- 08.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №18 (7 май)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Ун елда Казаныбыз күзгә күренеп зурайды, матурланды. Моңа бигрәк тә узган елда үткәрелгән Универсиада этәргеч бирде, билгеле. Хәрабә хәлендә булган күп кенә биналар яңартылды, ремонтланды, яңа, заманча корылмалар пәйда булды. Тарихи кыйммәте булган йортлар да төзекләндерелде. Шәһәрнең җәмәгать транспорты эшчәнлеге дә күпкә уңайлы эшләнде, тик менә тукталышларга гына игътибар җитеп бетмәде төсле. Аларның күбесе халыкка транспорт көтеп тору өчен җайлаштырылмаган. Кышын кардан, көз-яз-җәй айларында яңгырдан сакланып, ышыкланырлык итеп эшләнелмәгән тукталышлар. Халык, пингвиннар кебек, бергә өелешеп, бер-берсенә ышыкланып басып торырга мәҗбүр. Шул тукталышлар янәшәсенә азык-төлек, гәҗит-журнал сата торган кибетләрне бик тиз төзеп куя беләләр, тик тукталыш чатырларын гына халыкка җайлы эшләмиләр. Ул кибетләрне төзер өчен шәһәр хакимиятеннән рөхсәт алырга кирәктер бит. Әгәр дә тукталыштагы кибеткә тоташтырып, халык транспорт көтә торган җирне дә әйбәтләп эшләгез дисәләр, кибет хуҗалары моны эшләми калмас иде. Элек, өч ягы капланган, җил-яңгырдан сакланырдай, өстәвенә 6-7 кеше утырырдай эскәмиясе булган транспорт көтү урыннары бар иде. Алар заманча түгел, ямьсез дип алып атып, яңаларын куйдылар. Тик ул пыяладан эшләнгән яңа тукталыш урыннары бернигә дә яраксыз. Тукталышларда һәлакәтләр дә еш булып тора. Шуңа да, бераз сакланырлык булса да корылма ясап куйсалар, комачау итмәс иде. Бу минем фикер генә түгел, күп кеше тукталышларның җайсыз булуына зарлана. Халык фикерен дә искә алсын иде җитәкчеләр.
Сөләйман ШАКИРОВ.
Казан шәһәре.
Комментарии