Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ТАРИХНЫ БЕЛМИЛӘР

21нче гыйнвар көнне Ленин бабайның үлгән көне иде. Радиодан да, телевизордан да бу датаны искә алучы булмады. Ә Явыз Иванны гел искә төшерәләр. Ленин бабай яшәр өчен юллар сызып калдырган кеше, без укыганда аның тамгасын тагып, пионер булып яшәдек. Аның турында күп җырлар башкардык. Аның 100 еллыгына медальләр тараттылар, минем үземә дә бирделәр. Бу медаль белән «Хезмәт ветераны» исемен алдым. Тарихны белмәгәннең – киләчәге юк, диләр бит, нигә моны тарихка кертмиләр икән. 10нчы класста укучы бер баладан: «Ленин бабай кем ул?» – дип сораган идем, ул белмәде. Менә шундый юлбашчыны да белмәгәч, ил тарихын ничек күзалласын ди ул. Моны укучылар дәреслегенә кертергә кирәк дип уйлыйм.

Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

Редакциядән. Совет чорында тарих дәреслекләрендә Ленин турында аерым темалар булган, хәзер андыйлар юк, әмма тарих дәреслегендә Ленинга бөтенләй урын бирелми дип әйтеп булмый. Революция чорын, шәхес буларак Ленинны тугызынчы класста өйрәнәләр һәм унберенче класста кабатлап үтәләр.

СҮЗЕ БАРМЫ?

Татарстан егете Азат Мифтаховны кулга алып, көч структуралары аңа төрле тузга язмаган гаеп тагарга маташулары булды. Иптәшләре, укытучылары аны якларга чыгып, пикетлар уздырып карадылар, әмма хәзер Азат язмышы турында берни ишетелми. Татарстанның кеше хокуклары якларга тиешле хезмәткәре Сәрия Сабурская ни дип әйтә ала?

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

Соравыгызга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Харис кызы Сабурская болай дип җавап бирде:

– Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил суд эшчәнлегендә катнашу мөмкинлегенә ия түгел һәм аның җинаять эше материалларын куллану, тапшыру хокукы юк.

РӘСӘЙ «БЕТТЕ»

«Русия» дигән сүз кайдан килеп чыкты ул? Гомер буе «Рәсәй» дип сөйләшәбез бит. Иҗекләп язып карагыз: Рус-ия. Менә бу сүзнең иясе кем? Рус. Димәк, Татарстанга рус ия булып чыга. Рәсәй дигән сүз кулланылмый хәзер.

Зәбих САТТАРОВ,

Мари Иле республикасы, Иделкәй шәһәре

БУШЛАЙ ТАШЫЙЛАР

Безнең оныкка 1,5 яшь. Күршеләр больницадан сөт продуктларын бушлай барып ала. Ә безгә андый бәхет тәтемәде. Кайсы балалар бушлай сөт продуктлары алу хокукына ия соң?

Тәнзилә апа,

Сарман районы

Районыгызның социаль яклау бүлекчәсенә шалтыраттык. Безгә болай диделәр:

– Ташламалы категорияләргә түбәндәгеләр керә:

1. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белешмәсе буенча Татарстан Республикасы территориясендә билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаган уртача исәпләнгән керемле гаиләләрдән булган балалар.

2. Табиб бәяләмәсе буенча медицина күрсәткечләре булган хроник авырулы балалар (уртача һәм авыр формадагы аксым-энергетика җитәрлек булмавы, ягъни авырлыкның кимүе).

3. ВИЧ инфекцияле балалар, ВИЧ-инфекцияле аналардан туган балалар.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии