Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

НӘРСӘДӘ ГАЕПЛИЛӘР?

Илшат Гафуровны суд юлында йөртүләре турында язма чыкты. Минем аның янында булганым бар, авыр вакытта бик ярдәм итте. Ирем авыру иде, кирәк әйберләрне китермичә, биш ай тилмерттеләр. Интегеп йөргәнемне күреп, күршеләр депутат Илшат Гафуровка барып карарга киңәш иттеләр. Бардым. Гафуров үзе коллегасын соңгы юлга озатырга киткән булып чыкты, урынбасары бөтен нәрсәне эшләде, Гафуров үзе кайтып кергәч гафу үтенде. Шуның хәтле әйбәт кешеләр икәнен күреп, мин шаклар каттым, Гафуровка кергәч, тәүлек ярым эчендә кирәк әйберләрне китереп бирделәр. Шуның хәбәрен газетада укып, нишләргә белмәдем, йөрәгем бик әрнеде. Ни өчен аны гаепләделәр соң? Аның хәле ничек икән? Фәүзия Бәйрәмованы шулай итеп йөрттеләр, хәзер моны...

Исемемне күрсәтмәвегезне сорыйм,

Казан шәһәре

Редакциядән: Дәүләт Советының элеккеге депутаты һәм КФУның экс-ректоры Илшат Гафуров 2021нче елның 21нче декабрендә тоткарланды. Ул Алабуга мэры булган чагында, 1999нчы елда, бер төркем кешегә заказ биреп, эшмәкәр Айдар Исрафиловны үтертүдә гаепләнә. Гафуров үзе гаебен танымады. Аның эшендә 61 том материал җыелган. Илшат Гафуров тоткарланганнан бирле Мәскәүдә тикшерү изоляторында тотыла. Өй арестына күчерүне сорап карады, дәгъвасы канәгатьләндерелмәде. Экс-депутат ким дигәндә 2023нче елның 21нче мартына кадәр СИЗОда калачак.

УРАМГА ГАЛИ ХӨСӘЕНОВ ИСЕМЕ БИРЕЛСЕН!

25нче гыйнварда «Алло, «Безнең гәҗит»ме?» сәхифәсенә Казаннан Рәшит дигән кеше «Урамга дөрес исем бирелсен иде!» дип шалтыраткан. Шул темага минем дә сүзем бар. Бу Айрат Хәйруллинга нинди казанышлары өчен урам исеме бирелгәнен язып чыксагыз иде. Урамга исемен бирерлек нәрсәләр эшләде икән ул?

«2нче Газ урамы дигән атама да уңышлы түгел инде» дигән шушы ук Рәшит дигән кеше. Мин шул атама урынына урамга безнең авылдан чыккан режиссер Гали Хөсәенов исемен бирдертер идем. Мәскәүдә оештырылган татар театр студиясенең беренче карлыгачларыннан ул. Сугыштан соңгы ачлы-туклы елларда, чабата киеп, Сталин стипендиясе алып укыган кеше. Русиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, дип язылган менә «Сәхнә» журналының быел чыккан беренче санында. Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе. Аның казанышлары бик күп. Без аны һәрвакыт хөрмәт итәбез, авылыбыз клубы аның исемен йөртә. Менә шуның исеме белән атасыннар иде урамны!

Гөлфирә БАҺАВЕТДИНОВА,

Яшел Үзән районы, Күгәй авылы

Редакциядән: Нинди казанышлары өчен Айрат Хәйруллинның исеме урамга, җитмәсә үзәктәге урамга бирелгәндер – анысын әйтә алмыйбыз, чөнки бу халыкның фикерен исәпкә алып, алдан тавышка куеп, аңлатып эшләнгән эш түгел. Шулай да Казан шәһәре мэриясе матбугат үзәге белдергәнчә, Хәйруллинның исемен мәңгеләштерүне сорап, 2020нче елда ук коллектив мөрәҗәгать кергән, аны 200дән күбрәк кеше, шул исәптән Хәйруллин укыган 82нче мәктәп укытучылары, ата-аналар, 2нче Газ урамында яшәүчеләр имзалаган. Казанышларына килгәндә, мәсәлән, Дәүләт Советы депутаты, «ТНВ» генераль директоры Илшат Әминов «Коммерсант»ка: «Айрат Хәйруллинның авыл хуҗалыгы тармагында бик зур казанышлары бар. Ул авылны торгызу, кешеләрне хәлле итү, аларга нормаль эш шартлары тудыру, яхшы хезмәт хакы билгеләү өчен күп көч куйды», – дип сөйләгән. Ә «Яблоко» фиркасе җитәкчесе Руслан Зиннәтуллин «Кызыл Шәрык», «Эдельвейс» хуҗасы Хәйруллинның яшь чагында группировкада тору ихтималлыгын искә төшергән.

УКУЧЫЛАРНЫҢ ТЫРНАГЫН, ЧӘЧЕН КАРАСЫННАР ИДЕ

Безнең заманда һәр атнаның дүшәмбесендә укытучылар тырнакларыбыз киселгәнме, форма якасы юылганмы икәнен тикшерәләр иде. Хәзерге вакытта кыз балалар мәктәпкә тырнак озайтып, чәч буяп киләләр. Берсенең үрнәген икенчесе үзенә кабул итеп ала. Ул йөргәч, миңа да ярый, янәсе. Ә чәчләр мунчадан чыккан төсле җәеп салынган. Укыганда ул чәч күзгә төшә, ничә тапкыр башларын болгыйлардыр инде мескеннәр. Мәктәптә шулай йөрергә ярагач, аларны өйдә тыеп буламыни? Әзрәк укытучылар шуны күрсеннәр иде. Безнең заманда сүз тыңламаган балаларны һәр атнаның дүшәмбе көнендә линейка каршына алып чыгып директор ачуланыр, киңәшләрен бирер иде. Мин мәктәп тирәләреннән үтә торган кеше буларак, балалардан сорыйм: «Директорыгыз кем исемле?». «Белмибез». 7нче класста укучы балалар директорның исемен белмиләр, уйлап карагыз әле! Бу нинди тәрбия икән? Мәгариф министрлыгы тырнаклар, чәчләрне йөртү буенча бер закон кертсен иде. Күп ата-аналарның, әбиләрнең фикере бу.

Газетаны яратып укучы САЙМӘ әбиегез,

Кукмара районы

ТАТАР КИМЕМӘГӘН, ТАТАРНЫ САНАМАДЫЛАР!

Җан исәбен алу булды бит инде. «Татар кимегән», – дип язалар, сөйлиләр. Кимемәгән, татарны язмадылар гына. Без Чаллыда шәһәр уртасындагы бистәдә яшибез. Урамыбыз – 230 метр. Үзәк урамнан 500 метрда гына. Менә шул җан исәбен алган көннәрдә карыйм: урамнан ике хатын килә, махсус киемнән. Тәрәзәдән карап торам, үттеләр дә киттеләр болар. Кире килгәндә керерләр инде дисәм, анда да керми үтеп баралар. «Гулять» итәргә чыкканнар диярсең. Урамга чыктым да, нишләп безгә кермисез, дип, боларны үзем чакырып өйгә алып кердем. Бабай белән икебезне яздырдым. Онык та безнең белән яши, тик үзе булмагач, аны язмадылар. Безнең урамдагы 16 өйдән бабай белән икебезне генә яздылар. Менә шулай булгач, ничек татар кимемәсен?! Оештыру начар булды, диләр. Ул оештыру бөтенләй булмады, аны башкача эшләргә кирәк иде. Элек халык санын алып йөрүчеләр өйгә керделәр, чәй эчеп утыра идек – безнең белән утырып чәй эчтеләр, паспортларны карадылар, сорауларын бирделәр. Алар да канәгать, без дә...

Фәрдия ГАЛИМҖАНОВА,

Чаллы шәһәре

ФӘҮЗИЯ БӘЙРӘМОВА КИЛДЕ

31нче гыйнвар көнне Тукай районы, Малтабар авылында шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Гәрәйнең иске мәктәп бинасында урнашкан музее бүлмәсендә татар халкының данлы кызы, язучы Фәүзия Бәйрәмова белән очрашу булды. Ул тарихи чыганакларга таянып язылган китаплары белән таныштырды, шулай ук татар милләтенең гасырлар буе ничек ислам диненә басуын сөйләп бирде. Татар халкының язмышы, патша хакимиятенең чукындыру сәясәте, безнең халыкның шуңа каршы көрәшкән ул һәм кызлары хакында йөрәкләрне тетрәндерерлек итеп сөйләде. Әлеге очрашуга Минзәлә районыннан һәм күрше авыллардан да шактый кеше килгән иде. Без барыбыз да Фәүзия ханымга иҗатында, тормышында яңадан-яңа уңышлар, сәламәтлек теләп калабыз. Шушы очрашуны оештырган авылыбызның мулласы Җәүдәт хәзрәт Харрасовка һәм аш табыны корган Малтабар авылы кызларына зур рәхмәтемне җиткерәм.

Расих ИСЛАМОВ,

Тукай районы, Малтабар авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

 

 

Комментарии