- 07.04.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Рубрика: Тормыш сулышы
Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул – Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә тора торган бик кадерле сүз. Ул телне син тугач та ишетә башлыйсың. Шуңа күрә туган тел дип атыйлар да.
Ул телгә баланы башлап иң газиз кешесе – әнисе өйрәтә. Шул телдә аңа бишек җыры җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә халык аны ана теле дип тә йөртә. Туган телгә мәхәббәт балада бишектән үк тәрбияләнә башларга тиеш. Балагызның туган телне яратуы, яхшы белүе, аналар, сезнең өстә.
Мәхәббәт бишектән башланырга тиеш, дидек. Бу туган телне өйрәнүдә, балаларның теле ачылуда беренче этап, төп этап. Кешегә туган телне ярату, аңлау тумыштан бирелеп, геннарына салынып куелган хис түгел. Бу хисне кешегә күкрәк сөте белән бергә бишек җыры алып керә башлый. Әнкәйләрнең җырга салынган мәхәббәте, кичләрен сөйләгән әкиятләре, бала чакта ятланган шигырьләре аша күңелгә күчә ул туган телне кадерләү.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның «И туган тел, и матур тел» дигән, инде канатлы сүзләр булып киткән шигырь юллары турында тагын бер кат уйланыйк. Никадәр югары бәя биргән шагыйрь туган телгә.
Туган телне яхшы белү – ул телдә иҗат ителгән әдәбиятны, сәнгатьне үзләштерү, халыкның рухи хәзинәләрен, культурасын, тарихын, авыз иҗатын киләчәк буыннар өчен саклау дигән сүз.
Татар теле – зур тарихлы, бай телләрнең берсе. Тел – кешегә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән иң зур байлык. Тел милләтне, халыкны бәяләүче иҗтимагый барометр да булып санала.
Борынгы заманнардан бирле төрки халыкларда Ана – Ил – Тел төшенчәләре бер-берсеннән аерылгысыз иң изге нәрсәләр булып саналган. Бала туган көннән алып, соңгы сулышына кадәр шул рухта тәрбияләнә. Ни өчен без бу изге төшенчәләргә өстенрәк карый башладык? Әллә без үз балаларыбызга «Ана теле», «Туган ил» сүзләренең бөеклеген аңлата алмыйбызмы? Ни өчен кайбер ата-аналар үз баласының туган телдә сөйләшмәвенә битараф карый, бернинди җаваплылык сизми? Әллә алар ана теленнән мәхрүм итүнең нинди күңелсез нәтиҗәләргә китерәчәген, моның төп, изге бурыч булганлыгын күз алдына да китермиләрме? Тормышның кануннары бик катгый. Ул моны кичермәячәк. Борын-борыннан кешеләр үз ыруы, үз кабиләсен саклап калу өчен нинди генә авырлыкларга бармаганнар.
Үз туган телеңне белмәү – халкыңа, борынгы традицияләргә, гасырлар буена килгән гореф-гадәтләргә төкереп карау ул.
Үз анасын яратмаган кеше башка аналарны да ярата алмый. Үз туган теленә хөрмәте булмаган кешенең үз ата-анасына, үз халкыңның әхлак нормаларына, сәнгатенә, тарихына да хөрмәте булмый.
Шагыйрь Наҗар Нәҗми болай ди: «Элекке заманда укый-яза белмәүчеләргә «надан» диләр иде. Хәзер инде яңа төр наданнар барлыкка килде. Туган телдә укый-яза белмәгән фән кандидатлары, фән докторлары, югары белемле инженерлар, табиблар, укытучылар һәм башкалар».
Ни өчен шулай? Без нинди чорда яшибез? Кая килеп терәлдек? Казанда хәзер милләте ягыннан ни татар, ни урыс булмаган буын үсеп килә. Алар өчен бу дөньяда изге нәрсәләр юк. Туган телең ни дә, милли культураң ни? Алар ата-бабадан калган әдәп-әхлак кагыйдәләрен белми дә, белергә дә теләми. Туганлык җепләре өзелгән, ике арада яшерен упкын барлыкка килгән.
Тукайны үз телендә укып үсмәгән бала Пушкинны тиешенчә кабул итә һәм ярата алырмы соң? Туган халкының гасырлар буе яшәп килгән моңын-җырын сөймәгән бала «Подмосковные вечера»ны чын ихластан аңлый һәм хөрмәт итә белерме?
Безнең әти-әниләр җырлап үскән җырлы-биюле уеннарны да белми яшьләребез. Җырлы-биюле уеннар, гармун моңы кешеләрне бер-берсе белән дуслаштыра, хисләргә тупасланырга ирек бирми. Тормышка – ямь, күңелгә илһам өсти. Туган җирне, туган телне ярату хисе халык моңы аша да бирелә.
Мәсәлән, Япониядә япон теле атнасына сигез сәгать укытыла икән. Японнарның машиналар ясау, фән, техника буенча беренче урында булганын сөйләп тә торасы юк. Хикмәт нәрсәдә?
Телне саклау буенча башка халыклар арасында Япония беренче урында тора. Кешене хезмәт сөяргә, һөнәргә, эшне җиренә җиткереп башкарырга туган телдә өйрәтелә. Кешене тәртипкә, җыйнаклыкка өйрәтү дә туган телдә алып барыла икән. Һәм туган телне үзләштерү вакытында кешенең фикер йөртү сәләте көчәя, эрудициясе киңәя һәм теләсә кайсы фәнне тирәнрәк аңлау мөмкинлеге ачыла икән. Японнар шушы хакыйкатькә башкалардан алда төшенгән. Япониядә ясалган әйберләрнең сыйфаты безне хәйран калдыра. Япониянең техника һәм производство буенча беренче уранга чыгуына туган тел ярдәм итүен күз алдына да китерә алмыйбыз.
Табигатьтә бер генә төр үләннең, бер генә төр җәнлекнең дә югалуы – кешеләр өчен кайтарып булмаслык зур югалту. Менә шуннан чыгып, урыс совет язучысы В. Белов: «Мин бер генә төрле кием кия торган, бер генә телдә сөйләшә торган дөньяда тормас идем, тора да алмас идем», – дип яза.
Ни өчен безнең үз Распутиннарыбыз, үз Айтматовларыбыз, Астафьевларыбыз юк? Туган телен белмәгән, мәктәптә үк теле, тарихы буенча юньле-рәтле белем алып чыкмаган язучы, никадәр зур сәләткә ия булмасын, барыбер икенче Распутин була алмый.
Туган телгә игътибар һәр өлкәдә, һәр урында, һәр коллективта алып барылырга тиеш. «Туган телеңне ярат», – дип, коры сүз белән генә аңа мәхәббәт тудырып булмый. Халкыбызның килеп чыгышы турында ялгыш теорияләр яшәп килә. Кайберәүләр үзләренең татарлыгыннан хурланалар. Бу балаларда да сизелә. Ә нигә безгә хурланырга? Безнең хурланырлык җиребез юк. Татарлар бер җирдә дә йөзгә кызыллык китерерлек итеп яшәмәгәннәр. Сугышларда башка халыклар белән иңгә-иң торып сугышканнар. Советлар Союзы геройлары саны ягыннан да татарлар иң алдынгы урыннарның берсендә тора.
Г. Тукай 1913нче елда ук тирән фикер әйтеп калдырган:
«Рус җирендә без әсәрле, эзле без,
Тарихында бер дә тапсыз көзге без...»
Татар теле укытучысы Рузалия ШӘМСЕТДИНОВА,
Казан шәһәре

Комментарии