- 08.02.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №05 (6 февраль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Вахит авылы кешеләре белән аралашып яшәвемә 7-8 ел тирәсе бар инде. Алар белән очрашканда, әңгәмәбез һәрвакыт «безнең ферма, сезнең ферма» дигән сүзләр белән тәмамлана. Чираттагы хәл-әхвәлләрдән соң фермада эшләүче бер апа үзләренә экскурсиягә чакырды. Ләкин ул әйткән көнгә бара алмадым.
Бер көнне фермада лаборант булып эшләүче бер иптәшемне иярттем дә, киттек без Вахит фермасын «тикшерергә». Барып җиткәч, берара куркыбрак калдык. Чөнки беркемнән бернинди рөхсәт сорап килмәдек бит. Шулай да эчкә үтәргә батырчылык иттек. Монда чисталык капка төбеннән башлана икән. Әйтәләр бит, ишегалды, капка төбенең торышы монда нинди ир-ат яшәгәнен күрсәтсә, йортта нинди хатын-кыз яшәвен тәрәзә төпләре «әйтеп» тора дип. Иң беренче күреп шаккаткан әйберебез ашханә янына эшләп куелган беседка булды. Аңа алып бара торган юлга ак таш җәелгән, тирә ягын матур чәчәкләр бизи. Зәвык белән эшләнгән бу урынны фотога төшердек тә алга таба киттек. Каршыбызга кеше очраган саен, алар түгел, без аларга шикләнеп карыйбыз. «Нишләп йөрисез монда?» – дисәләр, ни дип җавап бирербез икән, дип борчылабыз. Берсе дә бернинди сорау бирмәде, исәнләшеп кенә узып киттеләр. Күрәсең, фермада чит кешеләрне күрү вахитлылар өчен яңалык түгел. Алга таба аның шулай икәненә тагы бер кат инандык. Ферма эчендә су башнясын, шулай ук мал торакларына кул сузымында гына силос-сенаж белән шыплап тулган базларны күрү безнең өчен яңалык булды. Минем белән барган иптәшем Әлфия ферма тирәсендә эшләүче кеше буларак, күбрәк маллар тирәсендә кайнашты. «Кара әле, боларның бозаулары да безнеке шикелле тазалар икән», – дип, әле бер утар янына бара, әле икенчесенә. (Малларга нинди азык биргәннәренә хәтле тикшереп йөрде)
Ә мин тирә-якны күзәтәм. Каршымда сап-сары агачтан ясап куелган кечкенә генә авыл коесы. Түзмәдем, суы юк микән, дип, капкачын ачып карадым. Ярты адым атларлык ерганактан чыгу өчен күтәртмәле, култыксалы бик матур күпер дә күпләрне үзенә җәлеп итеп торадыр. Тал чыбыгыннан үргән читән коймага кунаклап, кунак чакырып утырган саесканны да күреп алдым. Юлның ике ягына утыртылган чәчәкләргә карап та хозурландык. Шушы матурлыкларга соклана-соклана, күптәннән күрәсебез килгән мегаферманы эзләп киттек. Беренче күргән кеше аны авылның мәдәният йорты белән бутарлык. Мондагы искитмәле матурлыкны беседка эченнән күзәттек. Кечкенә генә күл эчендә фонтан бәреп утыра. Тирә ягын ташлар белән әйләндереп алган күлдә үрдәкләр йөзә. Ә аларны ташлар өстендә кояшта «кызынып» ятучы ташбака күзәтә. Каршыбызда мегаферманың «хуҗасы» булган сыер сыны. Горур басып торган бу сын якын-тирәнең тынычлыгын саклый диярсең. Әйтсәң, кеше ышанмастай бу матурлыкны фермада күреп күпләр гаҗәпләнәдер. Безнең шаккатып утыруыбызны күрепме, яныбызга бер егет килде. Башта мин аны ферма мөдиредер дип уйлаган идем. Нәрсә белән кызыксынуыбызны әйткәч, шушында оператор булып эшләүче Фәрит Яруллин безне берсүзсез мегаферма эченә экскурсиягә алып кереп китте. Комплекс эче бик зур. Бер баштан икенче башка йөреп чыкканчы күпме вакыт кирәк. 3 смена эшлиләр икән. Бер сменада 5 кеше. 3 сыер савучы, бер сыер куучы, бер оператор. Шушы 5 кеше 1250 сыердан 12 тонна сөт сава.
– Ничек җитешә соң кызлар? – дип сорыйм Фәриттән.
– Җитешәләр. Монда бөтен нәрсә автоматка көйләнгән.
– Бер юлы ничә баш сыер савыла?
– 56 сыер керә станга. 28 сыер – бер якка, 28е – икенче якка. Бер сыердан күпме сөт савылганын компьютер күрсәтеп тора, – дип тәфсилләп аңлата оператор егетебез.
34000 литр сөт сыешлы галәмәт зур суыткычларны да күрдек. Фәритнең һәр нәрсәне тәмләп сөйләвенә аптырыйсы юктыр. Эшен яратып башкаручыларга хас сыйфат бу. «Монда оператор булып 3 ел эшлим», – диде. Аңарчы тегермәнче булып эшләгән. Хатыны Альбина да мегаферма ачылганның беренче көненнән үк монда хезмәт куя икән. 17 ел сыер сава, диделәр. Ике бала атасы булган Фәриттән:
– Икегез дә төнге сменада булганда балаларыгызны кем карый соң? – дип сорамый булдыра алмадым.
– Без төп йортта әти-әни белән яшибез. Өйләнгәнемә 20 ел булды. Балаларны карашырга алар булыша. Алар булмаса, монда эшләп булмас иде. Рәхмәт үзләренә. Аңлыйлар, үзләре дә гомер буе шушында хезмәт куйган кешеләр бит. Әнием Салиха – 30 ел бозау караучы, әтием Вакыйф гомер буе диярлек балта остасы булып эшләгән кешеләр, – дип кыскача әйтеп узды.
Фәритне тыңлаган саен тыңлыйсы, сөйләгән саен сөйләтәсе килә. Әмма үзе, гаиләсе турында күп сөйләргә яратмаучы кеше булып чыкты ул. Хәтта фотога төшүдән дә баш тартты. Эшен чын күңеленнән яратып башкарган (сөйләшү барышында шулай икәнен сизми калу мөмкин түгел иде), очраклы гына танышып китеп безнең белән дустанә аралашкан бу егеткә газета аша зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Эшендә зур уңышлар, гаиләсендә бәхетле тормыш телибез.
Болай качып кына баруыбызның максаты – икенче елга Тырышта да мегаферма төзи башлаячаклар икән, дигән сүзләр йөри иде. Имеш, эшчеләр саны да аз кирәк булачак. Менә шуңа күрә тикшерергә бардык. Һәм шаккатып, тел шартлатып кайттык.
Фәридә ХИСАМОВА,
Кукмара районы

Комментарии