«Исерек солдатлар...»

1970нче ел. Армиядә «Учебка»да укыган чаклар. Беркөнне егермеләп курсантны машинага төяп «Хәрби шәһәрчек»кә «Субботник»ка алып киттеләр.

Июль ае, бик кызу көннәр тора. Көне буе эшләп арыдык. Безне алырга машина килеп җитмәгән әле. Шәһәр кырена җәяү чыгып, автобус тукталышына барып җиттек. Түбәсе, өч ягы ябылган, алгы ягы ачык бик зур бина бу. Бер кеше юк. Бу тукталыштан очучылар, штурманнар, техниклар аэродромга утырып китә. Без каешларны салып, изүләрне ычкындырып озын-озын утыргычларга сузылышып яттык. Берзаман бер өлкән лейтенант, ракетчик, безнең якка карап арлы-бирле йөренде дә, каядыр китеп югалды. Ул да булмады, выжылдан безнең янга хәрби патруль машинасы килеп туктады. Сикерешеп торып, үзебезне тәртипкә китереп тезелешеп бастык. Сержант (безнең якташ Казан егете иде) боларга честь биреп доклад ясады. Безне иснәп, тикшереп чыктылар, янәсе аракы эчмәгәннәрме. Кая инде ул аракы эчү, без ике ай гына әле армиядә. Шул арада теге өлкән лейтенант яңадан килеп чыкмасынмы... Комендатурага ул шалтыратып: «Тукталышта исерек солдатлар аунап ята», – дип хәбәр иткән икән. Ә үзе исерек, чайкалып тора. Патруль моны күреп тә алды, бөтереп алып машинага утыртып алып та киттеләр. Әй шунда рәхәтләнеп бер көлгән идек инде. Менә шулай ул: «Кешегә чокыр казысаң, үзең төшәрсең», – дип тикмәгә генә әйтмиләр инде.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии