Белсәгез, хәбәр бирегез!

Белсәгез, хәбәр бирегез!

Безнең районда, туган як тарихын барлау максатыннан, Азнакай районы һәм күп кенә авыллар тарихы турында китаплар, энциклопедик белешмә, югалган авыллар турында «Хәтер түрендәге авыллар» дигән китап чыгарылды. Бу китапта билгеләп үтелгәнчә, әле 41 авылның тарихы барланмаган. Шул авылларның берсе – безнең авыл җирлеге территориясендә булган Сугышлы авылы. Туйкә авылыннан көньяк-көнчыгышка таба ике чакрым ераклыкта урнашкан бер урамлы авыл була ул. Бүгенге көндә анда 20 йорт урыны билгеле.

Җир турында декрет чыкканнан соң, бу урынга Шөгер районы (хәзерге Лениногорск) Сугышлы авылы кешеләре күченә һәм авылны да Сугышлы дип атыйлар. Бу 1920нче еллар тирәсе була.

Авыл кешеләре игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән, чишмә буенда урнашканлыктан, буа буып, каз-үрдәк асраганнар. Сугышлы балалары Туйкә мәктәбенә укырга йөргәннәр. Туйкә балаларының чабата киндерәсе кыска, ә Сугышлы балаларының чабата киндерәсе сүс белән кушып үрелгән, озын булган, шуны балтырга кадәр урап куйганнар.

Илдә коточкыч ачлык башланып, хатыны үлгәч, Шөгер Сугышлысында калган Гафиятулла абый 7-8 яшьлек малаен ияртеп, авыллар буйлап көтү көтәргә чыгып китә. Өлкәннәр әйтүе буенча, ул Туйкә Сугышлысына килеп урнаша. Җәйләрен тирә-як авылларда көтү көтә, кышларын хәлле кешеләргә ялланып, тамагын туйдыра. Өлкәннәр, әтисе белән көтү көтеп йөргән малайны Газинур Гафиятуллин иде, диләр. Авылдашыбыз Рәхимә әби әйтә торган булган: «Газинур Гафиятуллин безнең Сугышлыда торды. Әтисе Гафиятулла абзый белән бездә кунып чыкканнары да булды».

Сугышлы тирәсендәге авылларның (Туйкә, Карамалы, Октябрь Бүләк, Таллы Бүләк) өлкәннәре белән очрашып сөйләшкәч тә, «Газинур Гафиятуллин шушы Сугышлыда торып, безнең авылларда әтисе белән көтү көтеп йөргән», – диделәр.

Бөгелмә Сугышлысы белән элемтәгә кереп, Газинурның хатыны Гыйльмури апаның һәм төпчек улы Әнвәрнең исән-сау Бөгелмәдә яшәп ятканнарын белдек.

…Күп катлы йортларның берсеннән Әнвәр абыйны алып, шәхси йортлар өлешендә үз йорты белән яшәүче Гыйльмури апа янына киттек. Гыйльмури апа җыйнак кына, барлык уңайлыклары булган йортта яши.

Әнвәр абый әтисе сугышка киткәч туган. Ул әтисе турында әнисе сөйләвеннән, Г.Әпсәләмовның «Газинур» китабы һәм башка истәлекләрне укып кына белә. Гыйльмури апа «Газинурның Азнакай якларында көтү көткәнен беләм, ләкин кайсы авылда торганын, кайсы авылларда көтү көткәнен белмим, ул турыда сөйләшкәнебез булмады», – диде

1929нчы елда Шөгер Сугышлысында совхоз төзелә башлагач, кайбер гаиләләр, совхозга кермичә, Бөгелмә ягына китеп урнаша. Ул авылны да Сугышлы дип атыйлар. 1930нчы елда Туйкә Сугышлысы да тарала башлый. Сәбәбе билгесез, бәлки, иген уңмау, бәлки, колхозлар оешудыр… Гаиләләр тирә-як авылларга тарала. Күпчелек гаилә Бөгелмә Сугышлысына күченә.

Өлкәннәрдән сораштырып, бу авылда яшәгән ике генә гаиләне ачыклый алдык: Гафиятулла абый һәм Әбелхәер бабай. Чишмәне дә «Әбелхәер чишмәсе» дип йөрткәннәр. Соңыннан бу исем онытылып, бүгенге көндә «Сугышлы чишмәсе» дип, ә авыл урыны «Сугышлы тавы» дип йөртелә.

2016нчы елның май аенда авылдашыбыз Мотыйгуллин Шамил абыйны алып, Сугышлы авылы урынына киттек. Шамил абый сөйли: «2014нче ел, җәй көне мин чират көтүендә идем. Шунда чишмәгә якын тау битендә ирле-хатынлы ике кешенең нидер эшләп йөргәннәрен күрдем. Ерак идем, мин килеп җиткәндә алар таудан төшеп баралар иде. Алар булган урында зур ташлар белән билгеләп куелган һәм кырыйлары юка ташлар белән әйләндереп алынган ике кабер урыны күрдем».

Без бу каберләрне эзләп табып, билге куйдык. Юка ташларны инде мүк баскан иде.

Әйтәсе килгәнем шул: димәк, әле Сугышлы авылы белән бәйләнешле кешеләр, авыл турында белүчеләр бар. Һәм без, шушы язманы укыгач, авыл, аның кешеләре, ике кабердә ятучы әрвахлар турында безгә хәбәр итәрләр дип ышанып калабыз.

Сугышлы авылының тарихын торгызуда «Безнең гәҗит» укучыларыннан ярдәм көтәбез.

Искәрмә: Гафиятуллина Гыйльмури Кашафетдин кызына быел 99 яшь тулды, Әнвәр Газинур улы 76 яшен тутыра.

Фаяз ЗӘЙДУЛЛИН,

Азнакай районы, Туйкә авылы

Тел. 8(85592) 4-50-38

Сот. 89600629624

Комментарии