- 07.04.2020
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2020, №14 (8 апрель)
- Рубрика: Тормыш сулышы
АНА КАПИТАЛЫ ТУРЫНДА
Киленем өченче бәбиен тапты. Шундый соравым бар: беренче ике балага ана капиталы алынмаган очракта өченче балага ана капиталы биреләме?
Азат МӘХМҮТОВ
Актаныш районы
Әлеге уңайдан Пенсия фондының Актаныш районындагы бүлеге җитәкчесе Булат Басыйров белән сөйләштек.
– 2007нче елдан соң туган беренче һәм икенче балага ана капиталы алынмаган очракта, өченчесенә 616 мең 617 сум күләмендә ана капиталы алу мөмкинлеге бар, моның өчен гариза язарга гына кирәк, – дип җаваплады ул.
ЭТЛӘРЕН ЙОМЫШЛАТАЛАР
Берничә ел элек безнең ишек алдын бик матур итеп эшләгәннәр иде. Балалар мәйданчыгы балкып тора, сабыйлар белән аналары, өлкәннәр шунда һава суларга чыгалар. Бераздан эт тотучылар да этләре белән чыгалар да, хайваннары теләсә кайда йомышларын йомышлый. Бу проблеманы Казан шәһәренең депутатлары да карады, тик очына һаман чыга алмадылар. Этләргә аерым урын булырга тиештер инде ул йомышлату өчен – балалар уйный торган мәйданчыкта шушы эшне эшләтәләрме соң? Чит илләрдә алай түгел бит, кеше үзе белән пакет алып чыга, эте берәр нишли икән ул аны җыештырырга тиеш була. Ә бездә әле авызына «намордник» кидерсә рәхмәт әйтерсең… Кайчан халыкның үзаңы үсеп, бераз әйләнә тирәдәгеләр хакында да уйлана башларлар икән?
Рафаэль САЛЬМУШЕВ
Казан шәһәре
МИН ДӘ САГЫНАМ…
«Безнең гәҗит»нең 25нче март, 12нче санында басылып чыккан «Күпчелек совет вакытын сагына» дигән язманы укыгач, мин дә ул вакытларны юксынып куйдым. Әйе, безнең чор кешеләре аеруча да сагынадыр аны. Ул вакытта колхозлар гөрләп тора иде, без хатыным белән икебез дә терлекчелектә эшләдек. 30 кеше хезмәт куя идек, вакытында акча бирелеп барды. Ул вакытта акча әз булса да, әйберләре дә очсыз иде. Мәсәлән ипи – 14 тиен, шырпы – 1 тиен, писүк – 87 тиен тора иде. Мөслимгә авылдан атнага өч мәртәбә автобус йөрде, 65 тиенгә барып кайта идек. Самолет белән 8 сумга Казанга барып йөрдек. Бала чагаларга, оныкларга эш бар иде, бик рәхәт иде, бушлай фатирлар бирәләр иде. Хәзер бит бөтен кеше ипотека түли, эш юк. СССР таркалмаса, дөнья болай булмый иде.
Мөҗәһидан МОРТАЗИН
Мөслим районы, Исәнсеф авылы
ФӘҮЗИЯ БӘЙРӘМОВА ЛАЕК ИДЕ ДӘ…
«Безнең гәҗит»нең 12нче санында басылган Тукай бүләгенә дәгъва итүчеләр исемлеген укыгач, күз алларым караңгыланып киткән кебек булды. Татарстан Язучылар берлеге тәкъдим иткән идарә тарафыннан күпчелек тавыш белән хупланган Фәүзия Бәйрәмованың ул исемлектән ни сәбәпле төшеп калуы һич аңлашылмады минем өчен. Гомер буе халкыбызга ихластан хезмәт итүче, милләтпәрвәр, иллегә якын китап авторы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың ул бүләккә лаек булмавы һич аңлашылмый. Аның һәр китабы укучыларның милли үзаңын үстерү, тарихи хәтерен булдыру өчен зур этәргеч. Ә болар татар милләтенә киләчәктә исән калу өчен иң кирәкле әйберләр.
Вәсилә ХӘКИМОВА
Әгерҗе шәһәре
КҮРШЕМӘ КҮЗ ТИМӘСЕН!
Күршем Җәүһәрия шалтырата. «Сыерым бозауларга иткән иде, карап кына чык әле, үзем базарда», – ди. Абзарына керсәм, сыеры каты ыңгыраша, бозавының борыны белән ике аягын чыгарган да туктап калган. Үзе көчәнә, вакыты белән кычкырып та җибәрә. Мин бозауның башын чыгарып, аягыннан азрак кына тарткан идем, бозау шуып кына килеп тә төште.
…Җәүһәриянең сыерлары конвейердан чыккан кечкенә машиналар кебек, бер-бер артлы бозаулап кына торалар. Сыерлары күп. Җәүһәрия үзе базардан кайтып керми: сөт, угыз, эремчек сата. Элек Чаллы шәһәре авыл хуҗалыгы киң үсеш алган авыллар уртасында утыра иде. Хәзер дә шулай. Әмма шәһәргә керсәң, реклама тактасында Мәскәү артисты Дмитрий Нагиев рәсеме. Авыл хуҗалыгы үсмәсә, авыл хуҗалыгы булмаса, ач булсаң, Нагиевка карап торасы килмәс. Менә шәһәргә кергән җирдәге зур реклама тактасына Җәүһәриянең көлеп-елмаеп бозауларына сөт эчергән фотосын элсәң, авыл хуҗалыгын үстерүгә бик яхшы реклама булыр иде. Җәүһәрия берүзенә алты сыер асрый, абзарын тәртиптә тота, аппарат белән сава, үзе ветврач, үзе балта остасы, үзе сатучы. Әле ул күп эшлим дип, бөкерәйми дә – чәчен ясата, яңа киемнәр ала. «Эштән туймыйсың да инде син!» – дигәч, «Мин бит акча корты, эшләгәч акча килә», – ди. Күршемә күз тимәсен!
Мәүлидә ГАЙСИНА
Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы
ТЕЛӘНЕП УТЫРМЫЙК, ГОРУР БУЛЫЙК!
Соңгы вакытта сугыш чоры балалары бөтен гәҗитләргә дә үзләренә карата игътибар булмауга зарланып яза. «Безнең гәҗит»нең узган санында да «Биш сум булса да бирсеннәр иде», – дигәннәр. Игътибарның безгә булачагы да юк, өмет тә итмәгез, ул акчаларны бирмәячәкләр дә. Ни өчен дигәндә, сугыш ветераннарының балалары җитәкче урыннарда депутатлар. Алар безгә яраклы закон чыгармас. Ул ярдәм булмаса да начар яшәмибез бит әле. Бары – бергә, югы – уртак. Без, сугыш чоры балалары – горурлар, башны имик, сорамыйк, Аллаһ рәхмәтеннән ташламасын.
Фәрдия ГАЛИМҖАНОВА
Чаллы шәһәре
***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
Игътибар, карантин чорында редакция кешеләрне кабул итми, бары тик телефон аша гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды
Комментарии