Пакьлеккә омтылу

Пакьлеккә омтылу

Үткән көн эшләремә нәтиҗәләр ясап, әкрен генә уйлана-уйлана, өйгә кайтып барам. Ун-унбиш метр гына миннән алдан бер төркем укучылар кайта. Кинәт авыл өстендә көндезге азан тавышы яңгырый башлады. Укучылар көлешә-көлешә сөйләшеп бара торган җирләреннән шып туктап калдылар, азан тыңлыйлар. Мин дә әкрен генә аларга якынлаштым. Азан тавышы да тынды. Укучыларым миңа: «Рузилә апа, азан тавышын ишеткәндә, кайда булсаң да, нишләсәң дә туктап, күңелеңнән яхшы теләкләр теләп, тын гына тыңларга кирәк икән, безгә Рәшидә абыстай шулай өйрәтте», – диделәр. Оялып киттем. «Искәртүегезгә рәхмәт, балалар, моннан соң мин дә шулай эшләрмен», – дидем. Ә үзем, шушы балаларга карап, эчемнән генә шундый сөендем. Һәрберсенең йөзләрендә нур балкый, иман нуры. Бу балаларның киләчәктә яхшы күңелле, инсафлы булачакларына ышанып куандым мин.

Рәшидә апа, Рәшидә Хөсәеновна, инде хәзер Рәшидә абыстай! Гомере буе мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия бирде. 42 ел буе укучыларга рус теленнән таләпчән укытучы, укытучыларга яхшы остаз булды ул. Дәрес укыту белән бергә 22 елын да мәктәптә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләде. Яңа гына кулына диплом алып кайткан яшь белгечләргә Рәшидә апа чын мәгънәсендә тәҗрибә мәктәбе булды. Үзе белемле, үзе таләпчән, һәрвакыт эзләнүчән, әллә ниләр уйлап табарга сәләтле һәм һәрбер эштә тәртип, пөхтәлек күреп сокландык без аңа. Укыткан дәверендә ул чын мәгънәсендә Укытучы иде. Лаеклы ялга чыккач та тик ятмады, газета-журналларга мәкаләләр язды, авыл, районның үзешчән сәнгатендә катнашты.

Инде менә ундүрт ел дәвамында башта үзлегеннән, аннан Мамадыштагы мәдрәсәгә йөреп, дини белемнәрне үзләштерде, гарәп графикасын өйрәнеп, Коръән уку серләренә өйрәнде. Хаҗ кылып кайтты.

Билгеле бер вакыт җиткәч, һәркем нинди һөнәр иясе булуына карамастан (гәрчә моңа кадәр зур-зур уку йортлары тәмамласа да), үзенең дини белемнәргә дә мохтаҗ икәнлеген аңлый башлый. Бу яктан безнең авыл халкы бик бәхетле. Рәшидә абыстай вәгазьләрен сәгатьләр буе тыңласаң да ялыкмыйсың. Һәр атнаның пәнҗешәмбесендә мәктәпкә килеп, укучыларга да әхлак дәресләре үткәреп китәргә өлгерә ул. Тормышның иң гади һәм шул ук вакытта иң кирәкле кануны, тәрбиянең төп нигезе булган «ярый белән ярамый», «яхшы белән начар», «хәләл белән хәрам»ның нәрсә икәнен бик тә үтемле итеп аңлата ул. Кешегә игелек эшләсәң – яхшы, «кое казу» – начар, тир түгеп тапкан мал – хәләл, кеше өлешенә кереп, урлашып җыйганы – хәрам, кемнедер бәладән коткару – савап, бәлагә батыру – гөнаһ һәм башкалар. Кыскасы, бала кечкенәдән тормышның шушы гап-гади кагыйдәләрен үзләштереп, җанына сеңдереп үссә, киләчәктә әдәп-әхлак кагыйдәләренең һәммәсенә ия була алыр. Рәшидә абыстай шулай ук авылыбызның төрле яшьтәге 29 әби-апасын, ханым-туташын атнага бер көн Коръән уку серләренә өйрәтә. Һәммәсенең дә яулыклары – ак, йөзләре – иманлы. Беренче группада шөгыльләнүче 17 шәкерте, инде өч ел аның дәресләрен тыңлап, хәзер Коръән-Кәримне матур мәкам белән мөстәкыйль укыйлар. Икенче төркемдә 12 укучы. Группа бу уку елында гына оешса да, әлифба өлешен тәмамлап, «Һәфтияк шәриф»не укыйлар. Һәр дәресе башта вәгазьләр укудан башлана. Онытылган йола, гореф-гадәтләрне искә төшереп, киләчәк буыннарга өйрәтеп калдырырга тырыша. Тылсымлы, ягымлы сүзләр белән кешенең эчке дөньясына үтеп кереп, матур гына әхлак орлыкларын чәчә. Һәр дәресенә яки кемгә дә булса Коръән ашы уздырумы, һәммәсенә, нәкъ мәктәптә укыткан елларындагы кебек, темасын, максатын куеп, дәрес-конспектлар язып әзерләнә ул. Әйе, Рәшидә абыстайның һәр дәресе күңелләргә рухи байлык өсти, пакьлеккә юл күрсәтә. Бүгенге көндә динебезнең кеше күңелен фәкать пакьләүгә юнәлдерелгән тәрбия чарасы икәнен аңлаган хәлдә, рәхим-шәфкатьле, тәрбияле дәвамчы үстерәсе килгән һәрбер ата-ана баласына дин сабагы укытуны тыймый инде. Заманында динебезне тыйган ачы тәҗрибә тәрбия өлкәсендә җибәргән хата-ялгышларыбызны күпсанлы мисаллар белән күрсәтте һәм күрсәтә тора

 Рузилә ГАТИНА.

 Мамадыш районы, Урта Кирмән авылы.

Комментарии