- 08.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №18 (7 май)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Арча шәһәренең Көньяк урамын икегә бүлә торган елга бар. Элек-электән, кыш җитү белән, әлеге елгада балалар тау шуа иде. Мин дә бала чагымда шул тауда уйнарга бик яраттым. Яз җитү белән, кар эри башлауга, урамда яшәүче барлык бала-чага ташу карарга чыга иде. Тик елдан-ел ярда (әллә инде интернет заманы җиткәнгә, әллә урамыбызда балалар аз булганга) балалар сирәгрәк күренә башлады. Елга чүпкә күмелде, мөгаен, балалар булмагач, халык чүп ташларга ярый дигән фикергә килгәндер. Ә бит заманында нинди чиста, матур бер күренеш булып торды бу яр!
Көньяк урамында яшәүче Вәкил Сөнгатов, эшне үз кулына алып, елганы чистарту белән шөгыльләнә башлады. Үз көче белән төрледән-төрле агачлар алып кайтып утыртты. Бүген елгабыз танымаслык булып үзгәрде. Анда миләш, чыршы, каен агачлары, гөлҗимеш куаклары үсеп утыра. Елганы ял паркы белән чагыштырырга була. Вәкил Сөнгатов хатыны Әлфия апа белән яңа утыртылган агачларга даими су сибеп, төпләндереп тора. Һәр елны яңа агачлар утырта. «Мин табигатьне бик яратам, елганың «үлеп» баруын күрү бик күңелсез хәл, шуңа аны чистартырга алындым», – дип сөйли Вәкил Сөнгатов. Алардан үрнәк алып, әлеге урамда яшәүчеләр дә һәр яз елганы чүпләрдән арындыра, чисталыгын сакларга тырыша.
Беркөнне укудан кайтып барышлый Вәкил абыйның сыерчык оялары ясаганын күреп алдым. «Агачлар инде хәйран зур үсте, кошлар да ояласа, тагын да күңеллерәк булыр иде бит, үзебез дә гел аларны күзәтеп йөрер идек», – ди күршем. Үз гомерендә табигатьне яшелләндерүгә өлеш кертмичә, бер агач утыртмаган кешеләр дә бар бит!
Вәкил Сөнгатов кебек кешеләр күбрәк булсын иде арабызда! Чыннан да, табигатьне саклау, аны даими рәвештә яшелләндерү – һәрберебезнең бурычы, дип саныйм мин.
Илүзә ГАЛИМҖАНОВА.
КФУ (Гаммәви коммуникация һәм социаль фәннәр институты) шәкерте.
Комментарии