Бүгенгенең «Ак чәчәкләре»

Чаллы шәһәренең халык телендә 2нче поликлиника дип йөртелүче больницасы янындагы парк буйлап ике ханым бара. Болар икесе дә шушы больницада дәваланучылар. Көнлек дәваны алып бетереп, паркка һава суларга чыгышлары. Сүз иярә сүз китте дә, боларның икесенең дә сугыш чоры балалары булуы ачыкланды. Икесе дә медицина училищесын тәмамлаганнар, фельдшер булып эшләгәннәр. Бүген икесе дә лаеклы ялда. Нишлисең бит, язмышлардан узмышлар юк, күпме авырлыкларга ярдәм күрсәткән, никадәр кан биргән бу ханымнар бүген үзләре гематология бүлеге пациентлары.

Хатымны да шушы бүлектә дәваланучылар үтенече буенча язам. Бүлек җитәкчесе Айдар Марсель улы Фәттахов һәм дәвалаучы табибә Альбина Вадим кызы Мостафина үз эшенең чын осталары. Авыручылар бихисап хәзер. Аларның һәрберсенә җылы караш, игътибар кирәк. Бу табибларның һәркемгә тигез карауларына сокланмый булмый. Шулай ук алар билгеләгән дәваларны җиренә җиткереп башкаручы шәфкать туташларын да бер сүз белән генә булса да искә аласым килә. Өлкән шәфкать туташы Анфиса Александровна кул астында эшләүче Сәлимә, Фәридә, Кәримә, Роза, Ләйсән, Лиана, Ларисаларга ничек рәхмәт әйтмисең инде? Әле тагын санитаркалар, пешекчеләр… Һәркем үз эшенә җаваплы карый торган искиткеч коллектив икән анда. Берсендә түзмәдем, көн дә, төн дә авырулар янында кайнашкан Альбина ханымнан сорап куйдым: «Сезнең улыгыз башлангыч сыйныфта гына укый бит, аны мәктәпкә илтеп, каршы алучыгыз бармы соң?» «Юк шул, – диде ул. – Мәктәпкә иртән-иртүк илтеп, иң соңыннан алырга туры килә инде. Бакчага йөргәндә дә шулай туры килде. Безгә хәтта үпкәсе дә бар».

Телеэкраннарга Г. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы буенча төшерелгән фильм чыкты. Альбина ханым белән Айдар әфәндене мин шундагы геройларга охшаттым. Аларның исемнәрен, зур хәрефләр белән: «Менә алар – безнең көннәрнең «Ак чәчәкләр» геройлары!» – дип, бар җиһан күрерлек итеп язып куясым килә. Аларны тәрбияләп үстергән әти-әниләренә чиксез зур рәхмәт.

Шушы больницада эшләүче тагын бер игелекле җан турында да әйтеп китмәсәм, күңелем тыныч булмас. Больницага беренче генә килеп, кемгә ничек сүз катарга белми югалып калган кешеләргә ярдәм кулын сузучы игелек фәрештәсе – терапия бүлеге шәфкать туташы Сиранова Ландыш. Актаныш районы Колын авылыннан икән ул.

Кеше шундый зат бит ул – нинди генә кыйммәтле дарулар белән дәваласаң да, җылы сүз, якты йөз, табибка ышанычы булмаса, файдасы да булмаячак. Менә шушы хакыйкатьне аңлап эш итүче табибларга зур рәхмәт. Авыр һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, гаилә иминлеге, күңел тынычлыгы, үзегезгә ныклы сәламәтлек телибез. Бу теләкләргә хат башында телгә алган ике ханым: Актаныштан Зөлфирә, Әгерҗедән Рәмзия ханымнар һәм барлык авырулар да кушыла.

Зөлфирә ИСЛАМОВА,

Актаныш районы, Пучы авылы

Комментарии