«Йөрәк типкәндә, яхшы гамәлләр кылырга кирәк»

«Йөрәк типкәндә, яхшы гамәлләр кылырга кирәк»

«Дус, иминиятләштерү срогыңны озайтырга кирәк». Әлеге сүзләр Арча халкының һәр машина йөртүчесенә таныш диярлек. Гадәттә, телефонда шушы сүзләрне күрүгә, елмаеп куябыз да, хатны «Росгосстрах» иминиятләштерү компаниясенең Арча районындагы филиалы хезмәткәре Сәлемгәрәев Мөдәрис Мөҗиб улы җибәрүен аңлыйбыз. Бүгенге техника заманында машина йөртүчеләрнең уң кулы ул Мөдәрис абый. Тәүлекнең кайсы вакытында мөрәҗәгать итсәң дә, ярдәм кулын сузарга әзер. «Иминиятләштерү срогын вакытында озайтырга өлгермичә, төнлә мөрәҗәгать итүчеләр дә шактый, иртән ул кешегә кабат юлга кузгалырга кирәк, шундый вакытта ничек ярдәм итмисең инде? Бу – минем намус эше», – ди үзе, тыйнак кына. Гомумән, Арчада гына түгел, күрше районнарда, Казанда да беләләр үз эшенең остасы булган Мөдәрис абыйны.

2003нче елда операциядән соң күпмедер вакыт авыр физик эш эшләргә ярамаганлыктан, иминиятләү компаниясенә вакытлыча эшкә урнаша ул. «Әле кичә генә эшли башлаган идем, инде 12 ел узып та киткән, яратып эшләгән эш күңелгә рәхәтлек бирә, яшәү рәвешенә әйләнә икән», – ди Мөдәрис абый.

Хезмәт төбе – хөрмәт дигәндәй, җаваплы эшен намуслы башкарганы өчен, аны узган елның апрель аенда Сочи шәһәренә Русиякүләм узган «Иң яхшы агент» бәйгесендә катнашырга чакыралар. Анда да сынатмый якташыбыз. Иң кызыгы шул: 10 ел буе уздырыла торган әлеге бәйгедә ул – Татарстаннан беренче һәм бердәнбер катнашучы!

Язмамны гомере буе хезмәт кешеләренә дан җырлаган язучыбыз Гариф Ахунов сүзләре белән тәмамлыйсы килә, бу сүзләр Мөдәрис абыйга багышлап, махсус язылган сыман: «Йөрәк типкәндә нинди дә булса яхшы гамәлләр кылырга кирәк, кешеләргә яшәве күңелле, мәгънәле булсын».

Гөлшат МӘҖИТОВА,

Арча районы

Комментарии