Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

 

ДЕПУТАТЛАРНЫ НӘРСӘГӘ САЙЛЫЙБЫЗ?

Без, ягъни Татарстан халкы, күптән түгел Дәүләт Думасына ялгышмасам 15ләп депутат сайладык. Бактың исә, алар безнең республикабыз өчен бернәрсә дә эшли алмый икән. Алай булгач, безгә нәрсәгә аларны сайларга? Думада йоклап утырсыннар дипме? Әгәр дә Клишас белән Крашенинников керткән төзәтмәләргә каршы безнең депутатларыбыз бер сүз дә әйтә алмый икән, аларга, урыс әйтмешли, «грош цена». Мәсәлән, Илдар Гыйльметдиновка, үз республикасын яклап сүз дә әйтә алмагач, нәрсәгә анда барып утырырга? Олег Морозов та безгә каршы тавыш бирде. Аларны кире чакыртып алып булмыймы икәнни? Сайлангансың икән, үзеңне сайлаган халыкка хезмәт ит. Кайда безнең Фәндәс абый Сафиуллиннар, Туфан абый Миңнуллиннар?! Вәт алар чын Татарстан патриотлары иде! Татар халкының милли геройлары иде алар. Депутатларыбызның дәүләт трибунасыннан саллы сүзләрен ишетәсебез килә. Партиядән чыгарырлар дип курыкмасыннар, кеше булып калсыннар. Иншалла, атмаслар әле...

Әхәт САБИРОВ,

Кама Тамагы районы, Көрәле авылы

АВЫЛЫМ ТАРИХЫН БЕЛӘСЕМ КИЛӘ

«Безнең гәҗит»не чыга башлаганнан бирле алам. Мин үзем Татарстаннан – Спас районы, Ирек авылыннан. Безнең авыл бетте. Шул Ирек авылының тарихын беләсебез килә. Кайсы елны Иске Рәҗәп авылыннан аерылып чыккан? Кайсы елны беткән? Без былтыр авыл булган җиргә җыелдык, зиратка бардык, корбаннар чалдырып, догалар укыттык. Бабайлар исән чакта кечкенә идек, тарихны сораша алмый калдык. Менә хәзер беләсебез килә.

Флюра ЧУМАРИНА (кыз фамилиям Миннебаева),

Ульян өлкәсе, Димитровград шәһәре

Редакциядән. Ачык чыганаклардан билгеле булганча, Болгар шәһәреннән 70 км ераклыкта көньяк-көнчыгышта урнашкан Ирек авылына 1920нче елда Иске Бәрән (хәзерге Иске Рәҗәп) авылыннан күченгән кешеләр нигез салган. Башта яңа авылның исеме Урта Бәрән булган. 1926нчы елда авылда – 28, 1938нче елда 245 кеше яшәгән, барысы да – татарлар. 1970нче елларда Иректә 400гә якын кеше исәпләнгән, әмма соңрак халык күпләп Татарстанның Чаллы шәһәренә, Ульян өлкәсенә күченеп китә башлаган. 1998нче елда авылда бер кеше дә калмаган. 2009нчы елда Татарстанның ул вакыттагы президенты Минтимер Шәймиев Ирек авылын бетерү турындагы карарга кул куйган.

ЧИТ ИЛЛӘР БЕЛӘ КҮРМӘСЕН...

Яңалыкларны тыңлаганда, Әлмәт шәһәренең бер урамына 10 ел буена газ кертә алмыйлар дип зарланганнарын ишеттем. Үзе газ өстендә утыра торган шәһәрдә бу! Фәлән миллион сумлык газ чыгардык, дип мактаналар, ә халык, мескен, 10 ел буена утын ягып, электрдан файдаланып ятарга мәҗбүр. Югарыдагы түрәләргә нәрсә, алар үзләре оҗмахта яши. Халыкның интеккәнен белмиләр дә. Бу хәлне берүк чит илләр белмәсен инде. Көләрләр тагын...

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

КОД СОРЫЙ БАШЛАГАЧ, ЭШТӘН КИТКӘН

Арча шәһәренең Көнбатыш бистәсендә бер атнадан бирле газеталарны китермиләр. Авылларда гына түгел, хәзер Арчаның үзендә дә хат ташучылар юк. Адәм көлкесе! Шалтыратып белештек. Хат ташучы, куар-код сорыйлар дип, эшеннән киткән. Көнчыгыш бистәдә дә юк икән. Инде киләсе ел өчен дә газеталарга язылып куйган идек. Почта бүлегенә барып алыр идең, бигрәк ерак бит...

Гөлфия ҖӘЛӘЕВА,

Арча шәһәре

Арча районы почта бүлеге белән элемтәгә кердек. «Бездә бөтен хат ташучылар диярлек вакцина ясатып бетерде. Кайбер бүлекчәләрдә генә проблемалар булды. Мәсәлән, шул ук Көнбатыш бистәдәге хат ташучыны халык бик ярата иде, сөйләшеп тә карадык, ләкин вакцина ясатасы килмичә, үзе теләп эштән китте. Дөрес, ул урын өч көн генә буш торды, хәзер кеше таптык инде. Кеше булмаганда да газеталарны өләшми калганыбыз юк, башка хат ташучыларга бүлеп булса да бирәбез. Авылларда хат ташучылар җитәрлек, проблемалар юк. Арча шәһәрендә 17 хат ташучы эшли, тагын ике вакансия бар. Әйткәнемчә, ул участокларда башка хат ташучылар бер-берсен алыштырып эшләп тора», – дип ачыклык кертте Арча районы буенча почта бүлеге җитәкчесе Эльмира Гайнетдинова.

ШУРА ТҮГЕЛ, ШӘҮРӘ!

Татар исемнәре турында газета-журнал битләрендә мәкаләләр еш басыла. Соңгы елларда күпләрнең балаларына чын татар исемнәре кушуы сөендерә. Урыс, Европа халыкларыннан кергән исемнәрне гадәттә катнаш никахта туган балаларга кушалар. Күптән түгел миңа бер оешмада булырга туры килде. 40 яшьләр тирәсендәге Шәүрә исемле татар хатынына бер хезмәттәшенең «Шура», икенчесенең «Шурочка», өченчесенең хәтта «Александра» дип дәшүләрен ишетеп, гаҗәпкә калдым. Тыңлап-тыңлап тордым да: «Нишләп сез Шәүрәдән көләсез? Аның үз исеме бик матур бит!» – дидем, марҗалар аптырап калды. Һәм шул көннән башлап, аңа Шәүрә дип әйтергә сүз куештылар. Татарның үз илендә исемнәребезгә кадәр үзгәртеп бетерделәр, аларга да хуҗа булырга тырышалар. Ник бу хәлләргә без битараф, бер дә борчылмыйбыз икән?..

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

АКЧАНЫ КАЙЧАН КАЙТАРЫРЛАР?

1991нче елда кассада янган акчаларны бирәләр, дип сөйләшәләр. Аны берничә тапкыр бирделәр инде. Хәзер ничәнче елгыларга һәм ничәнче тапкырын бирәләр икән?

Сезне яратып укучы,

Кукмара районы

Саклык банкының еш бирелә торган сораулар бүлегендә аңлатылганча, хәзер 1991нче елның 20нче июненә кадәр ачылган һәм шул вакытка гамәлдә булган кертемнәр өчен компенсация түләнә. Соңрак ачылган, 1991нче елның 20нче июненнән 1991нче елның 31нче декабренә кадәр аралыкта ябылган кертемнәргә, шулай ук элегрәк компенсация түләнгән кешеләргә башка компенсация каралмаган. 2021нче елда:

– 1991нче елга кадәр (шул елны да кертеп) туган кертемче-гражданнарга;

– кертемче гражданнарның 1991нче елга кадәр (шул елны да кертеп) туган варисларына;

– кертемче-гражданин 2001-2021нче елларда үлгән булса, күмү хезмәтләре өчен түләгән варисларына яки физик затларга компенсация түләнә. 1945нче елга кадәр (шул елны да кертеп) туганнарга – кертемдә калган акчаның өч тапкыры, 1946-1991нче елда туган гражданнарга – кертемдә калган акчаның ике тапкыры күләмендә. 1991нче елгы рубль хәзерге рубльгә тәңгәлләштерелә. Ягъни кассада 2 мең сумың калган булса, өч тапкыр арттырылган компенсация 6 мең сумга тигез була.

Шушы көннәрдә генә Путин компенсацияләрне тулы күләмдә каплауны 2025нче елга кадәр кичектерде. Бу инде әллә ничәнче тапкыр кичектерүе. Чөнки янган акчаларны кайтарып бетерү өчен триллионлаган сум кирәк булыр иде.

 

Ахирәт дустым алдында нинди бурычым кала?

– Мәрхүмә Фәйрүзә Мөслимова белән 50 елга якын вакыт дус булып яшәдек, бер өч ел элек ахирәт дуслары булырга дип сүз бирештек. Берсе үлсә, исәненең нинди бурычлары кала икән? Өчесен беләбез инде: сер саклау, догадан калдырмау һәм балаларга игътибарлы булу.

Наилә ВИЛДАНОВА,

Чаллы шәһәре

Соравыгызга Сәйдә абыстай Аппакова болай дип җавап бирде:

– Иң мөһим бурыч – дога кылу. Якын дусты булгач, мәрхүмнәргә багышлап дога кылганда, әти-әни исеменнән соң шул дустыңны әйтергә кирәк. Чит кешегә күчкәнче, аның исемен атап үтү хәерле булыр.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер– тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239– 03– 53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927– 039– 03– 53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

 

 

Комментарии