- 08.05.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №17 (4 май)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Соңгы елларда «волонтер» исемле сүз киң тарала башлады. Волонтерлар турында күпләр ишеткән, ләкин аларның кем икәнен белмәүчеләр дә бардыр. Яшьләр арасында һәр икенчесе волонтер дисәк тә, дөрес булыр. Шулай да кем соң ул? Нәрсә белән шөгыльләнә?
«Волонтер» – инглиз теленнән «үз теләге белән ярдәм итүче» дип тәрҗемә ителә. Алар элеккеге тимурчыларны хәтерләтә. Нинди генә чара, бәйрәм, ярыш, тантана булмасын, барысы да волонтерлар ярдәме белән үткәрелә. Волонтерлар – бик җаваплы, актив кешеләр. Уңганнар, булганнар. Чаралардан тыш, хәйрия эшләре дә волонтерларны урап узмый. Алар ятимнәргә, ялгыз картларга ярдәм итәргә ашыга. Казанда волонтерларның оешмалары күп. Менә 2013 елда булачак Универсиада да бик күп волонтерлар эшләячәк. Укучылар, студентлар гына волонтер була, дип уйламагыз. Кайбер олы яшьтәге кешеләр дә алар рәтенә керергә үз теләкләрен белдерә. Күрәсең, яшьләрдән калышмыйча, замана белән бергә атлыйсылары киләдер. Мондый бердәмлек зур уңышларга ирешергә мөмкинлек бирер, дип уйлыйм.
Волонтер булу ул – үзенә күрә бер тормыш тәҗрибәсен туплау, төрле илдән килгән кешеләр белән аралашу, яңа дуслар табу, чит телләр өйрәнү, сабырлык, түземлек, армый-талмый, «энерджайзер» кебек, һәрвакыт активлык рухында тору. Әлбәттә, волонтерларга хезмәтләре өчен акча түләмиләр. Ләкин алар күп нәрсәгә өйрәнә, үзләренең нәрсәгә сәләтле икәнлекләрен күрсәтә алалар. Белгәнебезчә, миллионлаган кешеләр яхшылык эшли һәм аның өчен бернәрсә сорамый. Моның белән үзенә канәгатьләнү ала, кемдер алдында торган бурычын түли.
Мин волонтерлар рәтендә күптән түгел әле. Әмма бу әкияти дөньядан бер дә чыгасы килми. Яхшы гамәлләр кылу, мохтаҗларга булышу күңелгә рәхәтлек өсти. Шундый хисләр белән яшәү дөньямны ямьгә күмә. Һәрберебез үзара ярдәмләшеп яшәсәк, киләчәгебез якты булыр. Син дә волонтерлар рәтенә бас һәм дөньяда изгелек тагын да артыр.
Айгөл МИНҺАҖЕВА.
Казан шәһәре.

Комментарии