- 07.03.2023
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2023, №09 (9 март)
- Рубрика: Тормыш сулышы
ТАТАРЧА ДӘВАЛАДЫЛАР
Безнең гәҗитне беренче көненнән укып баручы бабай мин. Күптән түгел Тукай районы дәваханәсендә бер атна ятып чыктым. Палатабыз белән рәхәтләнеп татарча «авырдык». Бу хастаханәне төзеткән һәм ике дәүләт телен дә тигез дәрәҗәдә куллануны керткән Зиннур Мортаза улы Закиров башлаган эшне бүгенге яңа җитәкче Мансур Али улына кадәр саклап китереп җиткергән һәркем – милләт улы исеменә лаек дип уйлыйм. Һәрбер хезмәткәр рәхәтләнеп, тәмле итеп татарча сөйләшә. Табибым да бик әйбәт мөселман кешесе Мусаев Мөхәммәд Садретдин улы туры килде. Безнең яшьтә, бигрәк тә авырганда, үз телеңдә дәшсәләр рәхәт инде. Һәркем эш урынында татар телен шулай кулланса, телне саклау буенча бернинди стратегия дә кирәк булмас иде.
Мисбах СӘХӘБЕТДИНОВ,
Тукай районы, Яңа Мусабай авылы, 93 яшь
АВЫЛДА КЛУБ ЮК
Безнең авылда клуб юк. 6 еллап сорыйбыз инде, авыл җыеннарында да бу теманы кузгатабыз. Ышандыралар, хәл итәбез, диләр, һаман бернинди нәтиҗәсе юк. Безнең авылда 60тан артык хуҗалык, 300гә якын кеше яши.
Әбугаз ШӘЙДУЛЛИН,
Теләче районы, Орымширмә авылы
Орымширмә Иске Җөри авыл җирлегенә керә. Сайтта күрсәтелгән номерга ничә көн шалтыратсак та, телефонны алучы булмады, авыл җирлеге башлыгы белән элемтәгә керә алмадык. Теләче районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Солтангәрәй улы Иксанов белән сөйләштек. «Орымширмә авылы халкының клуб сораганын беләбез. Ләкин бу район гына хәл итә ала торган мәсьәлә түгел. Без төзибез дип вәгъдә бирмәдек. Ул авылда клубның Теләче районы оешканнан бирле булганы юк. Норматив бар, клублар авылда яшәүче кеше саныннан чыгып төзелә, башка критерийлары да бар. Орымширмә район үзәгенә якын –
ОНЫГЫМА ТАШЛАМА ТИЕШМЕ?
Оныгым Алабуганың 10нчы лицеена әзерлек төркеменә йөри. Ул ялгыз ана тәрбиясендә исәпләнә, өстәвенә инвалид та. Аңа дәресләргә ташлама булырга тиешме икән? Директордан сорашкан идем: бер дәрес бәясен – 1200 сумны гына чигерде, калганына түләттерә.
Зөлфирә ГАЙНАТУЛЛИНА,
Алабуга шәһәре
Мондый категория балалар өчен мәктәптә әзерлек төркеменә йөргәндә ниндидер льготалар бирә торган аерым закон юк. Алабуга шәһәренең 10нчы күппрофильле лицее директоры Рамил Мәүлет улы Гыйниятуллин белән элемтәгә кердек. «Гомумбелем бирү йортларында түләүле хезмәтләр күрсәтү турында гомуми нигезләмә бар. Ул республикадан төшерелә. Икътисад бүлеге белән барысы да килештерелә. Безнең нигезләмәдә аерым категорияләргә нинди дә булса льготалар, ташламалар ясау турында бер сүз дә юк. Кешелеклелек законы буенча гына бу балага бер дәрескә ташлама ясадык. Җитмәсә, ул безнең әзерлек төркемен башлап кына җибәргән вакыт иде. Башка льгота каралмаган», – дип җавап бирде директор.
ТАТАР БУЛЫП ЯШИ, БАШКОРТ БУЛЫП ЯЗЫЛА
«Россия-1» телеканалында бара торган «Привет, Андрей!» дигән тапшыруда безнең җырчы Радик Юлъякшин (Элвин Грей) катнашты. Алып баручы әйтә: «Сине тыңлаучылар бик күп, 2,5 млн кеше тыңлаган интернетта, син башкортча башкорт җырын башкара аласыңмы?» – ди. «Уфтанма»ны җырлады. Бу бит башкорт җыры түгел, бу бит татар җыры! Бөтен халыкның башын бутамасын. Һаман татарның интеллектуаль байлыгын башкортка урлыйлар. Берсендә Салават Фәтхетдинов «сәхнәгә чыгучыларның кимендә училище белеме булсын» дигәч, Радик «белемсез дә җырлыйбыз бит» диде. Ә бит белем бик тә кирәк. Бигрәк тә зур аудиториягә чыгыш ясаганда, халык алдына чыкканда. Укысыннар беренче чиратта Шәрыкъ дөньясының, бигрәк тә Гомәр Хәйәмнең акыллы сүзләрен һәм куллансыннар.
Халык саны алу вакытында Радиктан: «Син кем булып языласың?» – дип сорадылар. «Башкорт дип язылам, мин Башкортстанда тудым», – ди. Казанда яшәп танылды, исемнәр алды үзе. Татар булып яши, башкорт булып языла. Бүтән милләткә киткәннәр китсен – аларын тыеп булмый. Җитәкчеләрнең дөрес сәясәте һәм гамәлләре барысын да үз урынына куя ала. Алардан гына тора.
Минзәлә районыннан бер укучыгыз
***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды
Комментарии