Фәрештәләр төшкән җирдә

Фәрештәләр төшкән җирдә

Хуҗалар тавы…

Изгеләр тавы…

Риваять яши халкым күңелендә:

Батыр кызларың

Таң йолдызлары булып

Балкып яна илем күгендә…

Борын-борын заманнарда Аксубай районы Иске Үзи авылы янында Мәрҗән исемле шәһәр була. Бу шәһәрнең юлбашчысы Тырышмал Хуҗа икән. Аның берсеннән-берсе матур 12 кызы үсеп буйга җитә. Алар арасында Нәркис гүзәлгә Иштирәк батыр гашыйк була. Көтмәгәндә Болгар җирләренә дошман явы килә. Алар Биләрне дә чолгап алалар. Ярдәмгә килгән бик күп кешеләр арасында Иштирәк батыр да өч ярдәмчесе белән Хуҗалар тавына менә. Батырлар барысы да изге яуда һәлак булгалар. Сугышырлык ир-ат калмагач, яуга хатын-кызлар күтәрелә. Беренче рәткә Тырашмалның унике кызы баса. Ләкин көчләр тигез булмый. Җиңеләләр. Тырышмал кызлары белән Мәрҗән шәһәренә борыла. Шәһәргә җитәрәк аларны әсирлеккә алалар. Хуҗалар тавына алып барып иртә-кич җир ташытып тау өйдерәләр. Шушы тау башына Тырышмалны һәм аның 12 кызын тереләй күммәкче булалар. Тик… тау өелеп беткәч, бер мизгелдә кызлар 12 йолдызга әйләнеп күккә оча. Ә Тырышмал Хуҗа таудан аска сикереп елгага әйләнә. Менә шушы вакыттан әлеге биек тауны «Кызлар тавы» дип атап йөртәләр. Ә Изге чишмәгә баш ияләр.

Хуҗалар тавында шушы көннәрдә уздырылган «Чишмәле җәннәт» бәйрәме дә күккә йолдызлар очырудан башланып китте. Тик шар-йолдызлар күккә үк очып китмәделәр. Агач ботакларына сарылып калучылары да булды. Гүя кызлар рухы безнең янда иде. Чыннан да, бу җирләргә аяк басу белән ниндидер илаһи хис биләп ала. Һава да, агачлар да үзенә бер төрле монда. Ниндидер сихри җир бу. Кешене авыр уйлардан, яман хатирәләрдән арындырып чистарына торган урын.

Менә шушы илаһи урында бишенче ел рәттән «Чишмәле җәннәт» бәйрәме уза. Җәннәткә тиң чишмәләр иле булганга районыбызның атказанган мәдәният хезмәткәре, район мәдәният йорты методисты Рәфидә ханым Гатина «Чишмәле җәннәт» проектын эшләде дә.

Менә бүген дә изге урынга иртәдән үк халык агылды. Җиңел машиналар да, автобуслар да, җәяү атлаучылар да күренде. Кемгә бу бәйрәмне күрергә насыйп – барысы да килделәр. Биләр һавасын сулап, чишмә суы эчеп ял итәргә Ульян якларыннан килүчеләр дә бар иде. Алар белмичә килеп, шушы бәйрәмне бик рәхәтләнеп карадылар.

Йөрәкләрне телгәләп Луиза Батыр-Болгариның «Хуҗалар тавы» җыры яңгырады. Тере дивар булып ике яклап баскан кыз-егетләр, апа-абыйлар Татар иленең төрле якларыннан килгән кунакларны, имам-хатыйп, имам-мөхтәсибләрне каршыладылар. Комган һәм сөлгеләр тоткан татар кыз-егетләре килгән кунакларга чишмә суы белән бит-кулларын юарга ярдәм иттеләр, чишмәнең шифалы суы белән сыйладылар.

Кызлар рухына күккә очкан шарларга тоташып бәйрәм башланып китте. Сүзне районыбыз имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәткә биргәч ул барлык кунакларны сәламләп бәйрәм белән котлады. Район хакимияте исеменнән котлап Социаль мәсьәләләр буенча Район башлыгы урынбасары Николай Петрович Чурин чыгыш ясады.

Бәйрәм изге рухта булгангамы, ничектер бик җиңел барды. Вәгазьләргә үрелеп мөнәҗәтләр әйтелде. Балалар үзләре өйрәнгән догаларны яңгыраттылар. Дини календарьлар чыгаручы Фәния Хуҗиәхмәт тә килгән халыкны котлап, бүгенге көннең актуаль мәсьәләләрен атап китте, дини календарьлар турында сөйләде. Хаҗия апаларыбыз мөнәҗәтләр әйттеләр. Урта Тигәнәле авылында бик күп еллар тарих укыткан, өч тарихи китап авторы Шәйхетдинов Бәдертдин әфәнде үзенең «Без тарихка баш ияргә килдек» шигырен сөйләде…

Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.Бәйрәмнең икенче өлешендә халык корбан итеннән пешерелгән пылау белән сыйланды. Чишмә суыннан чәйләр эчелде…

Намаз вакыты кергәч, халык ачык һавада кыйблага карап басып намаз укыды. Изге урын, саф һава, уртак дин бар халыкны берләштерде. Фәрештәләр үзләре төшкән иде бугай әлеге бәйрәмгә. Бар нәрсә дә самими һәм илаһи булды. Күңелләр нечкәрде, хисләнде.

Бәйрәмне оештыручыларга: Алексеевск хакимияте, мәдәният бүлеге, мәхәллә, Район кулланучылар җәмгыяте, кафе хуҗаларына һәм хезмәткәрләренә, «Ак калфак» оешмасына бар халык рәхмәтләр әйтеп дога кылды. Шушы традицияне югалтмыйча, ел саен үткәрүне теләделәр. Янәшәдә генә очып китә алмый агачларга сарылган кызлар рухы гел янда сыман тоелды. Бәйрәм тәмамланган мизгелдә соңгы йолдыз күккә күтәрелде.

Хуҗалар тавында кошлар җыры…

Алсулана таңнар, бата кояш.

Җирем, күгем, таулар, үзәннәрем

Җәннәт юлларына ишегең ач!

Илгә, көнгә, җиргә муллык теләп

Челтерәшеп ага саф чишмәләр.

Изге җирдә бәйрәм – тантанага

Төшкән иде бугай фәрештәләр…

Алсу НӘҖМЕТДИНОВА,

Алексеевск районының «Ак калфак» җирле оешмасы җитәкчесе

Фәрештәләр төшкән җирдә, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии