- 07.06.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №6 (июнь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
«Безнең гәҗит»нең 2025нче елгы апрель санында Ф. Миргазинның «Безгә сан юк...» исемле мәкаләсендә язган хәбәрләргә җавабында Илфат Фәйзрахманов «2025нче елда «сугыш балалары» статусын булдырган һәм ташламалар билгеләгән төбәкләр Русиядә 54кә җитте», – дип язган һәм «АиФ» газетасыннан күчергән төбәкләр исемлеген күрсәткән. Ул 54 төбәк исемлегендә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе дә бар.
«Сугыш чоры балаларына илтифат күрсәтү»гә нинди ташламалар керә икән? Шуны беләсе иде. Башка төбәкләр турында бәхәсләшмим. Әмма Мәскәү өлкәсе, Мәскәү турындагы мәгълүмат дөрес түгел. Ташламалар бар ул: инвалидларга, хезмәт ветераннарына, медикларга, укытучыларга, Чернобыльдә булганнарга. Кеше берсеннән генә файдалана ала.
Сугыш чоры балалары өчен 2017нче елда документларны тикшереп, вакытлыча таныклык биргәннәр иде. Аннан соң анысын алыштырдылар. Монысы үлгәнчегә кадәр гамәлдә. Бер елдан соң иремә истәлекле медаль бирделәр. Шул тирәдә йөргән, бергә эшләгән иптәше дачада (аныкы да безнекенә якын гына) кесәсеннән алып тапшырды. «Минем медаль кайда?» – дигәч, аптырап: «Синекен онытканмын», – диде. Ул да вафат инде. Быел 27нче гыйнварда ирем дә китеп барды.
Сез язган 54 төбәктә дә шул хәлдерме, белмим. Татарстандагы сугыш чоры балалары акча сорый бит. Акча Мәскәүдә дә, Мәскәү өлкәсендә дә юк. Мин Мәскәүдә туып-үскән дустымнан да сорадым. «Грамоталарым күп. Хезмәт ветераны да мин. Әмма сугыш чоры баласы буларак, берни дә юк», – диде. Хәтта без алган таныклыгы да юк. Аңа да 86 яшь. Ире 88 яшендә үлеп китте (Арча районы Симетбаш авылында туган). Ул да берни күрмәде.
Халыкта «өметсез шайтан» диләр. Әмма өметләнмәгез. Мин көтмим дә, өметләнмим дә, кирәксенмим дә. Бу әниләргә бик кирәк иде безне үстергәндә, укытканда. Аларның кимсетелеп яшәүләренә, интегүләренә йөрәк әрни. Алар бик кызганыч. Аллага шөкер, балаларыбыз тәүфыйклы, алар бәхетле булсын, илләр тынычлансын.
Мәскәү өлкәсендә 2027, 2028нче еллардан сугыш чоры балаларына Җиңү Көненә 2 мең сум акча түләргә планлаштыралар, закон кабул ителсә. Бу – бер айга 166 сум. Татарстандагы бәя белән 2 кило бәрәңге бәясе (телевизордан бәрәңгегә 86 сум дип куйган бәяне күрсәттеләр).
Сугыш чоры ятимнәре! Бу сәдака кирәкме безгә? Мәскәү өлкәсендә Израильдән килгән бәрәңгенең килосы 130 сум. Бик тәмле үзе. Балалар җирне көрәк белән казып, 1 мең, 1 мең 100 данә утырталар. Ел уңай килсә, ашарга да, утыртырга да җитә.
20нче мартта быел Мәскәү өлкәсе коммунистлары бу мәсьәләне күтәреп чыгып, тавышка куйганнар. Нәтиҗәсе: «Не хватило одного голоса для принятия закона Московской области «О детях войны»!» Миңа 85 яшь, тагын өч ел көтәсе. Әгәр закон кабул ителсә, Мәскәүдә бернинди ташламага ия булмаганнарга гына буласы, дип сөйләштеләр моннан берничә ел элек.
«Үлгәч, ярмасыннар иде» язмасының авторы Флюра ханым! Бик шулай!!! Әмма яралар шул. Яралар да, нинди диагноз куелган, шуны язып бирәләр. Иң беренче 122 номерына шалтыратып, хәлне аңлатабыз. Ул форточкаларны ябып, гөлләрне алып куярга, чит шалтыратуларга җавап бирмәскә, чит кеше кертмәскә куша. Шулай да үзе бер кешене җибәрә. Ул бик ныклап үз ярдәмен тәкъдим итә. Аннан ашыгыч ярдәм килеп үлемне раслый. Аннан полиция килеп, сорашып, документ тутыра. Элек алар: «на сохранение» дип язалар иде, үтенеп сорагач. Хәзер ул рөхсәт ителми. Аннан машина килеп, моргка алып китәләр. Менә ул нотариально раслаткан язуны кемгә бирергә, кайчан бирергә? Монысын ничек хәл итәргә? Берәү дә белми. Морг минутына кадәр язып чиратка куя мәетне яруны. Әгәр ул язуны кулга төшерергә мөмкин булса да, аны китергәнче күп мәет җыела. Язу булмаса, мәет тагын 3-4 көн ятарга мөмкин. Язу буламы, юкмы әле. Шуңа күрә ярдырырга мәҗбүр буласың, чөнки сезнең чиратны гел артка күчерәләр. 2024нче елның апреленнән шул хәл кертелгән.
Мулла да бик тырышты, әмма уңай хәл ителмәде. Мулла, бәлзәмләмәсеннәр, югыйсә юып бетереп булмый, дигәч, анысына риза булдылар. Анысы 7 мең тора икән. Бөтен нәрсәгә прейскурант: «моргта ике төн, яру, санобработка (бәлзәмсез), мөселман табуты – 66 мең, зират якын, 5 километр да юк, машина, ике грузчик – 14 мең, кабер казу, ләхет алу, тактасы, стандарт чардуган – 89 мең». Бу чек белән. Өйдән зиратка кадәр машина 14 мең. Бу – барча мәеткә дә шулай. Калганын барысын да мөселманча үзең оештырасың, акчасын тотасың. Аллага шөкер, мөселманнарны (ирләрне) муллалар юа, ләхеткә иңдерәләр, җеназа укыйлар.
Балалар барын да эшләделәр, ярдырмыйча гына калдырып булмады.
Асия ВӘЛИУЛЛИНА,
Мәскәү өлкәсе, Селятино бистәсе
Комментарии