- 07.11.2017
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2017, №45 (8 ноябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Җәйге ялда булганнан соң, сәхифәбез кабат үз эшен башлап җибәрде. Каралты-кура тирәсендәге эшләр дә берникадәр кими төшкән вакытта укучыларыбызның әйтер сүзләре, сораулары һәм фикерләре шактый җыелгандыр. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә иртәнге 10нан көндезге 13 сәгатькә кадәр аралашуыбызны дәвам итәбез. Редакциябезнең телефон номеры үзгәрде. Укучылар белән турыдан-туры элемтә 8 (843) – 7112230 телефоныннан (Казанныкыннан бушлай) яки 8-9027112230 номерлы кесә телефоны аша булачак. Узган атнада кабул иткән шалтыратулар буенча җавапларыбызны бу атнада ук укый аласыз.
Рөстәм Закиров аяк ера, Салават фонды нишли?
Телевизорны ачсаң 2-3 айлык, 3-4 яшьлек балаларга ярдәм кирәк, дип тәкрарлап торалар. Шуларны күрсәтәләр. Мондый күренешләр модага да кереп китте бугай, акча җыеп кәсеп итүче мошенниклар да юк түгел. Безнең Татарстанда Русия хәйрия фондының бүлекчәсен Салават җитәкли. Нинди изгелекләр эшләде икән?
Икенче соравым: Айдар Галимовның сәхнәгә чыгу белән аякларын ике якка аерып куюын күреп торабыз. Хәзер аңа карап, җырчыларның байтагы шулай итә башлады. Минем бик яратып тыңлаган җырчым, халык артисты Рөстәм Закиров шундыйлардан. Бер дә килешми бит инде. Айдарга охшарга тырышабыз дип эшләнә торган эш микән бу? Айдарга аягын аерып торса да килешә – ул гел хәрәкәттә, ә җыр беткәнче тик кенә аяк аерып басып тору бер дә матур түгел.
Фәнил САЛИХОВ,
Минзәлә районы, Усай авылы
Беренче соравыгыз буенча Русия хәйрия фондының Татарстандагы бүлекчәсе белгече Сәрия Демидовага шалтыраттык:
– Фондка акча килгән саен, без балаларга ярдәм итәргә тырышабыз, әмма күбрәк ятимнәргә, балалар йортларына игътибар итәргә омтылабыз. Ятим дигәч тә, бу исемлеккә әтисе яки әнисе генә булганнар да керә. Акча җитеп бетми, зур суммалар күчсә, без, билгеле, авыру балаларга да ярдәм итәр идек. Кулыбыздан килгәнчә, тырышабыз, – диде ул.
Икенче соравыгыз буенча Татарстанның халык артисты Рөстәм Закировка шалтыраттык.
– Мин баштарак, җырлый башлаган гына чорымда, Айдар Галимовныкына караганда ике тапкыр ныграк итеп ерып куя идем, хәзер, киресенчә, аякны җыя төштем. Җыярга тырышам һаман да. Фәнил абый телевизордан минем элегрәк төшерелгән язмамны карагандыр ул. Мин аны контрольдә тотарга тырышам. Айдар бит ул минем кумир түгел. Газинур Фарукшин минем кумирым. Хәрәкәтләрне аннан алырга мөмкин әле мин, ә бу аяк еру үземнең гадәт.
Җир салымы арттымыни?
Җир салымнары турында сорамакчы идем. Нинди үзгәрешләр керттеләр соң аңа? Минем былтыр да, өченче ел да йорт тирәсендәге җиргә 93 сум килә иде салым, быел 130 сумнан артык өстәп куйганнар. Яртылаш диярлек арттырганнар. Буа районында алай артмаган, бездә арттырганнар.
Илдар КАМАЛОВ,
Тәтеш районы, Сөендек авылы
Соравыгызга җавап табу өчен, районыгызның салым инспекциясе баш инспекторы Раилә Фаисовна белән элемтәгә кердек.
– Җирнең кадастр бәясе арткан очракта, салым инспекциясенең соңгы өч елга җир салымын кабат чутларга хакы бар. Кадастр палатасы җирнең кадастр бәясе арту турындагы документларны 2014-2015нче елларга салымнарны түләгәч кенә бирде. Шуңа күрә быел без өч ел өчен булган җир салымын кабат исәпләдек. Башка елларда түләнеп бетмәгән суммалар (чөнки арзанрак кадастр бәясе белән түләнгән) быелгы салымга килеп кушылды. Салымнарның артуы шуның белән бәйле, дип аңлатты ул.
Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии