Үзеңнеке үзәктә булсын

Ерактагы кояш яктырак җылыта, дигәндәй, еракта, чит өлкәләрдә, чит илләрдә, яшәүче татарлар турында хәзер без күбрәк тә беләбез бугай. Чөнки телевизион тапшырулар, газета-журналларда да күбрәк читтәгеләр турында язалар, сөйлиләр.

Читтәге татарларга Республика бюджетыннан да бик зур сумма акчалар тотып, Сабан туйлар үткәрү, зур бүләкләр бирү, телевизион тапшырулар төшерү модага кереп китте, ахры. Чит ил яшьләрен чакырып, бюджет хисабына югары уку йортларында укыту дисеңме, безнең татарларга хас инде ул.

Үз гаиләңнән өзеп, читләргә тәлинкә тоту татарның канына сеңгән. Үзебезнең республикада да җитәрлек үрнәк алырлык гаиләләр, яшьләр, аларны үстерергә, күрсәтергә генә кирәк. Аларны бөтен дөньяга данларга иде.

Читтән килгән җырчыларны да бик тиз күтәреп, Татарстанның атказанган исемнәре бирелә. Үзешчәннәр арасында да бик талантлылары бар. Әмма үзебезнекеләрне үстерергә тырышу юк. Безнең татарга эш булсын инде аңа. Шуңа күрә безнең сәхнәләрне Башкортстан яшьләре басты. Ә безнең яшьләр эшлиләр дә, бушка җырлыйлар да.

Бюджет өчен 30-40ар ел Татарстанда эшләгән ата-аналар балаларын ссуда, кредитлар алып укыта. Мөмкинчелеге булмаганы, сәләте булса да, укымый кала, кара эшкә керә.

Газета-журналлардан укып торабыз, читтән килеп, балалар дәвалаганга, китап бастырганга акча алалар. Үзем белгән берничә кеше баласын дәвалатыр өчен кая гына мөрәҗәгать итмәде, булышучы булмады. Ярдәм фондларын үзләрен тәэмин итәр өчен генә оештыралар ахрысы. Ничә кеше сорап та, акча юклыкка сылтыйлар. Үзләре миллионнарга төшереп юбилейлар үткәрәләр, бәйрәмнәр оештыралар.

Торагы 40 квадрат метрдан артса, пенсионерларга транспорт өчен тиешле акчасын да бирмиләр бездә. Башка өлкәләрдә мондый хәл юк бит. Донор республика була торып, гомер буе шушы республика бюджетына эшләгән пенсионерларны кимсетү була түгелме бу?

Балалары таралып беткән ялгыз карт-карчыклар ул артык квадрат метрларны кая куйсын? Шуның өчен бөтен пенсиясен түләп, ачлы-туклы яшәргә мәҗбүр бит әле алар. Ә ул картларның картлык көнгә дип җыйган акчаларын Сбербанк бирергә дә уйламый. Конституциягә дә буйсынмый, закон үз кулларында, халыкны уйлаучы юк.

Чит өлкә, чит ил татарлары өчен нәрсә генә эшләми безнең Татар конгрессы да. Үз республикабыз татарларына гына игътибар юк. Бюджет акчасын туздырудан башка чара эшләмиләр.

Без, пенсионерлар, гомер буе илебезнең Төп Законы булган Конституциябезгә таянып, ышанып яшәдек. Төп хокукларыбыз һәм бурычларыбыз да, дәүләтнең үз халкын яклавы, саклавы да шушы документ белән беркетелгән иде.

1990нчы еллардан соң Төп Закон статьялары бозылды. Шул елларда үткәрелгән реформалар нәтиҗәсендә миллионлаган кешеләр үзләре эшләп тапкан байлыкларны югалттылар. Хөкүмәт, Сбербанк аша акча реформасы үткәреп, саклык кассаларындагы акчаларны юкка чыгарды. Тамактан өзеп авыру баланы дәвалау, фатир сатып алу өчен дип җыелган акчалар юкка чыкканнан соң, 20 яшьлек улым да, шул кайгыдан инфаркт алып, ирем дә үлделәр. Мин акчасыз, улсыз, ирсез калып, пенсиядә дә эшләргә мәҗбүр булдым. Безнең буын реформа корбаннары булды. Дәүләт үзенең бурычын 30 елдан бирле түләргә җыенмый. В.В. Путин ТАСС хәбәрчесенә, халыкны социаль яклау өчен акча запасы бик күп, диде. Ә соңрак бу акчалар авиациягә һәм туризмга биреләчәк, дип белдерде. Л.И. Брежнев сугыш чорында сатылган займнарга да акча түләгәч, хөкүмәткә ышаныч арткан иде. Шуңа күрә мин, «Дәүләт халыкка матди һәм әхлакый зыян китерә торган реформалар үткәрмәскә тиеш», дигән матдәне Конституциягә кертергә тәкъдим итәр идем.

Авиация һәм туризм бәяләрне күтәрү хисабына да бик тиз үсәчәк. Ә хөкүмәткә, Конституциягә ышанып алданган халыкның тормыш хәле һаман да авыр әле. Без күбебез пенсионерлар, авырулар, күбесе үлде дә инде. Халыкның ышанычын яулар өчен, аны алдамаска, таламаска, бурычыңны беренче чиратта түли белергә кирәк. Ул акчалар дәүләт байлыгын урлап җыелган акчалар түгел иде.

Кешеләргә тиешле өстәмәләрне телевизордан күрсәтү, аңлатулар бик аз. Елга кимендә бер тапкыр пенсияне арттырырга дип әйтелде. Күпмегә икәне билгесез. Елдагыча, бер меңгә арттырып, әйбер бәяләрен арттыру хисабына бишәр мең итеп җыеп алсалар, аннан ни файда? Сугыш арты елларында да ел саен әйбер бәяләре төшә иде. Ә хәзер алар көн дә арта гына. Эш хаклары шулай артмый бит. Эш хакы яшәү минимумыннан түбән булмаска тиеш, диләр. Ул бит гади халыкка 8-10 мең, ә башкаларга миллионлап. Нигә шул кадәр аерма кешеләр арасында? Мондыйны бер илдә дә ишеткән юк. Бизнесмен хатыннары, балалары, көнгә бер миллион кирәк, дип мактанышып утыралар. Бу бит эксплуатациянең никадәр югары булганын күрсәтә. Дәүләт нәрсә карый, аларга закон юк микәнни? Тырыш яшьләр икешәр-өчәр диплом белән эшләп тә, 20-25 мең сумнан артык ала алмый. Бюджетта да, бизнеста да. Бу акчага фатир сатып алып, гаиләне тәэмин итеп буламы? Шуңа күрә яшьләр гаилә корырга теләми, чит илгә китәргә җай эзли.

Советлар Союзы чорында югары белемле хезмәткәрләрнең эш хакы 120-150 сум тирәсе, ә пенсия 130 сум була иде. Нигә хәзер дә эш хакы күләмендә пенсия билгеләнми? Дәүләт хезмәткәре дип, депутатлар, прокурорлар гына берничә 100 мең сум пенсия ала, ә укытучы, табиб дәүләт хезмәткәре түгелме? Без дә бит дәүләт эшен эшләдек, салымын түләдек. Нигә хәзерге законнар халык файдасына түгел? Гадел, гуманлы законнар кабул ителсен иде.

Зөлфия Х.

Казан шәһәре

Комментарии