Ашыгыч ярдәм авылларга йөрми?

Ашыгыч ярдәм авылларга йөрми?

Үз гомеремдә бер тапкыр да машинасы чакыртканым юк. Авырган чакларым да булды, югыйсә. Гомумән, безгә хас нәрсә түгел бит ул. Соңгы сулышын алганда да, кешесе андый хикмәтле машина барлыгын башына китермидер. Хәер, башыңда булса да, барыбер аның килгәнен көтеп җиткерә алмыйча дөнья куясы икән безнең сыман гади халыкка. Ник дигәндә, әле күптән түгел генә бер танышым шалтыратып, ашыгыч ярдәмнең авылларга йөрмәвен сөйләп шаккаттырды.

Динарга хатынының әнисе шалтыратып, бабайның үләргә ятуын хәбәр иткән. «Исән килеш күреп каласыгыз килсә, тиз арада кайтып җитегез. Инде биш төн йоклаганы юк, аңы да китә башлады бугай», – дигән ул куркыныч хәбәрен тагын да баетып. Динар исә ашыгыч ярдәм машинасын чакыра торырга кушкач, мондый җавап ишетеп, тәмам пошаманга төшкән: «И, , авылларга килми ич ул андый машина. Килсә дә, кеше каршында оят…»

«Үлсә, бер дә оят түгел алайса. Менә шуннан соң дилбегәне үз кулыма алып, ашыгыч ярдәм машинасын чакыртырга булдым, – ди Динар.– Башта бер танышыма шалтыратып, телефон номерларын белештем. Инде шул номерны җыеп, ашыгыч ярдәм чакырыйм дисәм, минем мөрәҗәгатьне кабул итәргә ашыкмадылар. «Фельдшер юк мәллә сезнең авылда, ашыгыч ярдәм машинасы андый ерак авылларга йөрми», – дигән аңа телефонны алган берәү.

Хатынның авылы район үзәгеннән әллә ни ерак та түгел инде, 15-20 чакрым бар микән. нигезендә безнең авыл хастаханәсе ябылуын, фельдшерның күрше авылда торуын, ул җыенып килгәнче ашыгыч ярдәм машинасы килеп җитәргә мөмкин булуын әйткәч, үзләре фельдшерга шалтыратачакларын әйтеп, телефонны куйдылар. Килеп йөрмәячәкләрен тагын бер кат искәртергә дә онытмадылар. Бераздан тагын шалтыраттым. Фельдшерга әйткәннәр икән. Ул килеп укол ясарга тиеш, ди. Шушы минутта алар миннән котылдым дип уйлагандыр, мөгаен. Котылмый гына торсыннар әле. Әби тагын берәр сәгатьтән шалтыратып, фельдшерның килүен һәм биш минутта эшен бетереп чыгып китүен хәбәр итте. Рәхмәт әйтте! Бабайның хәле элеккечә, ди. Ул минутта без дә Казаннан кайтыр юлга чыккан идек инде. Ник ул икенче төркем инвалид янында бераз утырып та тормаган, авыртуны баса торган укол салган да чыгып киткән? Шулай ярый микәнни? Аптырап, кабат ашыгыч ярдәм номерын җыйдым.

– Нишләп ул фельдшер биш минут та көтмичә, укол ясаган да киткән? Әгәр ул дару аңа ярамаса? Әгәр аңа тагын да начаррак булып, авыру кеше үлеп китсә, судка сезне бирәсе буламы, әллә фельдшернымы?

– Безнең табиблар килсә дә, барыбер шул ук уколны ясап чыгып китәр иде. Алар да фельдшер эшләгәнне эшли инде.

– Мин ашыгыч ярдәм чакырып, сезгә шалтыраттым, шулаймы?

– Әйе.

– Сез килмәдегез, шулаймы?

– Фельдшерны җибәрдек. Бабайның хәле ничек соң?

– Белмим. Әлегә исән дип әйттеләр. Инде мин сезне тагын бер кат чакырам, чөнки үлеп китсә, сез җавап бирәчәксез.

– Сез аның хәлен дә белмәгән килеш ашыгыч ярдәм машинасы чакыртасызмы?

– Казаннан кайтып киләм. Тиктомалга гына бабай үлә, дип шалтыратмаганнардыр инде миңа.

– Хәзер фельдшерыгызга шалтыратам.

Менә шундый сөйләшүләр тагын бер-ике мәртәбә булды әле. Бабай янына кайтып кердек. Фельдшер аның янында утыра иде. Безне күргәч тә сукранырга тотынды: «Сез нигә районга шалтыратып, ашыгыч ярдәм чакырып ятасыз? Алар килеп нишләтсен инде аны? Дару салдым бит инде, тагын ни кирәк? Хәзер миңа сүзе булачагын аңлыйсызмы соң сез?»

Без кайтып җитеп 40 минут узгандырмы, районнан ашыгыч ярдәм машинасы килде. Бабайны алып киттеләр. Соңгы биш йокысыз төннән соң, ул шул төнне генә йоклаган, дип беләм

…Бу вакыйгаларга бәйле рәвештә, юрист Булат Якуповтан аңлатма бирүен үтендек.

– Мондый очраклар һәркем белән булырга мөмкин. Алай гына түгел, фельдшер килми калган очраклар да байтак. Әйтик, 3-4 өйле авылга 7-8 чакрым барырга кирәк (оптимизация шундый хикмәтләрне бар итте – авт.), ә анда юл юк, яңгыр явып тора, пычрак, кыскасы, коточкыч табигать шартлары… Яисә фельдшер бер айлык ялда булып, аны туры китерә алмасагыз яки ашыгыч ярдәм машинасы җибәрергә каршы киләләр икән, шулай ук башка очракларда турыдан-туры 02 номерын җыярга мөмкин. Чөнки, гадәттә, ашыгыч ярдәм машинасында утыручы фельдшерлар түгел, ә диспетчерлар машина җибәрергә каршы килеп, хокук бозып утыра. Җинаять кодексының 124-125 маддәләре нигезендә аларны җавапка тартырга мөмкин. «Авыруга ярдәм күрсәтмәү» һәм «Куркыныч хәлдә калдыру» турындагы маддәләр ул. Мондый вакыйгада полиция шунда ук ашыгыч ярдәм номерына шалтыратып, аларга җинаять җаваплылыгы янавын кисәтә һәм шушы урында проблема хәл ителә дә.

Ашыгыч ярдәм машинасы килеп тә, дару яки төрле процедуралар өчен акча сорыйлар икән, моның законлы яки законсыз эшләнүе турында ашыгыч ярдәм бүлекчәсенең баш табибына шалтыратып белешә аласыз. Аның өчен шул ук диспетчер белән элемтәгә кереп, баш табибны яки аның өчен калган дежур табибны чакыруны сорарга кирәк, – диде ул.

Безнең илдә һәркем беренче медицина ярдәмен алырга хокуклы. Инде берәүләр шул хокукыгызны чикләргә тели икән, Динар кебек ахыргача көрәшегез һәм үзегезнең генә түгел, якыннарыгызның сәламәтлеген дә күз карасыдай саклагыз.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

  Ашыгыч ярдәм авылларга йөрми? , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии