Ял итеп кайттык

Өлкәннәр көненә багышланган тантанадан кайттык әле. Безне, 1946нчы елда туганнарны, район үзәгенә кунакка чакырдылар. Авыл җирлеге рәисебез Рәзинә Заһидуллина, машина юллап, 20 кешене Буага озатты, сыйган кадәребезне үз машинасы белән алып барды. Кайтканда да бәйрәм беткәнне көтеп торып, үзе алып кайтты. Яңа төзелгән бик матур Мәдәният йорты халык белән шыгрым тулы иде. Сугыштан соң, курыкмыйча туучылар күбәү икәнбез әле, дип, шатланып куйдым. Безне башта район хакимияте башлыгы Азат Касыймович, аннан Казаннан килгән кунаклар котлады. Соңыннан бик матур концерт булды. Биргән бүләкләре дә саллы – сигез төрле ризык салганнар иде.

Безне шулай чакырып, кунак иткәннәре өчен бик зур рәхмәт әйтеп кайттык. Сугыш чоры балалары булмасак та кече яшьтән эшләп үстек, нинди генә авыр эшләр эшләргә туры килмәде безгә. Авылдашларымның күбесе сыер савучы, дуңгыз караучы, чөгендер игүчеләр булып эшләп, пенсиягә чыктылар. Ул заманның укытучылары да агитатор да, колхозчы да булды. Балалар белән кырдан кайтып кермәделәр. Күп еллар үткәч тә хезмәтеңне шулай хөрмәтләп искә алулары бик күңелле шул. Безне шулай барыбызны да барлап, бәйрәмгә алып барган өчен, Рәзинәгә чын күңелдән рәхмәт әйтәсебез килә.

Динә КАМАЛЕТДИНОВА,

Буа районы, Иске Суыксу авылы 

Комментарии