«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

КӘҖӘГӘ АКЧА БУЛАМЫ?

Кәҗәләргә субсидия биреләчәк дип сүз чыккан иде, ул тәки бирелмәдеме? 4 кәҗәм бар. Миңа әле дә бирмәделәр

Исемем редакция өчен генә

Кама тамагы районы.

Соравыгызга җавап табу өчен Кама Тамагы районының авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиевка шалтыраттык:

– Шушы көннәрдә генә, безнең район буенча кайсы хуҗалыкта ничә баш кәҗә булуы турындагы белешмәләр тупланып министрлыкка җибәрелде, якын айларда булыр, дип уйлыйм. Моңа кадәр кәҗә өчен субсидия бирелмәде әле, – дип җавап бирде ул.

КЫЧЫТМАГАН ҖИРНЕ КАШЫЙЛАР

Уфаның да, Казанның да аэропортларының исемнәрен алыштырырга җыеналар. Уфа аэропорты, Казан һава аланы дигән исем кемнәргә ярамый икән, шуңа аптырыйм. Казан да берәү генә инде ул Русиядә, Уфа да – берәү. Аэропортлары да берәү генә бит әлегә. Әллә нинди кеше исемнәре тәкъдим итү – кычытмаган җирне кашу гына түгел микән?

Яхъя ЙОСЫПОВ, Башкортстан республикасы,

Бүздәк районы, Картамак авылы

АЛДАН КИСӘТЕРГӘ КИРӘК!

Күптән түгел безнең авылда иртәнге сәгать тугызлар тирәсендә шартлатып газны өзделәр. Бу ни булыр, дип аптырадык. Алдан кибет янында да, башка бер җирдә дә «газны өзеп торачакбыз» дигән мәгълүмат язылмаган, халыкка кисәтүле хәбәр килмәгән иде. Сәгать кичке җидедә генә килде, ул килгәнче дүрт күз белән, кайчан була да, кайчан бирерләр бу газны, дип, көттек. Билгесезлектә утырдык. Газчыга шалтыратмакчы идек – хатыны телефон номерын бирми. Кеше нишләргә тиеш? Өлкән яшьтәге кешеләр бар, балалар… Өмет итеп тора бит алар! Икенче юлы алдан кисәтергә кирәк!

Исемем редакция өчен генә

Арча районы, Сөрде авылы

НӘСЕЛГӘ ҺӨҖҮМ БАРА

Газетагызның бер санында, баш мөхәррирегез Илфат Фәйзрахманов: «Ике ел эчендә алты мәет күмдем», – дип язган иде. Аллаһ күрсәтмәсен икән андый хәлне. Менә, безнең дә нәселгә әллә нинди һөҗүм башланган кебек шунда: ике ай эчендә инде бишенче мәет күмәбез. Алтмыш яшьләре дә тулмаганнар китеп бара… Туганнарның кайгысын уртаклашам, барыбызга да бик авыр.

Кадрия ЗАҺИРОВА

Казан шәһәре

УЛЫ ТҮГЕЛМЕ?

«Безнең гәҗит»не күптән яратып укыйм. Соңгы вакытларда Нәкыйп Габделбәр дигән язучы күзгә чалына башлады. Минем бер укытучым бар иде, исеме – Габделбәр Лотфи улы Фәйзрахманов. Аның малае түгелме икән, дип кызыксына идем, әтисе мин белгән Габделбәр булса, мин аның белән сөйләшер идем, редакциягезгә мөрәҗәгать итсен иде.

Исемем сезнең өчен генә

Казан шәһәре

Актив авторыбыз белән элемтәгә чыгып, аңа бу сорауны бирдек. Юк, минем әтием ул түгел, дип җаваплады Нәкыйп Габделбәр.

ӘНИЕҢ ТАТАР БУЛМАСА

Күптән түгел дустымның вафатына бер ел тулды. Моңа багышлап, хатыны Коръән ашы уздырды. Бу мәҗлескә мине дә чакырган иде, чакыруны шатланып кабул иттем. Анда чакырылучылар арасында дәү әтисе, дәү әнисе белән Тимур исемле түбәтәйле малай да килгән иде. Шул балага берничә сорау бирдем. Мәктәптә, алтынчы сыйныфта укый икән. Татарча яхшы белә. Коръән аятьләрен дә яттан әйтте. Аның әнисе – урыс милләтеннән икән. Мәктәпкә барып, улы урыс теленә өстенлек бирелгән төркемендә укысын өчен гариза биргән. Бу бала аптырашта калган, татар төркемендә укыйсы килгән аның. Татар теле турында бәхәсләр тынмый. Бу татар баласының әнисе дә урыс тегермәненә су коя булып чыга түгелме соң?

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ

Казан шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Әгәр үз соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13.00 сәгатькә кадәр туры элемтәдә аралашачакбыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алачакбыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии