- 07.12.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №48 (5 декабрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Газетада басылган «Хикмәт суда түгел» (№44, 7 ноябрь, 2012 ел)дигән язманы исем китеп укыдым. Ни өчендер, яшь чакта рәхәт тормыш эзләп, чит төбәкләргә киткән, авырлыклар килә башлагач, туган яклары искә төшеп, кире Татарстаныбызга кайткан милләттәшләребез бик әрсез кылана. Әйтерсең лә, Берлинны яулап кайтканнар!
44 ел оҗмахта, виноград шәрабе, көмешкә эчеп рәхәттә яшәдем, дисез, Рәйхана әби. Сез оҗмахта рәхәт чиккән елларда газиз Татарстаныбызда халык ничек яшәде? Туйганчы ипи ашый алмаган чаклар да күп булды, хәтта тавык йомыркасы да безнең өчен тансык, затлы ризык иде. Әти-әниләребез, әби-апа, абзыйларыбыз бушка дигәндәй, бик аз хезмәт хакына эшләде. Шулай да, әниләребез, әби-апаларыбызның башыннан почмаклап бәйләнгән ак яулык төшмәде. Зарланмадылар. Өй тутырып бала үстерделәр. Сезнең коллегаларыгыз – укытучылар да оҗмахта яшәмәде. Никадәр авырлык, михнәт чигеп яшәсәләр дә, шәраб, көмешкәгә үрелмәделәр.
«Һәртөрле халыклар белән 44 ел буе бертуганнар кебек яшәдек», – дисез. Без дә Татарстаныбызда һәр халык белән, шөкер, дус-тату яшәдек. Туган ягыбыз чит төбәкләр кызыгырлык матур, тыныч булды, тормыш-яшәү шартлары да һич ким түгел.
Авылыгызны «тәмуг», авылдашларыгызны «эчкечеләр», «оятсыз», «намуссызлар», «явызлар» дип хурлыйсыз, Рәйхана әби. Үзегезнең Татарстан өчен, туган җиребезнең бүгенге ямьле, матур тормышы өчен нәрсә эшләгәнегез бар? Шушы «начар» авылдашларыгыз, якташларыгыз туган төбәгебез гөлбакчага әйләнсен, бала-оныкларыбыз газиз туган җиребездә имин-тыныч яши алсын өчен туган көненнән бүгенгәчә хезмәт куйганны, бөкре чыгарып, сәламәтлеген югалтканны уйлап караганыгыз бармы?
Читтән күчеп кайтучылар биредә яшәп гомер итүче милләттәшләрен еш кына шулай «эчкече», «явыз» дип атый. Без бүген дә туган телебезне, хак динебезне, Татарстаныбызның дәрәҗәсен саклап калу өчен тырышып-тырмашып яшибез. Ә үзегез, һичьюгы, татар телле, динебезне хөрмәт итә торган бала-оныклар алып кайттыгызмы Татар иленә?
Сез, Тәфкил әфәнде Ринат Акчурин алдында гафу үтенергә тиеш, дисез. Ә мин, Рәйхана әби, гомер буе, иң егәрле елларыгызда рәхәттә, оҗмахта яшәп, авырлыклар килә башлагач кына туган авылыгыз искә төшеп, авылыгызны «тәмуг», авылдашларыгызны «оятсыз», «намуссыз», «исерекләр» дип атаганыгыз өчен авылдашларыгыз алдында гафу үтенерсез, дип уйлыйм. Сез бит аларны хәтта «авылдашлар» дип тә түгел, «үз-үзен ашаучы, бетерүче бу халык» дип атыйсыз. Туган авылыгызны саклап, телебез, динебезне югалтмаган авылдашларыгызга (авыр чакта кайтып егылырга, җәсәдегезне тапшырырга туган туфрагыгыз булуы өчен генә булса да), Ватандашларыгызга рәхмәтле булырга тиешсез.
Әлбәттә, сез бик яхшы тормышта, рәхәт, бәхетле яшәгәнсездер. Ләкин бу әле тормышта иң авыр чакларда да туган төбәге, газиз ата-баба туфрагына тугры калган милләттәшләребезне хурларга, үзегезне югары санап, аларны түбәнсетергә хокук бирә, дигән сүз түгел.
Фәния СӨНГАТУЛЛИНА.
Казан шәһәре.
Хәзер сез гафу үтенегез ,
Комментарии