәвалану хәзер зур проблемага әйләнде. Ятып дәвалану бәхете тәтегән очракта да, анда пенсионерларга игътибар шуның кадәр генә. Кардиология бүлегенә эләгү бигрәк тә кыен, чөнки урын җитми, ә йөрәк-кан тамырлары чирләреннән иза чигүчеләр бик күп.
Яшьләргә эш юк, ә фатир сатып алу өчен кайсыдыр «акыллы башы» уйлап тапкан ипотека дигән нәрсә яшьләрне үлгәнче түләргә җитәрлек бурычка батыра. Советлар чорында эшләгән кешеләргә бушлай бирелгән фатирлар нишләп хәзер түләргә хәлең җитмәслек кыйммәт икән, нигә дәүләт аның 50 процентын булса да күтәрми?
Ни өчен югары уку йортларында белем алу түләүле? Укыган атлы кыланып, акча түләп кенә диплом алып чыккан табиб кешене дәвалау түгел, аны үтерергә генә сәләтле була түгелме соң?
Ни өчен мәктәп балаларын БДИ белән җәзалыйлар? Шул имтихан белән куркытылган, аны бирә алмаганнан, яисә бирә алмам дип коты очканнан үз-үзенә кул салган үсмерләрнең санын исәпкә алучылар бар микән?
Ни өчен күчемсез милек бөтенләе белән олигархлар, башлыклар кулында гына?
Безнең районда булган хәлләрнең барысын да язып тормыйм, бары тик базар вакыйгаларына гына тукталам. Аны бездә элекке башлык Мансур Хәйретдинов үзләштерде. Нәтиҗәсе шул: хәзерге көндә Азнакай базары ташландык хәлдә, ул хуҗасына акча җыю өчен генә кирәк. Өстәлләр җимерек – әйбереңне куеп сатарлык түгел. Кышын, хәтта буранлы көннәрдә дә, шул кар баскан өстәлләр арасында, көзен-язын исә – яңгыр астында, авыл кешесе, пенсионерлар, үзләре җитештергән продукцияләрне алып килеп, аягүрә басып саталар. Әгәр кирәк икән, үзең өстәл яса, үзең урындык алып кил, кулчатырыңны тотып торган хәлдә сату ит. Ә шул басып торган җир өчен акча сорап, яныңа тиз арада килеп җитәләр. «Пенсионер урын өчен түләргә тиеш түгел бит», – дисәк, «Һәр базарның – үз законы, түләмәсәң, теләсәң кая китеп сат», – диләр, бу – директорның җавабы. Якын-тирәдәге Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләрендәге базарларны күрдек, андагы сатучылар пыяла павильоннар эчендә, җылыда, өс киемнәрен салып куеп, сату итәләр. Утырып ял итәргә дә мөмкинлекләр тудырылган. Бу хакта мин үзебезнең базар директорына әйтеп караган идем: «Бернинди павильонга да, түбә астына ышыкланырга да өметләнмәгез», – диде.
Базар ул, минем белүемчә, муниципаль җирлек идарәсе карамагында булырга тиеш. Ә болай аерым кеше кулындагы базардан кергән керем дә хуҗасының кесәсен генә калынайта бит. Керемнең 30-40 проценты гына булса да, базарда сату итүчеләргә уңайлы шартлар тудыру өчен тотылса, ничек яхшы булыр иде! Юк шул, кая инде җайлы урыннарда сату итүгә өметләнү, «Бу урыннан кумаганга рәхмәт әйтегез!» – диләр бит әле. Пенсионерларга бөтенләй көн юк: «Бу карчыкларны моннан куып җибәрергә, түләүле машина кую урыны ясарга кирәк», – монысы да базар директорының сүзе.
Пенсионерларның пенсиясен арттырабыз, дигән булалар, артмый ул, инфляция күпме булса, шуны капларлык чамада, тиенләп кенә арта.
Бу дөньяда сугыш чоры балаларының барлыгын депутатлар да, Президент та танырга теләми. Ни өчен? Әтиләре сугышта ятып калган, яисә хәбәрсез югалганнарның – ил өчен башын салган солдатларның балаларына да бит инде хәзер 70-80 яшь тирәсе. Алар сугыштан соңгы елларда ятимлектә, ач-ялангач булып, әтиләре әйләнеп кайткан балаларга кызыгып, кимсенеп яшәделәр. Әтиле балалар, әтиләренә бирелгән ташламалардан файдаланып, белем дә алдылар, хәзер исә оныклары машиналы, фатирлы булды. Ә үлеп калганнарның һәм хәбәрсез югалганнарның балаларына кадерле дәүләтебез нинди ярдәм күрсәтте? Аларны әллә кайчан инде тыл хезмәтчәннәренә тиң күреп, хөкүмәт кайгыртучанлык күрсәтергә тиеш, ләбаса! Илебезнең шуңа да хәле юкмыни соң? Урланган акчаларны кире кайтару турында да бер җылы сүз чыкканы юк әле элекке һәм яңа сайланган (хәер, анысы да элекке бит инде аның) Президент авызыннан…
Менә болар барысы да – халык проблемасы, социаль проблемалар. Әмма яңа сайланган Президент Путинның программасында болар турында бер генә сүз дә юк, чөнки аны үзгәртү үткәннәргә кире кайту булыр иде. Димәк, шулай булгач, халык файдасына яхшылык өмет итәсе юк, халыкны моңа кадәр ничек талаганнар, алга таба да шулай талау дәвам иттереләчәк дигән сүз.
Талауга нәрсә керә соң? Түләүле медицина, түләүле югары уку йортлары, түләүле фатирлар, түләүле җир, салымнар, коммуналь-торак хезмәтләренә күтәрә алмаслык түләүләр һәм башкалар, һәм башкалар… Ә бөтен халык байлыгы булган нефть, газ халыкныкы түгел хәзер – скважиналары аерым кешеләр кулында булгач, ул байлык та аерым кешеләр кесәсенә ага. Халык боларның барысын да күреп тора, түрәләргә – чиновникларга нәфрәте арта. Әйе, хәзергә халык түзә әле, әмма моның бер чиге булмас дип, кем ышандыра ала?
Әнисә ИСХАКОВА (ХӘМИДУЛЛИНА),
хезмәт ветераны.

Комментарии