Татар аш-су китабы өч телдә

Юныс Әхмәтҗановның аш-су китаплары һәркемнең өендә бардыр. Ләкин аннан соң бу эшне дәвам итүче булмады, телендә рецептлар китабы инде 30 елдан артык дөнья күрмәгән икән.

1980нче елда Мәскәүдә Олимпиада вакытында Юныс Әхмәтҗанов татар ризыкларын да тәкъдим иткән. 28 февраль көнне халкыбызның аш-суын фән дәрәҗәсенә күтәргән әлеге шәхеснең туган көне иде.

Символик рәвештә дип тә әйтерлек, нәкъ менә шушы көндә Казанда өр-яңа татар аш-су китабы тәкъдим ителде. Әлегә журналистлар өчен генә.

Бу – Универсиада уңаеннан да кирәкле , чөнки рецептлар өч телдә – татарча, русча һәм инглизчә бирелгән.

«Тәмле булсын» дип аталган әлеге китапның авторы – Резеда Хөсәенова. Иртән ТНВ телеканалын караучылар аның шул ук исемле сәхифәсен дә белә торгандыр. Киләчәктә китапны Резеда ханымның шулай ук – «Тәмле булсын» дип исемләнгән ресторанында алып булачак.

«Китапка һәр фотоны үзебез төшердек. Бер ризыкны 50-55 кат төшереп тә ошамаган, яңадан пешергән чаклар булды. Китапның һәр битен ачкан саен кызыгасың, тотып ашыйсы килә башлый.

Рецептларда исә һәркем таба алырлык ингредиентлар кулланырга тырышам. Барыбыз да үзгәрә, ризыклар да яңара. Менә минем креветкалар кулланылган рецептым да «татарча креветки» дип атала», – дип сөйли Резеда Кыям кызы.

Китапның авырлыгы1,5 кг, аңа 150 рецепт теркәлгән. Алар арасында авторның үзе уйлап чыгарганнары да күп.

«Төнлә уянып китәм дә берәр рецепт уйлап куям. Ашханәдә эшләгәндә, билгеле бер аш көннәре үткәрә идек. Без татар халык ашларын сайладык. Нәрсә пешереп шаккаттырырга икән, дип уйлап йөргән көннәрем иде. Төнлә сәгать икедә уянып киттем дә, уйлап ятам. Мин әйтәм, урысларның тутырган дуңгызы бар, ә нишләп әле безнең тутырган сарык булмаска тиеш, дим. Шулай итеп, 1997 елларда бу рецепт барлыкка килде. Шуннан бирле тутырган тәкә пешерәм», – ди китапның авторы Резеда Хөсәенова.

«Тәмле булсын» китабының чыгачагы бер көн эчендә хәл ителгән икән. Президентыбызның эшмәкәрләр белән очрашуы вакытында Резеда ханым Рөстәм Миңнехановка хат тапшырган.

«Хатны 12дә бирдем, кичке 5тә миңа спонсорлык ярдәме булачак, китапны чыгарабыз дип шалтыратып та куйдылар», – ди ул.

«Кукмараның итеге бар, Арчаның читеге, Буаның икмәге, шикәре һәм аш-суга бик оста булган Резеда исемле чибәре», – дип сөйли икән Буа халкы. Резеда Хөсәенова исә үзе дә туган ягын якын итә, тиздән китапны үз районында тәкъдим итәчәк.

«Тәмле булсын» китабы тулы тиражы белән, 5 мең күләмендә чыккач, аны апрель азаклары, май башларында сатуга чыгарачаклар.

Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА.

Комментарии