- 08.04.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №14 (6 апрель)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Һич тә уйламаганда, Алабугада урнашкан «АСТРА» реабилитация үзәгендә булырга туры килде. Бу үзәкне Дакенов Мөзәкир Мөдәрис улы җитәкли. Балалар монда килергә атлыгып тора, чөнки кайберләренең өйләрендә мондагыга караганда күпкә начаррак: әниләре эчә, тарта, әтиләре дә шулай ук, яки гаиләсен ташлап чыгып киткән. Мамадыштан килгән А. исемле кыз: «Әби булмаса, безне әни кыйнап үтерер иде», – ди. Исерек әни өч литрлы банканы кызның башына бәреп ваткан, пыяла кыйпылчыгы баланың күзенә дә кергән. Җиде яшендәге баланың сырага акча тапмаганы өчен шулай эшләгән ана дип аталган зат. Ә мондый язмышлы балалар монда бик күп. Алабуганың үзеннән килгән С.исемле малайның өч көн ялда өенә кайтасы килде, тик әни кешенең шунда кереп чыгарга вакыты булмаган – бәйрәм иткән. Шушындый каршылыклардан соң бала усаллана, үзеннән кечкенә, көчсезләрне кыерсыта башлый. Үзенә ничек булса да игътибар иттерәсе килә.
Мин алты кыз бала белән бер бүлмәдә яшәдем – аларга Дәү әни булып тордым. Кызларның сөйләп сүзләре бетми, берсен-берсе бүлдереп, яңалыкларын сөйлиләр. Тәрбиячеләр һәммәсенең дә күңеленә ачкыч табарга тырыша. Әллә ни зур булмаган хезмәт хакына алар балалар өчен бөтенесен дә эшлиләр. Аяк-куллары начар эшләгән, үзен карый алмаган балаларны юындыру, иртә-кич чәчләрен тарап үрү, аларның киемнәрен юу – барысы да алар өстендә.
Монда дәваланучы балалар әниләре яки әбиләре белән. Алар балаларын шундый көчле яраталар, бу ярату күз карашларыннан күренеп тора. Кызганып түгел, сөеп карыйлар балаларына. Әни-әбиләр үзәктә эшләүчеләрнең барысына да олы рәхмәтләрен җиткерәләр, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете телиләр. Янәшәбездә киң күңелле, мәрхәмәтле кешеләр күбрәк булсын иде.
Гөлсинур ӘГЪЛӘМОВА-СӨНГАТУЛЛИНА,
Сарман районы, Ләшәү-Тамак авылы
Комментарии