Мөслимдә Исхакыйлар нәселе

Мөслимдә Исхакыйлар нәселе

1нче июль көнне Чистай районының Мөслим авылында «Авыл көне» булды, анда мин дә катнаштым. Бәйрәм тантанасы Рамил Нуруллин һәм Рафыйк Насыйровның Мөслим авылы тарихы турында документаль китабын тәкъдим итүдән башланды. Заманында бу төбәктәге милли һәм дини тормышның үзәге булган Мөслим авылы мондый саллы, җитди китапка бик лаек! Тантанада авторлар үзләре дә катнашты, чыгыш ясадылар. Шушы авыл тумасы Рамил Нуруллин – Биләр урман хуҗалыгының баш урманчысы, Рафыйк Насыйров – тарих фәннәре кандидаты, Аксубай районының Түбән Татар Майнасы урта мәктәбе директоры. Мин дә халык алдында чыгыш ясап, бу төбәкнең тарихына, бигрәк тә көчләп чукындырулар чорына тукталдым, Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» әсәрендәге вакыйгаларның шушы як авылларында барганлыгын әйттем. Сөйләгәннәремне дәлилләп, Мөслим китапханәсенә Зөләйханың прототибы булган Гөләйза турындагы «Гөләйза» китабымны бүләк иттем.

Бу авылга кайтуымның икенче сәбәбе Гаяз Исхакыйның нәселе белән бәйле иде. Тарихтан билгеле булганча, Гаяз Исхакыйның әнисе Камәрия абыстай шушы Мөслим авылы кызы була, аның әнисе Мәхфүзә абыстай биредә кырык елдан артык балаларга ислам сабагы бирә. Тарихчы Рафыйк Насыйров Мөслим зиратындагы кабер ташларын өйрәнгәндә, бик матур язылган һәм бик яхшы сакланган бер кабер ташына юлыга. Анда Мөхәммәтша кызы Мәхфүзә абыстай җирләнгәне, аның кырык елдан артык балаларга гыйлем бирүе язылган була.

Метрика кәгазьләре, ревизия документлары белән чагыштырып, нәсел шәҗәрәләрен өйрәнеп, Рафыйк Насыйров бу кабер ташының Гаяз Исхакыйның әбисе Мәхфүзә абыстайныкы икәнлеген ачыклый. Ул бу кабер ташындагы язуларны күчереп ала, аларны кирилл хәрефләренә дә әйләндерә. Рамил Нуруллин җитәкчелегендә һәм Мөслим мәчете ярдәмендә, Мәхфүзә абыстайның кабере рәткә китерелә, зират капкасының шул турына коймага истәлек тактасы куела. Анда, «Бу кабергә татар халкының бөек юлбашчысы, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, язучы, драматург, нәшир Гаяз Исхакыйның әбисе Мәхфүзә Мөхәммәтша хәзрәт кызы, Габделвәли хәзрәт җәмәгате, кырык елдан артык Мөслим авылы балаларын укыткан галимә-остазбикә җирләнгән. (1839–1903)», дип язылган.

Тарихчылар Фәүзия Бәйрәмова белән Рафыйк Насыйров Мөслим авылы зиратында, Гаяз Исхакыйның әбисе Мәхфүзә абыйстай кабере янында.
Мөслим авылындагы бәйрәм чарасы

 

Авыл халкы алдында чыгыш ясап, мин Мәхфүзә абыстайның туруны Сөембикә ападан күп сәламнәр тапшырдым, ул Гаяз Исхакыйның апасы Гайнелмарзиянең кызы, аңа 104 яшь, ул Ташкент шәһәрендә яши. Авылдашы Наилә Потеева аша без аңа Мөслим авылындагы әбисенең кабер ташы һәм истәлек тактасы фотоларын җибәргән идек. Сөембикә апа әбисенең каберен яхшы хәтерли булып чыкты, ул элегрәк анда кайтып та йөргән. Мөслим авылында Гаяз Исхакыйның нәселе белән бәйле истәлекләрне кадерләп саклаганнары өчен ул авыл халкына зур рәхмәтләрен әйтте.

Рафыйк Насыйров белән берлектә, мин дә Мөслим зиратында булдым, Коръән укып, Мәхфүзә абыстай рухына, Гаяз Исхакый нәселенә дога кылдык. Шунысын да әйтергә кирәк, бу нәсел ике яклап та танылган дин әһеле, кырымлы Гәрәйләр династиясе вәкиле Морат муллага барып тоташа, аның кабере янәшәдәге Чирүле Шынталасы авылы зиратында.

«Авыл көне»н халыкның исендә калдырырлык итеп уздырганы, туган авылы турында китап язганы, Гаяз Исхакыйның нәселе белән бәйле истәлекләрне кадерләп саклаганы өчен Рамил Нуруллинга һәм Чулман аръягы төбәгенең төп тарихчысы Рафыйк Насыйровка зур рәхмәтләремне әйтәм!

Язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия БӘЙРӘМОВА,
Чистай районы, Мөслим авылы

Комментарии