Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ЧЕБИ АЛГАН ИДЕМ…

«Чаллы-бройлер»дан 85 бройлер чебие алган идек. Сатып алу-сату килешүе (договор купли-продажи) бирмәделәр. Касса ордеры – чек кына бирелде дә, бетте шуның белән. Быел, тавыкларга, үрдәкләргә субсидия була дигәннәр иде бит. Шул субсидияне алу өчен, идарәгә барган идем, килешүегез булмагач, без сезне исәпкә бастыра алмыйбыз», – диделәр. Инде бу документны сорарга дип, «Чаллы-бройлер»га кабат килдем. «Субсидия алганда, ул документ кирәкми, дип кайтарып җибәрделәр». Соравым шундый – ни өчен «Чаллы-бройлер» оешмасы сатып алу-сату килешүен бирми?

Альбина ГАЗИЗОВА,

Сарман районы, Иске Имән авылы

Бу уңайдан, беренче чиратта чынлап та оешмада мондый төр документ бирелмәгәнлегенә инанырга булдык. «Чаллы-бройлер»га шалтыратып, гади сатып алучы буларак сөйләштек. Ни гаҗәп, миңа да, «субсидия алганда мәҗбүри түгел бугай ул килешүең булу, касса чегы булса, шул җитә бит инде», – дип аңлатып маташтылар. Ә инде «Юк, җитми. Ни өчен сез мондый документны бирмисез, берничә мәртәбә сорап килдек бит инде», – дип аңлаткач, ахыр чиктә, «килешүегезне бирербез, килеп алыгыз» – дип ышандырды. Альбина ханым! 8(8552)747757 номерына шалтыратыгыз, сезгә бу документны кайдан килеп алырга икәнлеген аңлатырлар.

БАЛАНЫ БАКЧАГА АЛМЫЙЛАР

18 яшемдә бала таптым. Үзем бер район үзәгендә тудым, баламны әниләрнең фатирына пропискага керттек. Хәзер, студент булуым аркасында, Алабугага килдек тә, баланы бакчага бирергә булдым. Сезнең вакытлыча регистрациягез юк, балагызны кабул итеп алмыйбыз, диделәр. Бу дөресме? Нишләргә икән? Аны әти-әни янында калдырып булмый бит.

Зөһрә САФИНА,

Алабуга шәһәре

Баланы анда буш урыннар булмаган очракта гына бакчага алудан баш тартырга мөмкиннәр. Чөнки балага мәктәпкә чаклы белем алу хокукы гарантияләнгән. Әгәр баланы үзләренә алмыйлар икән, балалар бакчасына «сәбәпләрен аңлатуыгызны сорыйбыз» дигән үтенеч белән гариза язып кертергә кирәк. Аннан соң, мәгариф өлкәсендәге вәкаләтле дәүләт оешмаларына шикаять яза алсыз. Әгәр инде бу да ярдәм итмәсә, судка мөрәҗәгать итәргә хакыгыз бар.

КҮП СӨЙЛӘМӘСЕН ИДЕ

Үзегез шундый яшь, үзегез матур итеп язасыз, рәхмәт инде сезгә. Шулай ук Рөстәм Гайзуллинга газета аша рәхмәт әйтегез әле. ТНВ каналындагы караоеке бәйгене шулкадәр тырышып алып бара инде, шул кадәрле ошый. Алмаз Гәрәев тә бик булдыклы! Ике сәгать буена, шуларны карыйм дип, телевизорга ябышып утырам инде мин. Ә менә «Җомга киче»ндә Раил Садриевны шул кадәр озак сөйләтмәсеннәр иде. 15 – 20шәр минут сөйли бер сөйли башласа. Сөйләсә 3 минут кына сөйләсен иде бер кызык әйбер генә.

Венера ГӘРӘЙШИНА,

Азнакай районы

 НАДАНЛЫКНЫ КҮРСӘТЕП…

18нче май санында газетагызда «Җамаланың җиңүе татарда дилемма тудырды» дигән язма чыккан иде. Анда әлеге уңайдан яшь җырчылардан интервью-сораштыру алганнар. Менә шуны укыдым да, исем акылым китте, Яшь җырчылар Илнар Зәйнетдинов һәм Рүзәл Гыйльфанов Җамаланың җиңүенә каршы чыкканнар. Әле җитмәсә, агач кебек катып калды, дигәннәр. Кешенең язмышы, фаҗигасе турында җырлаган вакытта сикереп-сикереп биергә кирәк булды микәнни боларга. Елмаеп-көлеп рәхәтләнеп җырларга кирәк булды микәнни?! Алар әле беренчедән Җамаланың кем икәнен, җырның ни турында икәнен белмиләр, ә үзләре интервью биреп маташкан булалар. Менә моннан да наданрак нәрсә бар микән. Менә Лазарев биегән, «эффектно» булган аныкы, шуңа күрә, аңа беренче урын тиеш булган икән. Ул нәрсә турында җырлаган, аныкын да белмиләр. Шул кадәр нәфрәтем артты. Һаман ачуым килә шуларга. Кешедә милләтпәрварлек дигән әйбер дә булырга тиеш бит. Бу җырлаучыларны тыңлыйсы да килми, сәхнәне шулар бетерде бит инде. Хет интервью биреп маташмасыннар иде, үзләренең наданлыкларын күрсәтеп.

Нурҗиһан ХӘЛИУЛЛИНА,

 Казан

Җәй җитеп, бакча эшләре арту сәбәпле күрәсең, укучыларыбыздан шалтыратулар азайды, тик шулай да «кайнар элемтә» үзенең эшчәнлеген туктатмый. Чәршәмбе көнне иртәнге 10нан 13 сәгатькә кадәр сездән сорауларыгызны һәм борчыган мәсьәләләр буенча фикерләрегезне көтеп калабыз. Телефоныбыз: (843) 272 – 42- 17.

Айгөл ЗАКИРОВА.

Алло, «Безнең гәҗит»ме?, 4.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии