Биер өчен туган

Биер өчен туган

2нче июньдә талантлы биюче, балетмейстер, Татарстанның халык артисты Халисә Хәмит кызы Шәрәповага (Нигъмәтуллина) 70 яшь тулды. Күркәм юбилее белән тәбрикләп, аңа исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, якыннары һәм балалары белән янәшә бәрәкәтле, сау-сәламәт гомер итүен телибез.

Халисә Шәрәпова 1967нче елда, зур конкурс аша узып, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә биюче-солист буларак кабул ителә. Әлеге данлыклы коллективта ул 1987нче елга кадәр эшли. Тирән темперамент, гаҗәеп техника, хис өермәсе – Халисә Шәрәпова башкарган биюләргә хас сыйфатлар. Талантлы биюче Әлфия Афзалова, Вафирә Гыйззәтуллина, Хәмдүнә Тимергалиева, Венера Ганиева, Ренат Ибраһимов, Фирзәр Мортазин һәм башка бик күп күренекле сәнгать осталарының концертларында да еш чыгыш ясый. Илебезнең бик күп төбәкләрендә һәм ерак чит илләр – Тунис, Италия, Мальта, Сенегал, Нигерия, Бельгия, Алмания, Болгария, Финляндия, Австрия, Төркия сәхнәләрендә биергә насыйп була аңа.

Изображение удалено.Изображение удалено.2002-2010нчы елларда Халисә Шәрәпова Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең балетмейстеры һәм директоры булып эшләде. Ансамбль аның куелышында чын фольклор үрнәгендә булган «Чабата», «Буталдым» биюләрен, «Кызлар чап-чак кыра», «Җаныем-җаныем», «Рамбар күлләре» җырларына бию композицияләрен һ.б. башкара.

2010-2017нче елларда Халисә Шәрәпова «Казан» бию ансамблендә балетмейстер булды. Хәзер ул лаеклы ялда. Татар дәүләт филармониясенең сәхнә ветераннарын берләштергән «Илһамият» клубы чараларында актив катнаша.

Земфира ГЫЙЛЬМЕТДНОВА,

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең

матбугат хезмәте җитәкчесе

Комментарии