Әбиләр җире кем кулында?

Әбиләр җире кем кулында?

Узган санда гына районы, авылындагы “Ир, хатын һәм сөяркә өчпочмагы” исемле язмада шул өч персонажга бәйле маҗаралар турында язган идем. Шул чакта Өммегөлсем апа Вәлиуллина һәм аның сеңлесе Рәшидә апа, форсаттан файдаланып, бездән ярдәм сорады.

– Безнең бакчабыз бар иде, сеңлем. Без биш бала идек, менә күптән түгел генә энебез үлде. Дүртебез дә исән булуга карамастан, бакчабызны алды. Безнең йорт, безнең җир бит ул, – диде Рәшидә апа. – Без аны белми дә калдык. Бер хатын гына авылда очрап: “Сезнең бакчагызны күршегез урман каравылчысы Заһир сатты бит инде”, – диде. Шуны ишеткәч, мин бөтенләй аяктан егылдым.

– Бөтен акчам шул бакчаны кире кайтару өчен судлашып йөреп бетте, – дип кушылды Өммегөлсем апа. – Заһир бирми. Суд бирергә куша инде, адвокат та, җир – сезнеке, ди. Инде хәзер адвокатка да ышанмый башладык. Алар әйтә дип кенә җирнең безнеке булганы юк, документлар аның кулында бит. Шуларга кул куеп бирми.

– Беркөнне миңа менгән иде инде ул төнлә белән. “Җир сезнеке ич инде, һаман йөрмәгез”, – диде. Ул әйтеп кенә дә җир безнеке булмады әле. Инде шул җирдән файдаланган өчен акча да бирәбез дигән идек. “Акчагыз да кирәк түгел”, – ди. Бу җирне ничек безнеке итеп була соң инде, сеңлем? – Рәшидә апа шулай дигәч, монда үзара ниндидер аңлашылмаучанлык кына булуын аңлап алдым. Заһир абый вакыйганы ничек аңлатыр икән?

Заһир Мифтахов җир мәсьәләсен юллап йөрүемне белгәч, елмайды гына.

– Минем әти җире иде ул. Әтием – инвалид, йөри алмый. Суд барышында мин әтигә шалтыраттым да телефонны судьяга бирдем. Ул үз җиреннән баш тартты. Мин аның өчен кул куйдым. Без җирдән баш тарткач ул җир буш булып санала. Хәзер теләсә нишләсеннәр. Кирәк икән, үзләренә теркәсеннәр, кирәк түгел икән, буш ятсын. Ул җир безнеке түгел инде хәзер. Судта аларга яхшылап аңлаттылар, югыйсә, – диде Заһир Мифтахов.

Биредә пошыныр урын юк, миңа калса. Кемдер кемнедер аңламаган гына. Алга таба да шул ук җир мәсьәләсе буенча сорауларыгыз туса, Заһир Мифтаховка турыдан-туры мөрәҗәгать итегез әле. Яхшылап сорасагыз, булышмый калмас, дип уйлыйм.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Казан-Лаеш-Татар Янтыгы-Казан.

Комментарии