Келәм – байлык билгесе

Келәм – байлык билгесе

Хәзер шәһәр пенсионерлары язын-көзен үз бакчаларында яшәргә тырыша. Мин дә шул кешеләр рәтендә.

Бакчабызның сул як күршесе – кече кызыбыз Ләйсәннең кайнанасы. Кодагыебыз белән бик дус яшибез. Бер көнне кодагый зур булмаган матур гына келәмне юды да, эләр өчен урын эзләп йөри. Шул арада аны кайчан, ничек итеп алганын да сөйләп бирде. Әйбәт эшләгән өчен, шушы келәмгә талон биргән булганнар. Яшьлегем истәлеге, ди. Шуңа күрә югалтасы да килми, гел чиста, матур итеп тотарга тырыша.

Ул үзенекен сөйләгәндә, минем дә беренче келәм алган вакыт искә төште. Хатыным Гөлнур белән икебез дә өчәр сменалы «Оргсинтез» берләшмәсендә эшлибез. Ике балабыз бар. Эшкә беребез бара, икенчебез кайта. Күпмедер вакыт балалар үзләре генә дә калып торалар. Безгә дә «цехком»нан берәр талон бирделәр. Без инде бик шатланып риза булдык. Кибет хуҗасы складка кереп, үзебезгә үк сайлап алу мөмкинлеге дә бирде. «Хуҗа»ның шундый юмартлыгы өчен әйбәт кенә «сәдака»сын да биреп, коверларны алып кайтып, балалар йоклый торган бүлмәгә стенага элеп куйдык. Безнең йортка да «байлык билгесе» керә башлады.

Келәм ул «байлык билгесе» генә түгел, яраткан кешеңне югалту билгесе дә икән. Хатынымның туганы армиядә ике ел хезмәт итеп, зифа буйлы, чибәр егет булып кайта. Ул да «Оргсинтез»га эшкә урнаша. Андый егетләргә кызларның күзе төшә. Бер атнада авылга кайткач, шәһәрдән кайткан кунак кызы белән таныша. Шактый вакыт бергә дуслашып йөриләр. Энебезнең инде гаилә корасы, башлы-күзле дә буласы килә. Теге кыз егетен әти-әнисе белән таныштыру өчен үзләренә чакыра. Идән-стеналарында келәм икән боларның. Егетне бик шатланып каршы алалар, тик энебез үзе генә уйга кала. «Мин бит заводның тулай торагында гына яшим... » Сөйгәненә дә шулай дип аңлата. Яшьләр аерылышалар. Сәбәбе – әнә шул «байлык билгесе» була.

Хәзер инде ул коверлар белән берәүне дә шаккаттыра алмыйсың. Алар күптән инде стеналардан идәнгә төшеп ятты. Шулай да теге ике келәм әле дә яшь вакытларны искә төшерә.

Рафаил БӘЙРӘМОВ,

Әтнә районы, Казан Үртәме авылы

Комментарии