- 08.02.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №5 (8 февраль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Мин үзем 1928нче елгы. 1944 елда 7 сыйныфлы мәктәпне тәмамлап, колхоз эшенә ныклап тотындык. Эшнең һәр төрендә дә эшләргә туры килде. Планны арттырып үтәгән өчен колхоздан 28 кешене районга чакырып, «Фидакарь хезмәт өчен» медале һәм «Океан 109» радиоалгычы белән бүләкләделәр. Аннан дөньяның бар җирен дә тыңлап була иде. Хәзер радиоалгычым үзем белән бергә картайдымы, теләгән тапшыруымны тыңлый алмыйм.
«Безнең гәҗит»тә «Азатлык» хәбәрләре басылып килә бит. Элек ул Берлин, соңыннан Прага шәһәреннән тапшырыла иде. Миңа шул «Азатлык»ны тыңлый торган радиоалгыч кирәк иде. Кайдан алырга була икән аны? Сезнең газета кайдан алып яза «Азатлык» материалларын? Мин әйткән «Азатлык»мы ул, әллә башкамы?
Зөфәр МӘСНӘВИЕВ.
Әлмәт районы, Яңа Кәшер авылы.
Azatliq… ИСӘН!
Соңгы вакытта Азатлык радиосын япканнар икән дигән имеш-мимешләр таралды. Шагыйрь әйтмешли, «дуслар әйтмәс – мине сөйсәләр…»! Аллаһка мең шөкер: бүген «Азатлык» радиосы эшли генә түгел, халкыма тырышып хезмәт итә! «Пәрәвез» сәхифәсенә кереп карагыз, анда теләгән вакытта тыңлау гына түгел, күреп тә була, татар телендә язылган күпме дөньяви мәгълүмат табарга мөмкин. Интернеты булмаганнарны да сөендерә алам. Радиоалгыч аша тыңлап була. Хәзер кибетләрдә SW (кыска дулкынлы) заман радиолары сатыла! Үземнең өемдә GRUNDIG, тышта HYUNDAI (кесә) радиоалгычларында тыңлыйм. Заман техникасы-радио ешлыкларын хәтеренә кертәсең дә, төймәсенә генә бас та тыңла.
Иртәнге 7дән яңгыраган тапшыру бигрәк яхшы ишетелә.
Яр Чаллы шәһәре,
Анурбик ГОБАЙДУЛЛИН.
Әлеге хатларны «Азатлык» радиосының Прагадагы татар-башкорт редакциясенә дә тапшырдык. Аннан менә нинди җавап алдык.
– 2012 елның 1 гыйнварында «Азатлык» радиосының Казан бюросы ябылганнан соң, матбугатта һәм социаль челтәрләрдә радио, гомумән, радиотапшыруларын да туктата икән дигән сүзләр таралды.
Чынбарлыкта бу дөрес түгел, «Азатлык» радиосы үз тапшыруларын элеккечә кыска дулкыннарда, иярчен аша һәм интернетта тапшыруын дәвам итә.
Кыска дулкыннарда «Азатлык» тапшыруларын түбәндәге ешлыкларда тыңлап була:
0700-0800 6000(49 метр), 7285 (41 метр)
0900-1000 9535(31 метр)
1900-2000 9545 (31 метр), 11720 (25 метр)
2300-2400 7530 (41 метр)
Радио һәм иярченнән аермалы буларак, интернет аша тыңлауның берничә өстенлеге бар:
– тапшыруларны турыдан туры эфирда яисә эфир беткәч, яздырылган тапшыруларны архивтан тыңлап була.
– тоташ бер сәгатьлек тапшырудан тыш аерым язмаларны, темаларны тыңлап була.
– моннан тыш «Азатлык»ның интернет сәхифәсендә язмаларның текстлары, фотолар, видеолар урнаштырыла.
– сезгә кызыклы булган язмаларга, темаларга үз фикерләрегезне язып җибәрү мөмкинлеге бар.
– шулай ук үзегезнең уй-фикерләрегезне, сезнең төбәктә булган вакыйгалар турында хәбәр, фото, видеоларыгызны җибәрә аласыз.
«Азатлык»ка хәбәр җибәрү тәртибе, аны тыңлау юллары, вакыты һәм ешлыклар турында тулы мәгълүматны «Азатлык»ның интернет сәхифәсендә таба аласыз: www.azatliq.org«Азатлык»ны тыңлыйсы иде ,

Комментарии