- 07.08.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №30 (3 август)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Андый балаларны кешеләр төрлечә атый. Кемдер чын күңелдән жәлли, ә кемдер, киресенчә, алардан читтә торуны кулай саный. Ләкин өченчеләре булышырга гына тора. Люция Хикмәтуллина шундыйлар рәтенә керә дә инде. 2006 елда ул «Йолдызлы десант» дигән проект тәкъдим итә. Аның буенча авыр гаиләле, милициядә хисапта торучы яисә ятим калган балаларга җәй һәм кыш көннәрендә лагерьга барырга мөмкинлек бирелә. Шуның җәйгесендә мин дә булып кайттым.
Барыр алдыннан, анда кем «ял иткәне» турында ишеткәч, башка ниндидер уйлар килеп китте. Өстәвенә, лагерь дигәне дә, Мамадыш районында, Соколки исемле авыл янында урнашкан.
Чулман буенда балалар бер-берсе белән көймәдә йөзү тизлегендә ярыша иде. Машинадан чыккач, безне лагерьның оештыручысы Люция Хикмәтуллина каршы алды. «Минем өчен шушындый балалар белән эшләү бик кызыклы», – дип сөйли психолог белгечлегенә укып чыккан Люция. «Башта кеше бик аз булды. Беренче елда нибары 30 гына идек. Ә хәзер исә 16 смена үткәрәбез. Һәм аның һәрберсендә 50гә якын бала ял итә». Тәрбиячеләр дә монда бүтән икән. Алар өчен яз көне аерым укулар үткәрелә. Укулар беткәч, тәҗрибә туплар өчен, «авыр балалар» янына барып, берничә көн эшләп алалар.
«Лагерьга 2006 елдан йөри башлаган яшьләр дә тәрбияче буларак безгә булышып йөри хәзер. Мин, мәсәлән, аларның күңелләрендә «урам тормышы» дигән әйберне сизмим. Балалар бер-берсе белән бик тиз дуслашалар. Быел, хәтта шуңа игътибар итәм: былтыргыга караганда, аларның сүгенүләре бик кимегән. Андый сүзләрне башка әдәби тел белән алыштырырга тырышалар», – диде оештыручы.
Лагерьны оештыручылар балалар колонияләре, ябык мәктәпләр белән бергә эшлиләр. Аларда булган иң актив яшьләрне «ял итәргә» җибәрәләр. Актив дигәне үзен аклый. Һәр көнне диярлек көймәдә йөзәләр, төрле бәйрәмнәр үткәрәләр. Мин лагерьга барган көн дә, андагы «Водная феерия» исемле бәйрәмгә туры килде. Балалар комда төрле фигуралар ясауда һәм башка төр ярышларда катнаша иде. Шуларның берсендә, көймәдә йөзү тизлегендә мин дә көч сынаштым. Бәйрәмгә Татарстаннан гына түгел, Русиянең башка төбәкләреннән дә берничә төркем килгән икән, чөнки янымда утыручы кыз Түбән Новгородныкы булып чыкты. «Безнең лагерь күл буенда урнашкан. Ләкин монда кызыграк. Башка яшьләр белән дә тиз танышасың. Бик җылы кабул иттеләр», – диде ул миңа эш аралаш. Моңарчы кулыма ишкәк тотканым юк иде үземнең. 15-16 яшьлек малайлар бик тиз аңлатып бирделәр.
Көймәләрдән соң бөтенесе дә яр буена ашыкты. Бер сәгатьтән соң комда ясалган фигуралар бәйгесе башлана иде. Аның белән бергә, бодиарт, ягъни тәнгә рәсем ясау буенча да ярыш үткәрелде. Комда күбесенчә ракеталар, планеталар, ә тәндә космонавтлар һәм йолдызлар ясалган иде. Бәйгенең нәтиҗәсен үзебез билгеләдек. Ләкин бүләкләү тантанасында катнашып булмады.
Балалар арасында йөри торгач, үземне дә тәрбияче төсле хис итә башладым. Бер-ике малай белән дә таныштым. Кечкенә генә Марат, мәсәлән, Галләмов исемендәге ябык мәктәптә укый икән. «Өйгә кайтасы килми. Ашарга пешерергә өйрәтәләр, кием тегәргә дә. Барыбыз да спорт белән шөгыльләнәбез. Үзем менә чигү белән кызыксынам. Янымда җепләрем булса, кулъяулык та чигеп бирер идем», – дип мактанып алды ул. Лагерь башкалардан берни белән дә аерылмый. Ашау-эчү саф һавада, ял итү һәм йоклау – палаткаларда гына. Балалар хәтта газета да чыгара.
Чыннан да, беренче караштан бу балаларны авыр гаиләләрдән, дип уйламассың да. Монда алар, читлектән чыккан кош сыман, иркеннәр. Рәхәтләнеп уйныйлар, йөзәләр. Ә көз җиткәч, кире 4 дивар арасына кайтырга мәҗбүр булалар. Ул вакытта яныңда әти-әниең булса яхшы ул. Ә аларны кем көтә икән?
Лагерьны оештыруда авырлыклар да бар. Әгәр узган елларда балалар 12-15 көн ял итсәләр, быел исә, аны кыскартып, 7гә генә калдырганнар. «Безнең өчен бу проблема. Чөнки бала 5 көндә генә шушы мохиткә ияләшеп бетә. Ә 2 көннән соң инде китәргә дә кирәк. Аралашуга, дуслашуга вакыт та калмый кебек», – диде Люция.
Динар Вәлиев.
КФУ студенты.

Комментарии