«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ВИРУСТАН КУРЫКМЫЙЛАР

Бер көнне автобуста барганда яныма бер ир утырды. Битлеген ияк астына төшереп кенә кигән. Үзе миңа карап, өргән кебек тоелды. «Өрмәгез, маскагызны да күтәреп кимәгәнсез бит!» – дим. «Нәрсә, коронавирус йогар да, үләрмен дип куркасыңмы әллә?» – дип, кычкырып көлде. Шундый ваемсыз кешеләр бар бездә. Үзләре дә курыкмый, кешене дә санламый торган. Күптән түгел генә интернеттан укыган мәгълүмат белән уртаклашасым килә. Аны Александр Чепурнов исемле бер вирусолог язган. Коронавирус белән чирләгән кешеләрнең организмында бу инфекциягә каршы көрәшә алырга сәләтле тәнчекләр эшләнеп чыга икән. Тик алар өч-дүрт ай эчендә генә үз көчен югалтмый яши ди. Аннан соң, көчсезләнәләр һәм кеше кабат коронавирус йоктырырга мөмкин. Бернинди күмәк иммунитет та була алмый, ул иммунитет өч ай гына саклана һәр кешедә, дип сөйли вирусолог. Шуңа күрә, апрель-май айларында чирләгәннәр, хәзер кабат йоктырырга мөмкин булып чыга. Күпме кеше авырыр бу юлы – билгесез. Әйдәгез, иптәшләр, көлмик, көлүдән узды бу хәл.

Руфия апагыз

Казан шәһәре, Дәрвишләр бистәсе

МОНЫ НИЧЕК АҢЛАРГА?!

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан белдерү ясадылар – чәчтарашлар, мунчага барулар бушлай булачак икән пенсионерларга. Шуны сөйләп бетерделәр дә, 65 яшьтән өлкәннәргә урамга чыкмаска киңәш ителә, диләр. Нишләргә соң безгә, барыйкмы мунчага, юкмы? Мин моны мыскыл итү дип саныйм инде. Нәрсәгә игълан итеп торырга иде соң ул бушлай мунча барлыгын, урамга чыгарга ярамагач?

Гыйлемхан МӨХӘМӘТДИНОВ

Казан шәһәре

ДӨРЕС СӨЙЛӘШМИ

ТНВ каналында һава торышын әйтүче Иркәнең сүзләрне дөрес әйтмәвенә бер дә әһәмият итмиләр. Һәр сузык аваз артыннан соң, ни өчендер, «м» хәрефен өстәп куя ул. Болай дип ишетелә: «Ява-ммм», «Килә-ммм», «Җылы-ммм» һәм башкалар. Журналистларны укыган чакта бер дә дөрес сөйләшергә өйрәтмиләр микәнни соң ул, матур түгел бит инде!

Рузалия ШӘЙДУЛЛИНА

Казан шәһәре

АЧЛЫК ЗАМАНЫМЫНИ…

Актанышбаш авылының чишмә буендагы елгасына ел да кыр үрдәкләре кайта. Барыбыз да сокланып карыйбыз, беркем куркытмый аларны. Тик шул үрдәкләр күрәсең кемгәдер комачаулагандыр. Бер көнне ике ир ат кәттә генә машинада килеп туктап, үрдәкләрне атып киттеләр. Актанышбаш халкыннан сорасалар, «Без ач, безнең ашыйсы килә, итебез юк», – дисәләр, бер үрдәк суеп болай да биреп җибәргән булыр идек. Халык чишмәгә йөри торган юлда шушылай мылтык күтәреп ничек оялмыйча йөриләрдер. Каз-үрдәкнең рәнҗешеннән дә курыкмыйлар. Ачлык заманымыни…

Эльвира ГАЛИЕВА

Актаныш районы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии