«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ИЗГЕ РАМАЗАН АЕ ҖИТКӘНДӘ УЙЛАНУЛАР

Русия Федерациясе исерткеч эчемлекләр куллану буенча дөньякүләм алдынгы урынны тота. Татарстан да артта калган төбәкләрдән түгел. Милли республикабыз өчен бу бер дә матур күренеш булып тормый, анысы. Казандагы азык-төлек кибетләренең күбесендә исерткеч эчемлекләр сатыла. Изге Рамазан ае җитә. Бу айда Чечен республикасы кибетләрендә исерткеч эчемлекләр сату тыелып торганлыгы мәгълүм. Изге Рамазан аенда республикабыз җирлегендә аракы сатуны гомумән дә туктатып торсалар, нинди саваплы эш башкарылыр иде. Бездә мондый хәл кайчан булыр икән?

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ

Казан шәһәре

ФАТИРНЫ КАЙТАРЫП БУЛЫРМЫ?

Әтиебез 2011нче елда үлеп китте. Ул сугыш ветераны иде, шунлыктан 2009нчы елда аңа Актанышта фатир бирделәр, ул әти исемендә иде. Әти үлгәч, фатирын энебез үз исеменә яздырды. Хәзерге вакытта ул аны яллап яшәргә кешеләргә арендага бирә, үзе анда тормый. Проблема шунда: 92 яшьлек әниебез бар. Ул аягы сынып, урын өстендә ята, аны күптәннән карыйбыз. Әле бер сеңлемдә, әле миндә яши. Сеңлемнең әнине карарга сәламәтлеге мөмкинлек бирмәсә, мине башка мәсьәлә борчый: кечкенә генә авыл өендә яшибез, әни бәдрәфкә чыга алмагач, йомышын да өйдә генә үти хәзер. Бик кыен. Безнең әни тыл хезмәтчәне (труженик тыла). Әтинең фатирын энебездән алып, кабат әни исеменә рәсмиләштереп буламы икән? Әгәр булса, әнине шул фатирга күчендереп, бертуганнарыбыз белән чиратлашып карар идек…

Земфира МИҢНЕХАНОВА

Зәй районы, Поповка авылы

Сезнең мәсьәлә буенча Актаныш районы прокуроры ярдәмчесе Габидуллин Илмир Альберт улы белән сөйләштек:

– Әнисе белән әтисе законлы никахта торган булсалар, бу мөмкин хәл. Прокурор тикшерүе үткәреп, тиешле чараларын күрербез. Земфира ханым безгә үзе килсә яхшырак.10нчы яки 11нче майда, яки соңрак килсә мөмкин. Гаризаларын алып калырмын. Үзенең нинди документлары бар – алып килсен, моны тикшерербез, – диде ул.

ПОЧТА – КИБЕТ ТҮГЕЛ УЛ!

Авылыбызда кечкенә генә бинада почта бүлекчәбез эшләп килә. Почтага керсәң, анда ашау-эчү товарлары гына түгел, порошок, резин әйберләр, галушлар, орлыклар тулып ята. Гәҗит карарга дип керәсең, ә күзең бөтенләй башка әйберләргә төшә инде, кыскасы. Әле аларның хакы да югары!

Почтада гәҗит, открытка, посылка тартмалары торса, күңеллерәк булыр иде. Почта бүлеге җитәкчебез Мөслимә Сабирова үз эшен бик төгәл эшли, әмма менә шушы продукция аларның эшен бик катлауландыра. Сумкаларына тыгып йөрергә, сатарга кирәк – артык йөк бит ул алар өчен. Бәяләре кибеттәге белән чагыштырганда кыйммәтрәк булгач, халык алмый да инде аны. Аннан соң, бәләкәй генә бер почта бүлегендә резин әйберсе, кумак агулары белән беррәттән ашау-эчү тәм-томы: чәй, прәннек бергә торырга тиешме икән соң ул? Тиеш түгел, әлбәттә!

Почта булса – почта булсын. Ник аннан кибет ясарга соң?

Мәүлидә ГАЙСИНА

Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан әнә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә иртәнге сәгать 10нан 13.00 сәгатькә кадәр аралашабыз. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне 8 (843) 239-03-53 яки 8 927-039-03-53 номерларына шалтыратып җиткерергә мөмкин.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии